Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Тәһавен м. VI. Хурлау, кимсетү, әһәмият бирмәү. Мин алардан артык икәнмен диер, бу сәбәпле адәмнәрне тoһавен вә тәхфиф кийлыр. (К. Нас.)
| |
м. VI. Пренебрежение» небрежность, невнимание.
| |
|
Тәһафет м. VI. 1) Бер-бере өстенә ташлану, һөҗүм итү. 2) Хурлашу. Рәдденә тәһафетләр язырсыз сез, бу бичара хакгүй димәссез сез. (Ак.)
| |
м. VI. 1) Нападение друг на друга. 2) Перебранка.
| |
|
Тәһаҗем м. VI. 1) Атакага бару, һөҗүм итү. 2) Бәреп керү.
| |
м. VI. 1) Атака, наступление. 2) Вторжение.
| |
|
Тәһдид м. II. Куркыту, янау, куркытып кисәтү. Мәннән ризалык эстәр, кабул итмәгәч тәһдид кылып янә калдырып китәр. (К. Нас.)
| |
м. VI. Угроза, устрашение.
| |
|
Тәһзиб м. II. 1) Төзәтү, тазарту, пакьләү. 2) Тәрбияләү.
| |
м. II. 1) Исправление, улучшение. 2) Воспитание, образование.
| |
|
Тәһзиз м. II. Бик әкрен тетрәтү, селкетү.
| |
м. II. Трясение, покачивание.
| |
|
Тәһиэә м. II. Хәзерләү.
| |
м. II. Подготовка, заготовка.
| |
|
Тәһлекә (тәһликә) ис. Һәлакәт, куркыныч хәл. Бондан соңгы хәлләре бөек тәһликәдәдер. (Ш. ж.)
| |
сущ. Гибель, опасность.
| |
|
Тәһлил м. II. дини Гарәпчә "бер Алладан башка алла юк" дигән җөмләне әйтү. Соң бер мең тәһлил әйттем. (3. һад.)
| |
м. II. рел. Произнесение формулы „ля илаһә иллә Аллаһы" (нет бога кроме Аллаха).
| |
|
Тәһния м. II. Тәбрик итү, котлау. Тәһнияңез белән ашый алмадык. Ләкин тәгъзиятегез белән ашадык,— диде. (К. Нас.)
| |
м. II. Поздравление.
| |
|
Тәһәззез м. V. Тетрәү, селкенү, калтырау, дерелдәү.
| |
м. V. Тряска, качка, колебание.
| |
|
Тәһәйеҗ м. V.. Кузгалу, кубу.
| |
м. V. Возбужденне, волнение.
| |
|
Тәһәүвед м. V. Яһудиләшү, яһуди динен кабул итү.
| |
м. V. Принятие иудейства.
| |
|
Тәһәүвер м. V. 1) Дуамаллану, юкка кызу, шау-шу күтәрү. Шаһзадә ачу вә тәһәүвер изһар итеп, кайда йөрдең, хәсис, диде. (К. Нас.) 2) Тыйнаксызлык.
| |
м. V. 1) Безрассудство, необдуманность, опрометчивость. 2) Невоздержаниость.
| |
|
Тәһәҗҗед м. V. дини Төнлә укыла торган намаз.
| |
м. V. рел. Ночная молитва.
| |
|
Төвани ф. с. Тәкъдиргә (язмышка) ышанып торучы. Төвани диерләр — иренчәклек, ялкаулык белән, сәбәпкә вә һөнәргә тотынмыйча, тәкъдиргә хәүлә кылмактыр. (К. Нас.)
| |
п. прил. Надеющийся только на судьбу.
| |
|
Төрбә ис. 1) Туфрак. 2) Кабер, үлекне зурлап кабер өстенә корылган бина.
| |
сущ. 1) Земля, почва, 2) Могила; склеп.
| |
|
Төреш ф. с. 1) Ачы, әчкелтем. 2) Сытык (йөз).
| |
п. прил. 1) Кислый. 2) Хмурый.
| |
|
Төрешрү ф. ис. Сытык чырайлы (кеше).
| |
п. сущ. Сердитый, угрюмый, суровый (о человеке).
| |
|
Төррәһат Төррәһәт-нең к.
| |
мн. от төррәһәт.
| |
|
Төррәһәт (төррәһә) ис. Буш сүз, файдасыз сүз, ялган сүз, эш юктан сөйләнү, ләчтит сату.
| |
сущ. Фальшь, вздор, чепуха, нелепость, глупость, болтовня.
| |
|
Төрши ф. ис. Тозланган яшелчә (җимеш).
| |
п. сущ. Соленья, маринад.
| |
|
Төрәнеҗ ф. ис. Әче әфлисун, әфлисунсыман сары кабыклы җимеш. Бер сәяхәтем заманында диңгездә бер таш өстендә күрдем, гүяки, агачтан хәзер өзелеп төшкән төрәнеҗ гаять күп иде. (К. Нас.)
| |
п. сущ. бот. Цитрон (вид цитрусовых).
| |
|
Төсегъ сан Тугыздан бер.
| |
ч. Одна девятая.
| |
|
Төффах ис. Алма.
| |
сущ. Яблоко.
| |
|
Төфәнг, төфән ф. ис. Мылтык.
| |
п. сущ. Ружьё, винтовка.
| |
|
Төхфә (төхфәт) ис. Бүләк. Тереләй күмелгән татар кызларына төхфәи мәхәббәтем. (Ф. Әмир.)
| |
мн. Дар, подарок, награда.
| |
|
Төҗҗар Таҗир-нең к. Төҗҗардан Шакир Шәмсетдин улы дип язылган (Г. Газиз).
| |
сущ. от таҗир.
| |
|
Төҗҗари с. Сәүдә(гә), сәүдәгәрләр(гә бәйләнешле).
| |
прил. Купеческий, торговый.
| |
|
Төһмәт ис. 1) Яла ягу. 2) Кешегә гаеп тагу, гаепләү. 3) Шик астына алу. Бай фәкыйрьлеккә калса, аңа никадәр ышанган кешесе булса да төһмәт итәр. (К. Нас.)
| |
сущ. 1) Клевета. 2) Обвиение. 3) Подозрение.
| |
|
Түдә ф. ис. 1) Халык, масса. 2) Өем. Тәпигә ут төшеп көл ту дә булды (Сайяди).
| |
п. сущ. 1) Масса, народ. 2) Куча.
|
|
|