Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Һ — Татар әлифбасында утыз сигезенче, гарәп әлифбасында егерме җиденче хәреф булып, сан урынында кулланганда 5 санына йөри.

38-я в татарском алфави-те, 27-я буква арабского алфавита. Цифровое значение 5.


Һабитъ сф. Югарыдан түбән төшүче.

пр. д. Падающий, спускающийся.


Һава* I ис. 1) Һава; атмосфера. 2) Һава торышы, 3) Берәр җирнең һавасы.

сущ. 1) Воздух, атмосфера. 2) Погода. 3) Климат.


Һава II ис. 1) Күңел теләге, кәеф, һәвәс. 2) Гыйшык. 3) Һавалану, борын чөю, тәкәбберлек. Адәмдә һава калмас гариб булмай, фокара сөхбәтенә кариб булмай. (Ак.)

сущ. 1) Любовь, страсть, увлечение. 2) Причуда, каприз, прихоть. 3) Зазнайство, кичливость.


Һавадар гф. с. 1) Саф һавалы җир. 2) Һәвәсле; гашыйк. 3) Тарафдар, теләктәш.

ар.-п. сущ. 1) Местность с хорошим воздухом. 2) Страстный; влюблённый. 3) Сторонник, единомышленник.


Һаваи с. 1) Һава(га бәйләнешле). 2) Кәеф китерә торган, кәеф кору(га бәйләнешле). 3) Буш, мәгънәсез; мактанчык, борын чөючән.

прил. 1) Атмосферный, воздушный. 2) Вдохновляющий. 3) Пустой, бессмысленный; кичливый.


Һавапәрәст гф. с. Җенси дәрткә (гыйшыкка) бирелгән кеше.

ар.-п. прил. Отдавшийся страстям.


Һавия ис. 1) Упкын. 2) Тәмуг. Барчаңызны да йотар, ди, һавия. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Пропасть, бездна. 2) Ад.


Һади сф. Туры юл күрсәтүче, туры юлга күндерүче.

пр. д. Руководитель, предводитель, вожак, указывающий истинный путь.


Һадим сф. Юкка чыгаручы, җимерүче, харап итүче.

пр. д. 1) Разрушитель. 2) Разрушающий, уничтожающий.


Һазми с. Аш сеңдерү(гә бәйләнешле), аш сеңдерә торган.

прил. Пищеварительный.


Һазум с. 1) Күп сеңдерүче. 2) Аш сеңдерүче, аш сеңдерүгә ярдәм итә торган.

прил. 1) Пищеварительный. 2) Способствующий пищеварению.


Һазыйм сф. Аш сеңдерүче, аш сеңдерә торган, аш сеңдерүгә ярдәм итә торган.

пр. д. Переваривающий (пищу), способствующий пищеварению.


Һазым ис. Аш сеңдерү, аш үтү. Сеңдерә алмый саф гакыл һазымы сине. (Г. Тук.)

сущ. Пищеварение.


Һазә алм. Бу.

мест. Это.


Һаиб с. Куркак.

прил. Испытывающий страх, боязливый.


Һаил сф. 1) Куркыныч сала торган, коточыргыч. 2) Бик зур, мәһабәт.

пр. д. 1} Страшный, ужасный. 2) Огромный, колоссальный.


Һаилә ис. Коточкыч вакыйга, фаҗига. Һаиләләр ишкенә таба түшәлгән юлмидем. (М.)

сущ. Ужасающее событие, трагедия.


Һакәза р. Шулай, шулай ук, болай, моның кебек; һаман шул бер көе.

н. Так; таким образом; таким путём, всё также.


Вә һакәза ст. Һәм башкалар.

сс. И так далее.


Һалик сф. Һәлак булучы, бетә торган, юкка чыга торган; үлгән; беткән.

пр. д. Гибнущий, погибающий; гиблый; умерший.


Һалә ис. Нур боҗрасы (ай яки кояш тирәсендә була торган).

сущ. Световое кольцо вокруг солнца или луны; ореол.


Һамиш ис. 1) Китап читенә язылган аңлатма — хашия. 2) Хат язылып бетеп кул куелгач, аска өстәп язылган язу, P.S. (постскриптум).

сущ. 1) Комментарий, написанный на полях книи. 2) Послесловие, P.S. (постскриптум).


Һаммә ис. 1) Баш түбәсе. 2) Олылау өчен баш түбәсенә куеп бирелгән хат, гариза. 3) Бөҗәкләр. 4) Сөйрәлүчеләр.

сущ. 1) Темень, макушка. 2) Письмо, прошение, подаваемое в знак почтения на голове. 3) Насекомые. 4) Пресмыкающиеся.


Һариб сф. Качучы; качкын.

пр. д. 1) Бегущий, сбежавший. 2) Беглец; беглый.


Һатиф сф. 1) Кычкыручы, тавыш бирүче. 2) Яшерен тавыш, вөҗдан тавышы, гаиптән килгән тавыш, сизенү тавышы. Һатифтән килгән төсле: "Әйтмә, хәрап итәсен" дигән тавыш ишетелә иде (Г. Газиз).

пр. д. 1) Кричащий. 2) Тайный голос (совести, предчувствия).


Һаэ ис. „Һ" хәрефенең исеме.

сущ. Название буквы "һ".


Һай рәсмия Сүз ахырындагы „һ" хәрефе.

Написание буквы "һ" в конце слова.


Һаяһу (һайһу) ф. ым. Шатлыкны белдерә торган ымлык. Кая ул шәп һаяһулар, гөфтегүләр бар иде. (Дәрд.)

п. межд. Восклицание радости.


Һибә ис. Бүләк (итеп бирү), буш бирү, багышлау.

сущ. Дар, подарок, подношение.


Һидая, һидаять ис. Туры юлга керү, дөрес юл эзләү теләге.

сущ. Вступление на правильный путь, желание найти правильный, истинный путь.


Һидая шәрхе — китап исеме. Харам уен-фәләннәрдән зарар тимәс, Ходай кушса, „Һидая шәрхе" намында чуен калканымыз бардыр. (Г. Тук.)

Название книги.


Һилял ис. Яна туган ай, айның беренче чиреге (7 көне). Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә, яшь һилял урынында, анда тулган айның яктысы. (Г. Тук.)

сущ. Молодой месяц (семидневный), полумесяц.


Һиляле әхмәр ст. Кызыл ай оешмасы (җәмгыяте).

сс. Красный Полумесяц.


Һимам ис. к. Һиммәт ияләре, киң күңеллеләр. Һимамга юмартлык хастыр. (К. Нас.)

сущ. мн. Достойные, доблестные, великодушные.


Һиммәт ис. 1) Ялкынлы дәрт, теләккә омтылу; эше белән кайгыртучанлык күрсәтү. 2) Тырышлык.

сущ. 1) Энергия, пыл. усердие, старание, деятельность. 2) Хлопоты, заботы.


Һирас ф. ис. Курку, өркү; хәвеф, шомлану.

п. сущ. Страх, ужас; тревога.


Һирр ис. Мәче.

сущ. Кошка.


Һия алм. Ул (хатын).

мест. Она.


Һиҗа кара: һәҗа.

см. Һәҗа.


Һиҗран ис. 1) Сөйгәненнән аерылу, аерылышу. 2) Ачындыру, әрнетү. Синең мәндин һиҗраның сиңа мәхәббәтемнең пәрдәсен ертты. (К. Нас.)

сущ. 1) Оставление, расставание (с возлюбленным); прекращение отношений. 2) Горечь, душевная боль.


Һиҗри* (һиҗрия) с. Һиҗрәттән башлап йөртелә торган ел исәбенә бәйләнешле.

прил. Относящийся к хиджре (мусульманское летоисчисление).


Сәнәи һиҗрия — Мөхәммәтнең Мәккәдән Мәдинәгә качуыннан башлап исәпләнеп йөртелә торган ел хисабы.

Хиджра, летоисчисление, которое начинается со дня бегства Мухамеда из Мекки в Медину.


Һиҗрәт* ис. 1) Күчеп китү, чит илгә китү. Һаҗәр туташ күктән җиргә һиҗрәт иткән, һиҗрәт итеп матурлыкка хезмәт иткән. (Ш. Баб.) 2) Мөхәммәтнең Мәккәдән Мәдинәгә качуы. 3) Мөселманнарның ай хисабы белән йөртелә торган елның башы (16/VII-622 ел миляди).

сущ. 1) Переселение; эмиграция. 2) Бегство Мухамеда из Мекки в Медину (16/VII-622 года) по христианскому летоисчислению). 3) Начало мусульманского летоисчисления по лунному календарю.


Һома (һөма) ф. ис. 1) Бәхет кошы (күләгәсе кемгә төшсә, аңа чиксез бәхет китерә дип йөртелгән мифик кош исеме). 2) „Бәрән карак" бөркет. Һавалар тын ... кисеп очкан һөма юк. (Дәрд.)

п. сущ. 1) Феникс (баснословная птица, по поверью приносящая счастье тому, на кого упадёт ее тень). 2) Орёл-ягнятник, бородач.


Һуш* ф. ис. Акыл, аң. Зәңгәр тулы күзләреңне бер сирпетсәң, бетте инде ... бөтен адәм һуштан яза. (Ш. Баб.)

п. сущ. 1) Разум, ум, рассудок. 2) Сознание.


Һушьяр ф. с. 1) Акыллы, аңлы, аек. 2) Уяу.

п. прил. 1) Разумный, рассудительный, понятливый, обладающий ясным умом. 2) Бдительный.


Һәба ис. 1) Тузан; тузан бөртеге. 2) Тузан кебек очып бетү. 3) Буш, файдасыз, нәтиҗәсез.

сущ. 1) Мельчайшая пыль; пылиика. 2) Бесследное, как пыль, исчезновение. 3) Пустой, бесполезный, ненужный.


Һәбаән мәнсүра гыйб. Һавага очкан тузан, һавага чәчелгән тузан (юкка чыгу, җилгә очу мәгънәсендә). Карчык әйтте: „Каза ирешеп һәммәсе һәбаән мәнсүра булды",— диде. (К. Нас.)

фр. Рассеявшаяся пыль, употребляется в значении „пойти прахом", сделать (что-либо) по-напрасну, без пользы.


Һәвам ис. Зарарлы бөҗәк һәм сөйрәлүчеләр. Өй эчендәге һәвам вә хәшарәтне бетерер. (К. Нас.)

сущ. Вредные насекомые и пресмыкающиеся.


Һәвәс* ис. Теләк, эстәү, арзу, омтылу, күңел кую. Ул укырга шул кадәр һәвәс кылды ки. (3. Биг.)

сущ. сущ. Желание, хотение, охота; страсть, стремление.


Һәвәскяр* гф. ис. Һәвәскәр, теләүче. Гыйлем вә һөнәр китапларын укымая һәвәскяр улды. (Ш. ж.)

ар.-п сущ. Любитель, любящий, склонный (к чему-либо).


Һәдая Һәдия-нең к.

мн. от һәдия.


Һәдем ис. Вату, җимерү, бозу; юкка чыгару, һәлак итү.

сущ. Разрушение, слом, снос (здания); гибель, уничтожение.


Һәдер ис. 1) Канга кан үчен алмый калдыру. 2) Бушка, әрәмгә югалту, әрәм итү.

сущ. 1) Неисполнение обета кровной мести. 2) Потеря.


Һәдия ис. Бүләк.

сущ. Подарок, дар.


Һәдиятән р. Бүләк итеп, бушлай.

н. В качестве подарка, даром.


Һәдәф ис. Төбәү ноктасы, мишень. „Ләтаиф риваятьнең" әүвәлге җөзәләре халыкларның тәгъриз вә мәгънәләренә һәдәф булды. (Р. Фәх.)

сущ. Мишень.


Һәзар ф. сан. Мең (1000). Һәзар чәндан арзу берлә эстәюрмен. (К. Гал.) (Р. Фәх.)

п. ч. Тысяча.


Һәзаран Һәзар-ның к.

мн. от һәзар.


Һәзар дастан ф. ис. Сандугач.

п. сущ. Соловей.


Һәзар фән гф. ис. Төрле һөнәр белүче, ни тотса шуны башкаручы.

ар.-п. сущ. Мастер на все руки.


Һәзел ис. 1) Шаярту, уен-көлкеле сүз, мәзәк. 2) Уен-көлке, мәзәк рәвешендә язылган хикәя, шигырь, чәнечкеле җыр. Күзләдем туй, тамаша, һәзел һәзьян мәҗлесе. (Һ. Сал.)

сущ. 1) Подшучивание; шутка. 2) Рассказ, стихотворение, написанное в шуточном тоне, насмешливая песня.


Һәзлият Һәзел-нең к.

мн. от һәзел.


Һәзимәт ис. Җиңелү, тар-мар килү; җиңелеп качу.

сущ. Поражение, разгром; бегство.


Һәзьян (һәзәян) ис. Саташу, мәгънәсез сүз.

сущ. Бред, бессмыслица.


Һәйбәт ис. 1) Курку һәм олылау, курку катыш хөрмәтләү тойгысы уяндыра торган күренеш, мәһабәтлелек. 2) Авторитет; олысымаклык. Бу хатынның, һәйбәте илә гайрәте, һәр заманда җәлеб итәрди хәйраты. (Г. Тук.) 3) Әйбәт.

сущ. 1) Боязнь, страх (перед кем-либо). 2) Уважение, почтение, уважение из боязни. 3) Достоинство, престиж, авторитет. 4) Хороший, хорошо.


Һәйкәл* ис. 1) Сын, тораташ, статуя. 2) Һәйкәл. Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде, кадап куйган һәйкәл төсле кузгалмагач. (Г. Тук.)

сущ. 1) Статуя, фигура, изваяние. 2) Памятник.


Һәйкәлтәраш гф. ис. Һәйкәл ясаучы оста, скульптор.

ар.-п. сущ. Ваятель, скульптор.


Һәйәт ис. 1) Тышкы күренеш, кыяфәт, сурәт. 2) Хәл. 3) Комиссия, комитет, коллегия, миссия, делегация (гомумән бер юлда, бер максатта җыелган аерым кешеләрнең барысы). 4) Хәрәкәт күренеше буларак күк йөзендә әйләнә торган җир һәм барлык галәм һәм шул турыдагы фән.

сущ. 1) Вид, внешность, фигура, осанка. 2) Образ, положение. 3) Комиссия, комитет, коллегия, миссия, делегация, состав, персонал. 4) Наука о движении небесных тел.


Һәйәт гыйльме — астрономия, космография.

Астрономия, космография.


Һәйәте аслия — иң беренче, иң әүвәлге күренеш, төп хәл.

Основное положение, первоначальный вид.


Һәйәте мәбгусан — депутатлар палатасы.

Палата депутатов.


Һәйәте сөфара — дипломатик корпус.

Дипломатический корпус.


Һәйәт шинас гф. ис. Астроном.

ар.-п. сущ. Астроном.


Һәйһат ым. 1) Ерак, бик ерак. 2) Кире кайтаруы мөмкин булмаган бер нәрсә өчен өзәләнгәндә әйтелә торган ымлык. Һәйһат, яшь чаклар!

межд. 1) Как далеко! Какая большая разница! 2) О горе! увы!


Һәйһат сөммә Һәйһат гыйб. Үкенеч соңында үкенеч; булмый да булмый инде!

фр. букв. Разочарование за разочарованием, ңикак не получается!


Һәляк* ис. Һәлак, бетү, үлү.

сущ. Гибель, смерть.


Һәлякәт* ис. Һәлакәт, үлем; юкка чыгу, бетү, югалу, харап булу. Акмый тышка мәгънәләр, кипкән күңелнең чишмәсе, калган урынында һәлякәт чокры, баткаклык күрәм. (Г. Тук.)

сущ. Смерть; исчезновение, гибель.


Һәлөммә җәрра ст. 1) Һәм башкалары. 2) Шуның аркасында. Бу сыйфатлар никадәр гүзәл булсалар да, эчендә берсе-берсе накыйс булса, вә һәлөммә җәрра башкаларына да ноксан килер. (К. Нас.)

сс. 1) И так да лее. 2) Вследствие этого.


Һәм I ис. 1) Гамь, кайгы, хәсрәт, борчылу. 2) Мәшәкать. Дирһәмнең ахыры һәмдер. (К. Нас.)

сущ. 1) Забота, интерес, тревога, беспокойство, печаль. 2) Хлопоты.


Һәм II* ф. терк. 1) Һәм, янә. 2) Сүз башына ялганып „даш-дәш" кушымчасы кебек уртаклыкны, бергәлекне белдерә: һәмраһ — юлдаш; һәмдәм — иптәш.

п. част. 1) Также, тоже, и ещё, и. 2) Соответствует значению русской приставки "со-" (напр., сотрудничество, содружество и т. п.).


Һәман* ф. р. 1) Бик тиз, һич кичекмәстән, шул вакытта ук. Әхмәд Мәүләви һәман ул кәгазьне солтан кулына бирде. (К. Нас.) 2) Һәрвакыт, тоташтан, өзлексез, һаман.

п. н. 1) Очень быстро, без задержки. 2) Непрерывно, всё время, беспрестанно.


Һәмгасыр гф. ис. Гасырдаш, замандаш.

ар.-п. сущ. Современник.


Һәмдил ф. Фикердәш, бер күңелдән, бер караштан, бер тавыштан, бердәм.

п. 1. Единодушный, единогласный. 2. Единодушно, единогласно.


Һәмдәм ф. ис. Бергә яшәүче иптәш, дус. Ник бәни шат итмәдең, ник әйләдең гамь һәмдәме? (Г. Тук.)

п. сущ. Искренний друг, товарищ.


Һәмдәст ф. ис. Хезмәттәш, бер үк эштә катнашучы, шәрик.

п. сущ. 1) Сотрудник, компаньон. 2) Соучастник.


Һәмзәбан ф. ис. Бер телдә сөйләшүче, телдәш.

п. сущ. Говорящий на одном языке (с кем-либо).


Һәмишә* ф. р. Һаман, һәркайчан, ялан, һәрвакыт, өзлексез.

п. н. Постоянно, всё время, беспрестанно, непрерывно.


Һәммәгънә ф. с. Һаман, һәркайчан, ялан, һәрвакыт, өзлексез.

п. прил. Синонимичный, однозначный.


Һәмнам ф. с. Исемдәш; бер исемдәге; адаш.

п. прил. 1) Одноимённый. 2) Омонимичный. 3) Тезка.


Һәмраз ф. ис. Сердәш, бер сердә. Ки былбыл гөл белән һәмраз булды (Сайяди).

п. сущ. Интимный друг.


Һәмраһ ф. ис. Юлдаш. Кечек икән атамыз сатун алды; дора-дора безнең илә һәмраһ булды. (К. Гал.)

п. сущ. Спутник.


Һәмрәнк ф. с. Бер төсле, бер төстә, төсләре бер.

п. прил. Одноцветиый, одномастный.


Һәмсини гф. ис. Яшьтәш.

ар.-п. сущ. Ровесник, тёзка.


Һәмсохбәт гф. ис. Утырдаш, мәҗлестәш, бергә сөйләшеп утыручы.

ар.-п. сущ. Собеседник.


Һәмсәбак гф. ис. Сабакташ, шәрик.

ар.-п. сущ. Одноклассник.


Һәмта ф. с. Тигез, бердәй, охшаш, охшашлы.

п. прил. Равный, подобный, сходный.


Һәмханә ф. ис. Өйдәш, күрше. Гамең берлә бу көн һәмханәдермен (Сайяди).

п. сущ. Сожитель(ница), сосед (по дому).


Һәмширә ф. ис. Кыз туган, кыз кардәш (сеңел, апа, тута). Хатын, бала табтым иремнең варисы бар дип, ул мөтәвафаның һәмширәсен мирастан мәхрүм кылды. (К. Нас.)

п. сущ. Сестра.


Һәмәҗ ис. 1) Варварлар. 2) Аннан-моннан җыелган кешеләр төркеме. 3) Черки, озынборын.

сущ. 1) соб. Варвары. 2) Сброд, скопище. 3) Комар.


Һәмхөдуд гф. с. Чиктәш.

ар.-п. прил. Смежный, пограничный, граничащий.


Һәмҗинес, һәмҗенеси гф. с. Женестәш, бер төрдән булган, бер төрле. Һәмҗенеси булган мәхлукатның гадәвәтләре куй белән бүре гадәвәте кеби булмас. (Г. Фәез.)

ар.-п. прил. Однородный, единообразный; единородный.


Һәмһәмә ис. 1) Сукрану, лыгырдау, мыгырдау. 2) Тавыш, шау.

сущ. 1) Ворчание, бор-мотание. 2) Шум.


Һәнгям ф. ис. Вакыт, заман, ара. Бәһәнгям — үз вакытында, вакытлы.

п. сущ. Время, пора.


Һәнгямә ис. 1) Әңгәмә. 2) Тавыш, гауга, ыгы-зыгы, матавык. Әйдә һәнгямәләрне вә мәҗараларны тамаша кыйл. (Г. Фәез.)

п. сущ. 1) Геометрия. 2) Инженерлык эше.


Һәндәсә ис. 1) Геометрия. 2) Инженерлык эше.

сущ. 1) Геометрия. 2) Инженерное дело.


Һәндәси, һәндәси с. Геометрик, геометриягә бәйләнешле.

прил. Геометрический.


Һәниэ с. Ягымлы, ямьле, күңелле.

прил. Приятный; красивый.


Һәнүз* ф. р. Әле дә, һаман, һаман да. Бу кыз хәзер җиткән кыздыр, һәнүз кияүгә биргәне юк. (К. Нас.)

п. н. Ещё (не), всё, ещё.


Һәрайинә ф. р. Һәркайчан, һәрвакыт; һәр очракта; һәрхәлдә; әлбәттә, шиксез, һичшиксез. Бары өй кызлары һәрайинә йөгерде (Сайяди).

п. н. Всегда, во всякое время; во всяком случае; конечно, несомненно.


Һәран гф. р Һәрвакыт, һаман. Бакып торыр идем һәран. (Г. Кан.)

ар.-п. н. Всякий раз, каждый раз, всё время.


Һәрасә ф. ис. 1) Курку, кот чыгу. 2) Карачкы. Нә һәрасә бар дошманының. (Җәвамигъ-ет-тәварих.)

п. сущ. 1) Страх, ужас. 2) Пугало.


Һәргиз ф. р. 1) Һәрвакыт, һәр тапкыр. 2) Һич, һичбер вакыт. Яр җәүр итсә, һәргиз рәнҗемә. (К. Нас.)

п. н. 1) Каждый раз, всегда. 2) Никогда.


Һәрдәм ф. р. Һәрвакыт, һәр сулыш. Сезнең вар гомереңез кичте хәсәдләрдә янып һәрдәм. (Г. Тук.)

п. н. Всегда, непрестанно.


Һәрзә ф. ис. Буш (юк-бар) сүз, сафсата, лыгырдау; мәгънәсез сүз.

п. сущ. Пустословие, болтовня; бессмыслица.


Һәрим с. Бик картайган, бик бетерешкән, какшаган, тузган (кеше).

прил. Очень старый, дряхлый, престарелый.


Һәрисә ис. Төйгән бодай белән каклаган иттән хәзерләнгән ашамлык. Күп вакытны һәрисә ашар иде. (К. Нас.)

сущ. Хариса (блюдо из мяса и толчёной пшеницы).


Һәркәс ф. ис. Һәр кеше.

п. сущ. Каждый человек.


Һәрәм I ис. Картлык, какшаганлык, бетерешкәнлек.

сущ. Дряхлость, старческая слабость.


Һәрәм II ис. Пирамида, әһрам.

сущ. Пирамида (египетская).


Һәрҗ ис. Хәрәкәткә килү, чуалыш, тавыш, шау-шу.

сущ. Возбуждение, волнение, шум, суматоха, гвалт.


Һәрҗ вә мәрҗ ст. Буталу, асты-өскә килү.

сс. Сильное возбуждение, переполох.


Һәст ф. ис. Бар.

п. сущ. Есть, имеется.


Һәтек ис. 1) Ерту. 2) Хурлык.

сущ. 1) Разрывание. 2) Бесчестье, позор.


Һәтек гыйрыз — йөз суын түгү, намуска тукыну.

Бесчестье.


Һәфт ф. сан Җиде.

п. ч. Семь.


Һәфтад ф. сан Җитмеш.

п. ч. Семьдесят.


Һәфтеяк* ф. сан 1) Җидедән бер. 2) Коръәннең җидедән бер өлешен эченә алган китап. Кул керенә былчырангач, һәфтеякнең һәр битен... (Г. Тук.)

п. ч. 1) Одна седьмая. 2) Одна седьмая часть Корана (в виде отдельной книги).


Һәфтә ф. ис. Атна.

п. сущ. Неделя.


Һәшт ф. сан Сигез.

п. ч. Восемь.


Һәштад ф. сан Сиксән.

п. ч. Восемьдесят.


Һәштемин ф. сан Сигезенче.

п. ч. Восьмой.


Һәякил Һәйкәл-нең к.

мн. от һәйкәл.


Һәяҗан ис. 1) Дулкынлану. 2) Аптырау; эчтән куркуга төшү; ни эшләргә белмәү.

сущ. 1) Волнение, возбуҗдение. 2) Растерянность; испуг.


Һәүл ис. 1) Курку, куркыну, өркү, 2) дини Мәет күмелгән көнне кичен укыла торган намаз.

сущ. 1) Страх, ужас. 2) рел. Молитва, совершаемая вечером, в день погребения умершего.


Һәүн ис. 1) Җиңеллек, ансатлык. 2) Әһәмиятсезлек, илтифатсызлык.

сущ. 1) Лёгкость. 2) Невнимательность, пренебрежение.


Һәҗа ис. Иҗек; сүзнең һәр кисәге.

сущ. Слог.


Һәҗин ис. 1) Саф канлы (саф токымлы) булмаган ат. 2) Гибрид, метис (катнаш токымлы хайван). 3) Тиз йөрешле тәвә. 4) Бер өркәчле тәвә. Ике нәселдән булса да ярый, кирәк һәҗин, кирәк нар тәвә булсын (Г. Газиз).

сущ. 1) Нечистокровный, непородистый. 2) Помесь, гибрид, метис. 3) Быстроходный верблюд. 4) Одногорбый верблюд.


Һәҗәр ис. 1) Туктату (эшне). 2) Хатынны ташлау. 3) Берәү белән аерылышу, мөнәсәбәтне өзү, туктату,

сущ. 1) Прекращение (занятий). 2) Оставление, покидание (жены).З) Расставание (с кем-либо), разрыв отношений; прекращение общения.


Һәҗү (һөҗү)* ис. 1) Көлү. 3) Мәсхәрәләү, сатира.

сущ. 1) Высмеивание. 2) Насмешка. 3) Сатира, пасквиль.


Һәжүви с. 1) Көлкеле, мәсхәрәле. 2) Сатирик.

прил. 1) Насмешливый, язвительный. 2) Сатирйческий.


Һөбуб ис. Исү (җил), котырыну (җил).

сущ. Завывание, бушевание (ветра).


Һөбут ис. Түбән инү, югарыдан түбәнгә төшү.

сущ. Спуск, снижение, опускание.


Һөнә ал. Ул (ир).

мест. Он.


Һөвәйда ф. с. Ачык, күзгә күренгән, реаль. Хөсенне та һөвәйда кылды халик, хөс...н берлә вафа булмас муафыйк. (Хорәз.)

п. прил. Ясный, видный.


Һөдә ис. Туры юл, туры юлга күндерү.

сущ. 1) Правильный путь. 2) Ведение по правильному пути.


Һөдһөд* ф. ис. Һөдһөд кошы.

п. сущ. Удод (птица).


Һөзал ис. Арыклык, ябыклык.

сущ. Худоба.


Һөмам ис. кара: Һимам. Һөмам гасрел җәдид, әлхәмде лилла. (Г.Тук.)

сущ. см. Һимам.


Һөмаюн гф. с. 1) Көчле, бәхетле. 2) Бөек, югары дәрәҗәле. 3) Патшага хас, патша тарафыннан булган. Татар кызына „ага-эне җәбереннән башкалар көченә сыгынып сакланырга әмре һөмаюн булды". (Ф. Әмир.)

ар.-п. прил. 1) Сильный, счастливый. 2) Высший. 3) Королевский, царский, императорский.


Һөрмез, һөрмезд ф.ис. Борынгы Иранда яхшылык алласы.

п. сущ. Ормузд (божество добра — в дуалистической религии древнего Ирана).


Һөҗугъ ис. 1) Йокы. 2) Тынычлану, тыныч булу.

сущ. 1) Сон. 2) Успокоение, затишье.


Һөжүм* ис. Һөҗүм; өскә ташлану, дошман өстенә ыргытылу; атака.

сущ. Набег; наступление, нападение; атака.

 


Өскә
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ =>Һ<=