Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Лa Ли Ло Ля Лә Лө Лү М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Л - Татар әлифбасында уникенче, гарәп әлифбасында егерме өченче хәреф. Гарәп сүзләрендә фәкать Алла сүзендә генә калын укылып, башкаларда һәрвакыт нечкә укыла һәм үзеннән соң киогән "а" авазын "ә" авазына якын рәвештә нечкәртә. Сан урынында кулланганда 30ны белдерә.

12-ая буква татарского алфвита обозначает 23-ю букву арабского алфавита . Цифровое значение30. За исключением слова Алла всегда читается мягко.


Лала ф. ис. Бала караучы, тәрбияләүче.

п. сущ. Няня, воспитатель(ница).


Лалә ф. ис. Лалә чәчәге.

п. сущ. Тюльпан.


Лаләгүн ф. с. Лалә төсле, лалә төсендә. Кил, әй сакый, китергел лаләгүн мәй. (Хорәз.)

п. прил. Румяный; красный, как тюльпан.


Лаләзар ф. ис. Лалә чәчәге бакчасы, лалә утыртылган җир; чәчәклек.

п. сущ. Поле, усеянное тюльпанамн; цветник.


Лаләрох ф. ис. Ал яңак, яңагы лалә кебек ал, алсу бит.

п. сущ. С алыми щеками, розовощёкий.


Лаек сф. кара: ляикъ.

см. ляикъ.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К =>Лa<= Ли Ло Ля Лә Лө Лү М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ