Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тә Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тогат ис. Тагый-ның к.

сущ. мн. от тагый.


Тогъмә ис. Бер кабым аш, ризык, калҗа.

сущ. Пища, корм, глоток пищи.


Тогъян м. I. 1) Азгынлык; баш тарту. Берәү солтанына тогъян кылса, мәкътүл булыр. (К. Нас.) 2) Ташу, чиктән үтү.

м. I. 1) Беспутство; упрямство. 2) Разлив, наводнение.


Толлаб ис. Талиб-нең к.

сущ. мн. от талиб.


Толуг м. I. Чыгу, күренү, туу, күк йөзенә килеп чыгу.

м. I. Восход; появление.


Толугышшәмес — кояш чыгу. Толугышшәмес мин мәгърибиһа (кояшның көнбатыштан чыгуы). (Г. Тук.)

Восход солнца.


Тораб ис. Туфрак.

сущ. Почва.


Тораби с. Туфракка караган, туфракка бәйләнешле.

прил. Почвенный.


Торра ис. Бары бергә, һәммәсе. Трахтирларның ул гашыйкларыннан тезелде килеп катыма торра. (Г. Тук.)

сущ. Целиком, в совокупности.


Торфә ис. 1) Сирәк очрый торган нәрсә. Сурәтең гаҗәп торфә, ләфзың йөте. (К. Гал.) 2) Бүләк. 3) Мәзәк сүз.

сущ. 1) Новинка, редкость. 2) Подарок. 3) Остроумное слово.


Торык ис. Тарикъ-нең к.

сущ. мн. от тарикъ.


Тофулиять кара: тофуләт. Беренче тофулиять җиде яшькәчә булып, икенче тофулиятъ җиденче яшьтән башланыр. (К. Нас.)

см. Тофуләт.


Тофуләт ис. Балалык.

сущ. соб. Детство.


Тофәйлат ис. к. Паразитлар (башка бер үсемлек яки хайван хисабына яшәүче үсемлек һәм хайваннар).

сущ. мн. Паразиты.


Тофәйли с. 1) Чакырылмаган кунак, кешедә ашап йөрүче. Берничә тофәйли бер җәмәгать булып бер туй мәҗлесенә бармак булдылар. (К. Нас.) 2) Әрәмтамак. 3) Тәлинкә ялаучы. 4) Вак интереслар, тиеннәр өчен кешелеген сатучы.

прил. 1) Незваный гость. 2) Паразитический. 3) Приживальщик, дармоед. 4) Мелочный человек.


Тохал ис. Талак шешү авыруы.

сущ. Воспаление селезёнки.


Тохым ф. ис. 1) Орлык, токым. Күңел, җан серләрен ачып, тохым күм. (Дәрд.) 2) Йомырка, күкәй.

сущ. 1) Семя. 2) Яйцо.


Тоһыр ис. Арулык, пакьлек.

сущ. Чистота, незапятнанность, непорочность.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти =>То<= Ту Ты Тә Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ