The website "garap-farsy.narod.ru." is not registered with uCoz.
If you are absolutely sure your website must be here,
please contact our Support Team.
If you were searching for something on the Internet and ended up here, try again:

About uCoz web-service

Community

Legal information


Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ- ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җа Җе Җи Җо Җә Җө Һ

Җ — Татар әлифбасында утыз алтынчы, гарәп әлифбасында бишенче хәреф булып, сан урынына кулланганда 3 не белдерә.

36-я буква татарского алфавита. Обозначает пятую букву арабского алфавита „дж" с цифровым значением 3.


Җаби сф. дини Салымнар һам вәкыф акчаларын җыючы.

пр. д. Сборщик оброка и других доходов, причитающихся мечетям.


Җабиранә сф. Җәберләүче; кыерсытучы, урынсыз (хаксыз) каһәрләүче.

пр. д. 1) Притеснитель, тиран. 2) Обидчик.


Җабир гф. р. Җәберләүчеләрчә, каһәрләүчеләрчә, тираннарча.

ар.-п. н. Тиранически, деспотично.


Җабәҗа ф. р. Анда-монда, анда-санда.

п. н. И там и сям.


Җаваб* ис. Җавап.

сущ. Ответ.


Җавабе мөстәкитә ст— кешене телсез калдырырлык итә торган җавап; тапкыр җавап.

Ответ, заставляющий собеседника замолчать; быстрый ответ.


Җавабе катгый ст — Кискен җавап.

сс. Категорический ответ.


Җавабе рәд ст. Тискәре җавап, кире җавап.

сс. Отрицательный ответ.


Җавабе шафи ст. Канәгатьләндерә торган җавап, сораганны кабул иткән җавап.

сс. Положительный, удовлетворительный ответ.


Җавабнамә* гф. ис. Җавап хаты, җавап язуы.

ар.-п. сущ. Ответное письмо.


Җавабән р. Җавап итеп, җавап йөзеннән.

н. В ответ на...


Җавид ф. с. Мәңге, мәңгелек, үлми (бетми) торган.

п. прил. Вечный.


Җавидан ф. с. Мәңге бетмәс, мәнгелек. Гыйшык җәннәттер, морад итсәң хәят җавидан. (Дәрд.)

п. прил. 1. Вечный. 2. Вечно.


Җавнданә ф. р. Мәңгегә, мәнгелек булып. Җиһан калмас кешегә җавиданә. (Хорәз.)

п. н. Вечно.


Җаддә ис. Олы юл.

сущ. Широкая дррога, путь.


Җаду ф. ис. Сихырчы, күрәзәче, күрәзәлек итүче.

п. сущ. Чародей, волшебник, колдун, маг.


Җадуанә ф. р. Күрәзәчеләрчә, сихырчыларча.

п. н. Колдовски, магически, как волшебник.


Җае сафа гф. ис. Кәеф-сафа урыны, рәхәтләнү урыны. Бу дьнья бер такым вәхшиләргә җае сафа улды. (Г. Тук.)

ар.-п. сущ. Увеселительное место.


Җазиб сф. 1) Үзенә тартучы, үзенә каратучы. Хәлаек кальбе җалиб вә җазиб. (Г. Тук.) 2) Сөйкемле, сокландыра торган.

пр. д. 1) Протягивающий, привлекающий. 2) Привлекательный.


Җазибә ис. 1) Җазиб-нең мнс. 2) Кешенең күңелен үзенә тарта торган көч (сыйфат). Юкса эченә бер җазибәле нәрсә салдыгызмы. (3. Һад.)

сущ. 1) жен. от җазиб. 2) Привлекательность, сила влечения.


Җазим сф. 1) Кискен карарга (фикергә) килүче. 2) грам. Гарәп синтаксисында киләчәк заман фигылен сәкен белән кисеп әйтелүне тудырган хәл.

пр. д. 1) Решающий, решительный. 2) грам. Частица, требующая усечённого наклонения (в глаголах будущего времени).


Жаигъ сф. Ач, ачыккан.

пр. д. Голодный.


Җаиз сф. Дөрес, ярый торган, яраклы. Аның осулы тәдрисе җаиз дәгел. (М. Ак.)

пр. д. 1) Подходящий 2) Позволнтельный, допустимый, дозволеннный.


Җай ф. ис. Урын. Парау атлы нәфис җайга. (Г. Кан.)

п. сущ. Место.


Җайгир ф. с. Җирләшкән, урнашкан.

п. прил. Занявший место, обосновавшийся.


Җайир сф. 1) Азаплаучы, кысучы, җәберләүче. 2) Гаделсез.

пр. д. 1) Притесняющий, жестокий. 2) Несправедливый.


Җалиб сф. Үзенә каратучы, күңелне үзенә тартучы, җәлеп итүче.

пр. д. Привлекающий, привлекательный.


Җалис сф. Утыручы.

пр. д. Сидящий.


Җам ф. ис. Эчә торган бокал, кәсә. Гафләт җамын алар бсрлә ярышмышмән. (М. Кол.)

п. сущ. Чаша, кубок.


Җамбаз ф. ис. Бик күп аракы эчүче, эчкече, исерек баш.

п. сущ. Пьяннца, кутила.


Җами җам ф. ис. Сихырлы бокал (Иран хорафатында хәмерне уйлап табучы Җәмшид бокалы).

п. сущ. Волшебный Бокал (по древнеиранско му преданию бокал изобретателя вина Джамшида).


Җамигъ сф. 1) Җыючы, җыя торган. 2) Җомга укыла торган зур мәчет.

пр. д. 1) Собирающий. 2) Объединяющий, соединяюший. 3) Мечеть (соборная).


Җамид сф. 1) Туң, туңган, каткан. Селкенми бик озак торганга, чыпчыклар аны җамид нәрсәгә хисапларлар иде. (К. Нас.) 2) хим. Органик булмаган каты әйберләр. 3) грам. Тамыр сүз.

пр. д. 1) Твёрдый, 2) застывший; замёрзший. 2) хим. Неорганическ.ое тнёрдое тело, минерал. 3) грам. Непроизводный.


Җамә ф. ис. Өске күлмәк, кием. Җамасе көһнә улана бәдгөмән мятлуб имәс. (Ак).

п. сущ. Платье, одежда.


Җамәдан ф. ис. 1) Күлмәк (кием) сандыгы, кием шкафы. 2) Чемодан.

п. сущ. 1) Сундук для платья, платяной шкаф. 2) Чемодан.


Җамәкән ф. ис. 1) Чишенү бүлмәсе (мунчада). 2) Кием шкафы (гардероб). 3) Пыяла витрина. 4) Пыялалы парник. 5) Өй эчендә пыялалы бүлем.

п. сущ. 1) Раздевальня в бане. 2) Гардероб. 3) Стеклянная витрина. 4) Стеклянные рамы парника. 5) Стеклянная перегородка.


Җамә хаб ф. ис. Йокы күлмәге, йокы киеме. Әгәр безне җамәи хабдә күрсәң иде, бер төн дип хисап итәр идең. (К. Нас,)

п. сущ. Ночная, спальная рубашка.


Җан* ф. ис. Җан, кот.

п. сущ. Душа; дух.


Җанан ф. ис. Сөекле, сөйгән кыз, җанаш.

п. сущ. Возлюбленная, милая.


Җандар ф. с. 1) Җанлы, тере, 2) Дәртле кеше, елдам.

п. прил. 1) Живое существо, живая душа. 2) Энергичный человек.


Җани ис. Җинаятьче, хыянәтче, закон бозучы. Җаниләрнең җиденче ел җеназасын укырбыз, инде вакыт, алар бетсен. (М. Гаф.)

сущ. Преступник, злодей.


Җаниб ис. Як, тараф. Казан Идел елгасының сул җанибендәдер. (К. Нас.)

сущ. Бок, сторона; фланг.


Җанибәйн ис. Һәр ике як, һәр ике тараф.

сущ. дв. ч. Две стороны.


Җанишин ф. ис. Урынбасар.

п. сущ. 1) Заместитель. 2) Заменитель.


Җания кара: җани. Монда сакин божий фирка җания, табигыйннар мәзһәбе Гайнания. (Г. Тук).

см. Җани.


Җар ис. Күрше.

сущ. Сосед.


Җари ис. 1) Агым, ага торган, агымдагы. „Белмәдем мин" дип хаҗи зари кыла, күзләреннән яшьләрен җари кыла. (Г. Тук.) 2) Кулланыла торган. 3) Булып торган, дәвам итә торган. Ике адәм арасында җари булган мохабәрат... (К. Нас.)

прил. 1) Текущий. 2) Употребляемый, 3) Находящийся в употреблении.


Җарих сф. Яралаучы, яралый горган, жәрәхәтли торган. Аләте җарихә — яралау коралы.

пр. д. Ранящий.


Җария* сф. 1) кара: җари. 2) Яшь кол хатын, кәнизәк. Хатыннары өстеннән күп җарияләр алмышлардыр. (3. Һад.)

пр. д. 1) жен. от җари. 2) Невольница, молодая рабыня.


Җасус ис. 1) Шымчы; шпион. Әнкәм бер җасус иде, әткәй жандар, тәрәзәдән караганны күрсә анлар... (Г. Тук.) 2) Яшерен полиция агенты. Бу заманның дуслары гаеб эзләүче җасуслардыр. (К. Нас.)

сущ. 1) Шпион, сыщик. 2) Агент тайной полиции.


Җафи сф. Азаплаучы, җәфалаучы.

пр. д. 1) Мучающий. 2) Мучитель.


Җаһ ф. с. Югары дәрәҗә, чин. Кил, и Сайяди, җаһ былбыл хуш әлхан (Сайяди).

п. сущ. Высокий ранг, чин, высокое положение, сан.


Җаһид сф. Тырыш, тырышучы, тырышып эшләүче, иҗтиһад итүче.

пр. д. Прилежный; старательный, усердный.


Җаһил* сф. Надан, белемсез, укымаган. Җаһил белән галимнәрне кушып бергә, өйрәтермен һәрбересен берләшергә. (М. Гаф.)

пр. д. 1) Невежественный, неграмотный. 2) Невежа, неуч.


Җаһила (җөһәля) ис. к. Наданнар, белемсезләр. Бәнчә сезне җаһиланың сәүмәсе лязим дәгел. (Г. Тук).

сущ. мн. Невежды, тупицы.


Җаһиланә гф. р. Наданнарча, белмичә, наданлык белән.

ар.-п. н. По неведению, по незнанию; как невежда; невежественно.


Җаһиле мөрәккәб ст. Үзен галим дип санаган надан, икеләтә надан, чепчи надан.

сс. букв. Невежественный в ккадрате, неуч, тупица.


Җаһили с. 1) Наданнар(га), белемсезләр(гә бәйләнешле), 2) Ислам чорына чаклы булган дәвер(гә караган).

прил. 1) Невежественный. 2) Доисламский. живший в доисламскую эпоху.


Җаһилиять ис. 1) Наданлык, белемсезлек, аңсызлык. 2) Мәҗүсилек; исламгача дәвер. Гарәп халкы арасында җаһилиять заманында бәгъзы бер гадәтләр бар иде. (К. Нас.)

сущ. 1) Невежество. 2) Язычество; доисламская эпоха.

 


Өскә
А Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө =>Җа<= Җе Җи Җо Җә Җө Һ