Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Ә — татар әлифбасында утыз дүртенче хәреф булып, гарәп әлифбасының беренче хәрефе фәтхәле „әлиф" (суз башында) һәм фәтхә билгесе (сүз уртасында һәм азагында), шулай ук сүз азагындагы һай рәсмия (түгәрәк „т") хәрефе урынында йөртелә.

34-ая буква -татарского алфавита. обозначает алиф в начале слова (мягкое „а"), фатху в середине и в конце слова, а также нечитаемую „та-марбуту° в конце слова.


Әб ис. Ата, әти (көнияләрдә, ягъни кушаматларда әба, әбү, әби формаларында йөртелә: Әба-бәкер, Әбүхәнифә, Әбидәламә.

сущ. Отец (в прозвищах употребляется в форме: им. п.— абу, вин. п.— аба и род. п.— аби).


Әбабил ис. Көрәшә, яр карлыгачы.

сущ. Стриж, береговая ласточка.


Әбалисә Иблис-нең к.

мн. иблис.


Әбатыйл Батыйль-нең к.

мн. от батыйль.


Әбүваб Баб-ның к.

мн. от богыд.


Әбгад I Богыд-ның к.

мн. от баб.


Әбгад II с. Ераграк, бик ерак.

прил. ср. от далёкий.


Әбдал ис. к. Тилеләр, ахмаклар; тинтәкләр, тиле-милеләр. Дөньяның кыямы әбдалләрнең гыйбадәте белән, димешләр. (К. Нас.)

сущ. мн. Юродивые; глупые, полоумные.


Әбдан Бәдән-нең к.

мн. от бәдән.


Әбъдәст ф. ис. Юыну, иакьләнү; таһарәт алу.

п. сущ. Очищение; омовение.


Әбдәстханә ф. ис. 1) Юыну бүлмәсе. 2) Бәдрәф, әбрәкәй.

п. сущ. 1) Комната для омовения. 2) Туалет, уборпая, отхожее место.


Әбкәм с. Телсез; сөйләшмәүче.

прил. Немой; безмолвный.


Әбләһ с. Акылсыз, жүләр, ахмак; беркатлы.

прил. Глупый; наивный.


Әбнаэ Ибен(бен)-нең к.

мн. от ибн, бен.


Әбния Бина-ның к.

мн. от бина.


Әбрар ис. к. Изге (тәкъва, яхшы) кешеләр. Атарга шәһри Болгарга, ничә әбдар мәкам саздыр. (Г. Чок.)

сущ. мн. Благонравный; добрый; набожный; честный, правдивый.


Әбру ф. ис. Каш.

п. сущ. Бровь.


Әбтәр с. 1) Койрыксыз, койрыгы киселгән. 2) Ким, тулы түгел. 3) Нәселе беткән, нәселе киселгән. 4) Макталмаган; начар, телгә алмаслык. Фәһүә әбтәр, нинди эш кем башлана бисмилласыз, топ-томал мәсҗид салып куйган кебек һич мулласыз. (Ш. Баб.)

прил. 1) Бесхвостый, куцый. 2) Недостаточный, неполный. 3) Бездетный. 4) Плохой; непохвальный.


Әбхар Бәхер-нең к. Канигъ улма бу кадәрле, ит тәрәкъкый, алга бар; насыйп итәр әбхаре гыйльмең иң дирән бәхре сәңа. (Г. Тук.)

мн. от бәхер.


Әбхас Бәхәс-нең к.

мн. от бәхәс.


Әбхирә Бохар-ның к.

мн. от бохар.


Әбхәл с. Саран, саранның сараны, иң саран.

прил. Очень скупой, самый скупой.


Әбъяз с. Ак (төс).

прил. Белый.


Әбъят Бәйт-нең к. Гали мескен бу әбъятың качан кем әзкия күрсә. (Г. Чок.)

мн. от бәйт, бейт.


Әбәвәйн ис. и. сан Ата-ана

сущ. дв. ч. Родители.


Әбәд ис. Мәңге, соңы булмаган, бетми торган заман, мәңгелек. Мәңгегә калсын азатлык, мин калыйм шунда әбәд. (М. Гаф.)

сущ. Вечность, бесконечность.


Әбәди с. Мәңгелек, һичбер бетми торган; соңы булмый торган (заманга бәйләнешле).

прил. Вечный, постоянный; бесконечный.


Әбәдия кара: әбәди.

см. Әбәди.


Әбәдиян р. Мәңгелек буларак, мәңгелек булып.

н. Вечно, бесконечно.


Әбәдиять ис. Мәңге булып торучылык, мәңгелек.

сущ. Вечность, бесконечность.


Әбәдән р. Мәңгегә, гомер-гомергә. Ике нәрсә әбәдән аерылмыйлар: хирыс вә оятсызлык. (К. Нас.)

н. Вечно, навечно, навсегда.


Әбү кара: әб.

см. Әб.


Әбҗәд ис. Борынгы гыйбрани (яһүд) әлифбасындагы хәрефләр тәртибен күрсәтү өчен ясалган мәгънәсез сүзләрнең беренчесе һәм шул сүзләрнен барысының исеме (бу сүзләр: әбжәд, һәүвәз, хоттый, кәләмән, сәгъфәс, коришәт, сәхоз, зазог. Соңгы икесе гарәпләр тарафыннан өстәлгән). Бу сүзләрдәге тартыклар тәртибе берлеләр, унлылар, йөзделәрне һәм ахыргы „г" мең санын белдерә.

сущ. Название бессмысленного сочетания слов: әбжәд, һәүвәз, хоттый, кәләмән, сәгъфәс, коришәт, сәхоз, зазог, указывающих на порядок букв древнееврейского алфавита. Отсюда — әбҗәди — алфавитный; азбучный. Порядок согласных этих слов обозначает единицы, десятки и сотни, а „г" последнего слова — тысячу.


Әбҗәдхан гф. ис. 1) Укырга яна өйрәнә башлаган. 2) Берәр фәнне өстән генә белүче, түбән белемле, .сай йөзүче.

ар.-п. сущ. 1) Только что научившийся читать. 2) Человек с поверхностными знаниями, верхогляд, невежда.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я =>Әб<= Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ