Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б Вa Ви Во Вә Вө Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

В - Татар әлифбасында өченче, гарәп әлифбасында егерме алтынчы хәреф. Гарәпчәсе "вау" дип йөртелә. Сузык "У" һәм тартык "W" ирен-ирен авазын белдерә, ә цифр урынына кулланганда, 6 санында йөри.

3-я буква татарского алфавит. Арабское начертание обозначает гласный звук "у" и губно-губной согласный w (в); цифровое значение - 6.


Ва ым. Ах! Аһ! Ни! Ах, ни! (пошыну, үкенү, кайгыны белдерә торган ымлык).

межд. Ах! Ох! Ух! (Употреляется при выражении сожаления, скорби, удивления и т.д.)


Ваба* ис. 1) Үләт. 2) Чума. 3) Мур. 4) Йогышлы авыру.

сущ. 1)Холера. 2) Чума. 3) Эпидемия. 4) Заразная болезнь.


Вабәстә ф. с. 1) Бәйләнгән, бәйләнешле. 2) Бәйле, ирексез

п. прил. 1)Привязанный. 2) Зависимый.


Ва вәйла ым. Аһ, үкенеч! Ни үкенеч!

межд. Горе! Увы! Как жаль!


Вагыйз сф. 1) Вәгазь сөйләүче. 2) Әхлак өйрәтүче, үгетләүче, димләүче.

пр. д. 1) Проповедник. 2) Наставник; увещеватель.


Вади ис. 1) Таулар арасында уйсу җир, тарлавык. 2) Үзән; елга үзәне.

сущ. 1) Долина; ущелье. 2) Пересохшее русло; вади.


Ва дәрига ым. Аһ, аяныч!

межд. О, как жаль! Какая жалость! Увы! О горе!


Ваз ф. кис.: Ваз кичү - артка таба тартыну, чигенү, ташлау, кую, баш тарту.

п. част. Отказаться (от чего-либо), отречься.


Вазаиф ис. Вазыйфә-нең к.

сущ. мн. от вазыйфә.


Вазаифеләгъза из. Тән әгъзаларыны функцияләре.

из. Функции членов тела.


Вазган р. Башта куелышына карап, элеккеге хәленә карап, нигездә.

н. В основе, по первоначальному смыслу.


Вазгы ис. 1) Кую; салу. 2) Котылу.Вазгы хәмел - баладан котылу, бала тудыру, бала төшерү. 3) Оештыру, чыгару. Вазгы канун - закон чыгару. 4) Билгеләү (урынга).

сущ. 1) Размещение, помещение; установка. 2) Освобождение (напр., от беременности). 3) Составление, сочинение. 4) Назначение.


Вазгый с. 1) Куелган, салынган. 2) Шартлы. 3) Билгеләнгән.

прил. 1) Положенный, уложенный. 2) Условный. 3) Установленный.


Вазгыять ис. Торыш, халәт.

сущ. Положение, ситуация, обстановка.


Вазыйг сф. 1) Куючы, салучы, җайга салып җибәрүче. 2) Урнаштыручы. 3) Ныгытучы. 4) Төзүче.

пр. д. 1) Кладущий. 2) Составляющий; устанавливающий. 3) Налаживающий, укрепляющий. 4) Составитель, сочинитель.


Вазыйфә ис. 1) Өскә йөкләнгән бурыч, вазифа, хезмәт. 2) Хезмәт хакы. 3) Үтәгән функциясе.

сущ. 1) Должность; обязанность. 2) Жалованье, содержание. 3) Функция, должность.


Вазыйх с. ф. 1) Ачык.Ялганчылык белән танылган кеше никадәр туры сөйләсә дә, дәлилләре вазыйх булса да мөттәһәмдер. (К.Нас.) 2) Анык итеп, шик төшмәслек итеп аңлатучы.

пр. д. 1) Ясный, очевидный; четкий, отчетливый. 2) Ясно, четко объясняющий.


Вактеззоһер ст. Төш вакыты.

сс. Полуденное время, полдень.


Вактелгыйша ст. 1) Кояш баеп шәфәкъ батканнан соңгы вакыт. 2) диниЯшерен җыелыш.

сс. 1) Время после захода солна. 2) рел. Тайная вечеря.


Вакыйг сф. 1. 1) Булучы, барлыкка килүче, барлыкка килгән. 2) Чын. 2.Чынлык. Ул вакыйгда чын ихласлы бер мөэмин идею (Г.Ибр.)

пр. д. 1. 1) Случающийся, происходящий. 2) Действительный. 2. Действительность.


Вакыйга* ис. Булган эш, булып үткән хәл.

сущ. Событие, факт, случай, происшествие.


Вакыйган ис. Чыннан да, дөрестән дә.

н. Действително, в самом деле.


Вакыйф сф. 1) Туктап басып торучы; бер хәлдә тоучы, бер хәлдә калучы. Әл Җәләлов чын вакыйф булдың әсирлек хәленә. (Ш.Баб.) 2) Аңлаучы, белүче, эшнең төбенә төшенүче. 3) Вәкыф бирүче.

пр. д. 1) Стоящий, остановившийся. 2) Понимающий, сведущий; знающий. 3) Звещающий вакуф.


Вакыт* ис. Чак, заман, чор.

сущ. Время, пора, период.


Вали ис. Дәүләтнең бер өлкәсен идарә итү тапшырылган кеше; губернатор. Вали утран шәһәрә ачык ике-өч сәгатьлек юлдыр. (М.Ак.)

сущ. Правитель, представитель власти; губернатор.


Валид сф. 1) Тудыручы. 2) Ата..

пр. д. 1) Рождающий. 2) Отец.


Валидә сф. 1) Тудыручы. 2) Ана.

пр. д. 1) Рождающая. 2) Мать.


Валидәйн ис. Ата-ана; ике тудручы.

сущ. Мать и отец; родители.


Валлаһе әгъләм гыйб. Алла белә, Алла күбрәк белә ("бармы-юкмы", "кем белә" мәгънәсендә кулланыла). Бу хасыять татар теленнән гайре телдә, валлаһе әгъләм, юктыр. (К.Нас.)

фр. Аллах знает ("Бог знает, будет или нет" - употребляется для выражения сомнения.


Валлаһе әгъләм биссәвап гыйб. Алла (гына) дөреслекне белә, ялгышмый мәгънәсендә).

фр. Безошибочно знает (только) Аллах (в смысле "Он не ошибается").


Вам ф. ис. Бурыч, бирәчәк.

п. сущ. Долг, заем, кредит.


Варид сф. 1) Килүче, ирешүче. 2) Килгән, ирешкән.Моның кебек хикәятләр хосусында хәдисләр һәм варид булмыштыр. (К.Нас.)

пр. д. 1) Прибывающий, поступающий. 2) Достигший.


Варидәт ис. Керемнәр, килерләр; бюджетның керем өлеше.

сущ. Доходы, поступления; приход (в бюджет).


Варис сф. Үлгән кешенең малына хуҗа булучы, мирасчы. Варисларга тиеш булыр бу ел бүлмәк. (М.Гаф.)

пр. д. 1) Наследник. 2) Наследующий.


Васигъ сф. Киң, иркен.

пр. д. Широкий, просторный, обширный.


Васикъ сф. Ышанучы, инанучы.

пр. д. Уверенный (в чем-либо).


Васита сф. 1) Арадаш, маклер, ике арада эш йөртүче. 2) Ике әйберне бер-бере белән бәйләү коралы, бәйләү чарасы, бәйләү әйбере. 3) Бер эшне бөулдыру өчен кирәк булган әйбер, эш, әмәл, чара. Гаҗәп бит ул җитешмәгән баш, аңа чит баш васитасы белән уйларга кирәк була. (Г.Газиз).

сущ. 1) Посредник, маклер. 2) Связующее, соединяющее (что-либо). 3) Средство; мера, способ.


Васләт ис. Кушылу, якынлашу, кавышу. Кемгә васләт, кемгә өмит нигъәтен бирде фәләк. (Дәрд.)

сущ. Соединение, связь, сближение (между людми).


Васфи с. Сыйфат(ка), сыйфатлау(га бйләнешле).

прил. Описательный.


Васый I сф. Васыять итүче, васыять әйтүче

пр. д. Завещатель; завещающий.


Васый II с. 1) Берәүнең васыятен тормышка ашыручы кеше; үлүче тарафыннан үзенең васыятен үтәргә вәкил ителгән кеше. 2) Ятим калган яшь балага тиешле мирас малын идарә итүче һәм ятимнәрне тәрбияләүче, опекун.

прил. 1) Исполняющий завещание умершего, распоряжающийся завещанным наследством, душеприказчик. 2) Опекун.


Васыйл сф. 1) Ирешүче, барып җитүче.Мин... гыйлем дәрәҗәсенә васыйл булдым... (К.Нас.) 2) Кавышучы, кушылучы.

пр. д. 1) Достигающий, прибывающиц. 2) Соединяющий, соединяющийся.


Васыф ис. 1) Сыйфат, билге, үзлек.Зифалык васфы да мәгълүм, җиһан халкы мадех саздыр. (Г.Чок.) 2) Кешене яки әйберне сыйфатлау, кеше яки әйбернең үзенә генә караган якларын җентекләп таныту.

сущ. 1) Качество, свойство, черта. 2) Описание человека или предмета, объяснение особенностей человека или предмета.


Васыять* сф. Берәүнең үзе үлгәч үтәргә кушып калдырган эшләре.

сущ. 1) Завещание, завет. 2) Воля, распоряжение (умерающего).


Васыятьнамә гф. ис. Завещательный акт, завещание.

сущ. 1) Завещание, завет. 2) Воля, распоряжение (умерающего).


Ватан ис. 1) Туган-үскән җир. 2) Туган ил, Ватан.

сущ. 1) Место рождения. 2) Родина, отечество, отчизна.


Ватане асыл из. Төп туган җир.

п. из. Основная родина.


Ватани с. Ватан(га), туган җир(гә бәйләнешле).

прил Отечественный.


Ватанпәрвәр гф. ис. Туган илен яратучы, аны алга җибәрергә тырышучы, патриот.

ар.-п. сущ. Патриот.


Вафа ис. 1) Сүздә тору, бурычны үтәү. 2) Эштә турылык күрсәтү. 3) Тотнаклылык.

сущ. 1) Исполнение (обещания). 2) Воля, распоряжение (умерающего).


Вафадар гф. с. 1) Сүздә торучы. 2) Дуслыкта чын күңелдән һәм нык булучы. Вафадарым, хан кызы, дога кылып тор инде. (Ә.У.К.) 3) Тотнаклы.

сущ. 1) Исполненяющий обещания. 2) Верный, соблюдающий верность. 3) Выдержанный, тактичный.


Вафат ис. Үлем.

сущ. Кончина, смерть.


Вафи сф. 1) Сүздә торучы, тотнаклы. Гомере вафи иткән булса иде, Бабич инкыйлаби әдәби җәүһәрләр бирәчәк иде. (Г.Ибр.) 2) Җитәрлек, тулы. 3) Тулысынча.

пр. д. 1) Верный, постоянный. 2) Достаточный (для чего-нибудь). 3) Весь, целый; подробный.


Вахид сф. 1) Бер ялгызы; бер. 2) Ялгыз берәү, аерым бер.

пр. д. 1) Один, единица. 2) Единый; одинокий.


Вахиде кыяси из. Үлчәү берәмлеге.

из. Единица измерения.


Вахидән р. Ялгыз, берүзе буларак.

н. По одному, в одиночку.


Ваҗиб сф. 1. Тиешле, шиксез үтәлергә тиешле, эшләнми калмаска тиешле эш, бурыч. 2. Өскә йөкләнеп, эшләнми калмаска тиешле эш, бурыч.Сезгә ваҗибдыр миңа ярдәм кылу. (Г.Тук.) 3. Үтәлергә тиешле дини эш.

пр. д. 1. Обязательный, необходимый. 2. Обязанность, долг; задача. 3. Обязательное религиозное предписание.


Ваҗибат ис. Ваҗиб-ның. к.

сущ. мн. от ваҗиб.


Ваҗибеләда из. Үтәлүе шиксез тиешле булган эш.

из. Обязательный к исполнению.


Ваһи с. Буш, файдасыз; мәгънәсез; эчтәлексез, әһәмиятсез; нигезсез.

прил. Пустой, бесполезный; неосновательный; бессмысленный; слабый, незначительный.


Ваһиб сф. Багышлаучы, бирүче, бүләк итүче.

пр. д. Преподносящий подарок, дарящий.


Ваһим сф. 1) Буш уй коручы, уйга, хыялга чумучы. 2) Ялгышучы.

пр. д. 1) Воображающий; мечтающий. 2) Ошибающийся, заблуждающийся.


Ваһимә ис. 1) Хыялый нәрсәләр турында уйлану. 2) Курку.

сущ. 1) Воображение, мнительность. 2) Боязнь, опасение

 


Өскә
А Б =>Вa<= Ви Во Вә Вө Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ