Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

И - Татар әлифбасында тугызынчы, гарәп әлифбасында беренче (сүз башында - әлиф) һәм егерме сигезенче (йай) хәрефләрен (сүз уртасында һәм сүз азагында) белдерә. Әбҗәд тәртибеендә унга йөри.

9-я буква татарского алфавита. Обозначает первую букву арабского алфавита алиф (в начале слова) и 28-ю букву йа в середине и в конце слова. Цифровое значение 10.


Иба ис. 1) Риза булмау, кабул итмәү, баш тарту. 2) Каршылык күрсәтү, буйсынмау. 3) Җирәнү, җирәнеп саклану.

сущ. 1) Несогласие, неприятие; отказ. 2) Сопротивление; неподчинение. 3) Отвращение.


Ибахә м. IV. дини Рөхсәт итү; ирегенә тапшыру, ирегенә кую.

м. IV. рел. Разрешение, позволение; полная свобода (действий).


Ибгад м. IV. 1) Ераклаштыру. 2) Озакка сузу, соңлаштыру.

м. IV. 1) Удаление, устранение. 2) Задержка, продление.


Ибдаг м. IV. 1) Уйлап чыгару, барлыкка китерү, иҗат игү. 2) Иҗат. 3) Кинәттән, язылмаган шигырь сөйләү.

м. IV. 1) Создание, изобретение, творение, 2) Творчество. 3) Прочтение стихотворения экспромтом.


Ибдал м. IV. Алмаштыру, алмашу; башкарту, үзгәртү.

м. IV. 1) Замена, перемена. 2) Обмен.


Ибдаэ м. IV. Юктан бар итү, иҗат итү.

м. IV. Создание, сотворение.


Ибка м. IV.1) Калдыру, искечә (элеккечә) калдыру, саклау. 2) Исемен (данын) калдыру, мәңгеләштерү.

м. IV. 1) Оставление, сохранение. 2) Сохранение имени, увековечение.


Иблис ис. дини 1) Шәйтан. 2) Начар кеше.

сущ. рел. 1) Дьявол, чёрт. 2) Дурной человек.


Ибляг м. IV. Җиткезү, хәбәр итү, ирештерү.

м. IV. Доведение до сведения, уведомление.


Ибн ис. Ул, ир бала.

сущ. Сын.


Ибне ави ст. Шакал, чүл бүресе. Арслан янында ибне ава хезмәтендә йөреп, калган ашларын ашый иде. (Г. Фәез.)

сс. Шакал.


Ибнелвакыт ст. Замана баласы, үзе яшәгән заманга гына буйсынып эш итүче Галиҗәнаб вә философ адәмнең, ибнелвакыт булуы һич монасиб эш түгел иде. (Р. Фәх.)

сс. Раб своей эпохи, человек, взгляды которого ограничены временем, в котором он живёт.


Ибне сәбил ст. Юлчы, мөсафир.

сс. букв. „Сын пути, путник.


Ибнә ис. Берәүнең кызы.

сущ. 1) Дочь. 2) Девушка.


Ибраз м. IV. Күрсәтү, мәйданга кую, тышка чыгару. Бонлара мәхәббәтен ибраз әйләде (М. Ак.)

м. IV. Показывание; выставление, выявление.


Ибрам Үз дигәнендә нык торып йөдәтеп сорау, сорап интектерү, йөдәтү. Адәм хаҗәт вә ярдәм эстәгәндә, ибрам кылмаенча, хәле үзрә куелмак кирәк. (К. Нас.)

м. IV. Настояние, упорствование, надоедливость, настойчивость.


Ибраэ м. IV. Бурычтан котылдыру, бурычны кичерү, йөкләмәдән коткару.

м. IV. Освобождение от уплаты долга, от обязательств.


Ибриз ис. Саф алтын.

сущ. Чистое золото.


Ибрикъ ис. Комган, чәйнек, борынлы савыт.

сущ. Чайник; кувшин с носиком.


Ибрә ис. Инә.

сущ. Иголка.


Ибталь м. IV. Юк итү, юкка чыгару; бозыклыгын күрсәтү. Әфьюннең агуын ибталь кылырга кирәк. (К. Нас.)

м. IV. Отмена, уничтожение, аннулирование.


Ибтида м. VIII. 1) Башлау, башлап җибәрү. 2) Баш, әүвәл, элек.

м. VIII. 1) Начинание. 2) Вступление, начало.


Ибтидаи с. Башлангыч, башлап җибәрү (гә бәйле). Әмма һичберсе укуны ибтидаи мәктәптән үткәреп югарырак китүне уйламый иде. (Г. Ибр.)

прил. 1) Начальный. 2) Вступительный, предварительный. 3) Элементарный.


Ибтидар м. VIII. 1) Ашыгу; ашыктыру. 2) Омтылу, эшкә омтылып керешү.

м. VIII. 1) Спешка;. поспешность. 2) Стремление.


Ибтидаән р. Башлап, башлап җибәрү өчен.

н. Сначала, для начала.


Ибтизал м. VIII. 1) Искергәнлек. 2) Күп чәйнәлгәнлек, вульгарлык. 3) Түбәнсетү, кимсетү.

м. VIII. 1) Заношенность. 2) Избитость, банальность, вульгарность. 3) Унижение.


Ибтиля м. VIII. 1) Бәлагә очрау, бәлагә дучар булу. Икъбале вакытында дус вә каренддш итеп, идбар вә ибтиля вакытында хәкарәт кыйлган. (К. Нас.) 2) Авыру, авырып китү, 3) Газап чигү.

м. VIII. 1) Бедствие, бедственное положение. 2) Заболевание. 3) Страдание.


Ибтина м. VIII. 1) Бер нәрсәнең өстенә кору, нигезләү. Ниләем (нишлим) аслым, әсасем дәртә (дәрткә) итмем, ибтина. (Г. Тук.) 2) Берәр нәрсәгә таянып эш итү. 3) Дәгъваны нигезләү.

м. VIII. Надстройка; построение. 2) Основа, опора. 3) Обоснование заявления, претензии.


Ибтинаән р. Таянып, нигезләп.

н. Основываясь, опираясь на что-либо.


Ибтисам м. VIII. Елмаю, көлемсерәү, ачык йөз күрсәтү.

м. VIII. Улыбка, приветливость.


Ибтисар м. VIII. Күңел күзе белән күрү, эшнең төбен ерактан күрү.

м. VIII. Внутреннее чувство, видение.


Ибтихас м. VIII. Берәр нәрсәдән бәхәс итү, эзләнү, тикшерү.

м. VIII. Обсуждение; исследование, изучение.


Ибтиһал м. VIII. Ялвару, ялыну, сорау.

м. VIII. Ходатайство, просьба, мольба.


Ибтиһаҗ м. VIII. Шатлану, сөенү, куану.

м. VIII. Радость, ликование, восторг.


Ибшар м. IV. 1) Сөенеч, куаныч. 2) Шатландыру, сөендерү.

м. IV. 1) Радость. 2) Радостная весть.


Ибыт ис. Култык асты.

сущ. Подмышка.


Ибһам I ис. Баш бармак.

сущ. Большой палец.


Ибһам II м. IV. 1) Билгесезлек, ачык түгеллек, буталчыклык. 2) Сүздә яшерен мәгънә.

м. IV. 1) Неопределённость, неясность, запутанность. 2) Двусмысленность (в значении слов).


Ибһаҗ м. IV. 1) Шатландыру, куандыру. 2) Шатлыклы хәбәр, сөенеч.

м. IV. 1) Приведение в восторг. 2) Радостная весть.

 


Өскә
А Б В Г Д З =>Иб<= Иг Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ