Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ- ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
М. И. Мәхмүтов

Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары

(грамматик белешмә)

Гарәп теле турында гомуми мәгълүмат


Хәзерге вакытта семитик телләр төркеменнән киң җәелеп киткән бердәнбер тел — гарәп теле.

Гарәп теле тарихын галимнәр өч чорга бүләләр: борынгы гарәп теле, классик тел һәм хәзерге заман гарәп әдәби теле. Гарәп әдәбиятының искиткеч бай мирасының иң Зур өлеше гарәп теленең классик чорына керә. Ислам дине барлыкка килгәнче үк язылган күп кенә шигырьләр, дастаннар, бәетләр, VII гасырларда барлыкка килгән „Коръән", гарәпләр хәлифәлеге чорында төрле фәннәр буенча язылган бик күп әсәрләр, шулай ук дини китаплар һәм матур әдәбият үрнәкләре, шул исәптән „Әлфе ләйлә вәләйлә" („Мең дә бер кичә") әкиятләре дә классик телдә язылганнар.

Бу әдәбиятта гарәп теле җитәрлек үскән, нык грамматик системалы һәм гаять бай сүзлекле, тел булып тора. Аның әһәмияте бигрәк тә ислам дине таралуы белән үсеп китә. Ул шул чорда Якын һәм Урта Көнчыгыштагы халыкларның мәдәни тормышларында халыкара тел итеп кулланыла. Ягъни Көнбатыш Европа халыкларының телләрендә латин теле уйнаган рольне уйный. К. Маркс сүзләре белән әйткәндә, гарәп теле Көнчыгышның латины була: шуңа күрә Көнчыгыштагы гарәптән башка мөселман халыклары телендә гарәп сүзләре бик киң кулланыла. Мәсәлән, фарсы телендә ул 50—60 процентка җитә. Төрки телләрнең дә кайсы берсендә гарәп сүзләренең күләме 30—35 процентка җитә.

Классик телнең үсеш нәтиҗәсендә хәзерге заман гарәп әдәби теле киң таралган телләрнең берсе. Гыйракта, Суриядә, Ливанда, Иорданиядә, Мисырда, Гарәп ярымутравында, Мороккода, Алжирда, Туниста, Ливиядә, Суданда, Мальта утравында һ. б. җирләрдә яшәүче йөз миллионга якын кеше гарәпчә сөйләшә, Шул ук вакытта гарәп илләрендә бердәм, гомумдәүләт теле булган әдәби тел белән беррәттән күп санда җирле шивәләр дә кулланыла. Аларның иң әһәмйятлеләре: Азиядә — Гыйрак шивәсе, Сүрия шивәсе, Африкада—Мисыр һәм Магриб шивәләре. Гарәп әдәби теленә иң якын булган диалект — Сүрия шивәсе.

Гарәп теле (синтетик) флектив телләр группасына керә. Аның һәрбер грамматик формасының нигезендә өч тартыклы тамыр ята. Сүзләрнең төрле формалары барлыкка килү һәрбер сүзнең эчке структурасы үзгәрүенә бәйләнгән (эчке флексия үзгәреше). Хәзерге заман гарәп әдәби теленең сүз байлыгын төп гарәп сүзләре һәм бик аз күләмдә чит телләрдән кергән сүзләр тәшкил итә.

Синонимия, омонимия һәм күп мәгънәле сүзләр гарәп телендә киң таралган. Сүз ясалуның төп ысуллары— морфологик, синтакcик һәм семантик ысуллар.


^Өскә^