Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й Ка Ки Ко Ку Кы Кя Кә Кө Кү Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

К - Татар әлифбасында унберенче хәреф булып, гарәп әлифбасында егерме беренче хәреф булган "каф"ны һәм 22нче хәреф булган "кяф"не белдерә. Әбҗәттә каф 100 урынына, кяф 20 урынына йөри.

Обозначает 11-ю букву татарского, 21-ю букву арабского алфавита каф и 22-ю букву кяф. Цифровое значение первой - 100, второй - 20.


Кабаил ис. Кабилә-нең к.

сущ. мн. от кабилә.


Кабаих ис. Кабих-ның к.

сущ. мн. от кабих.


Кабалә ис. Договор, контракт. Кабаләсен вирмэгэ язар имди. (К. Гал.)

сущ. мн. Договор, контракт.


Кабахәт* ис. 1) Чиркәиеч, алама, начар. 2) Шакшы.

сущ. 1) Безобразность, некрасивая внешность. 2) Непристойный; мерзкий, отвратительный.


Кабаэ ис. 1) Өс киеме. 2) Чикмән.

сущ. 1) Верхняя одежда. 2) Кафтан.


Каберстан гф. ис. Каберлек, зират.

ар.-п. сущ. Кладбище.


Кабз м. I. 1) Тоту, алу, эләктереп алу. Габдуллага сатып, акчасын кабз кылып, җарияне тәслим кылды. (К. Нас.) 2) Кулны кысу. 3) Эч кату.

м. I. 1) Схватывание. 2) Сжатие (руки). 3) Запор.


Кабза ис. 1) Уч, тотам. 2) Әйбернең тота торган җире, сабы. 3) Бер тотам, бер уч.

сущ. 1) Горсть, пригоршня. 2) Ручка, рукоятка. 3) Кабда (мера длины).


Кабзыять ис. 1) Кулда кысу. 2) Куркып калу, каушау. Әллә нишләп мине кабзыятъ алып тора. (Ш. Кам.)

сущ. 1) Сжимание чего-либо в кулаке. 2) Робость, испуг.


Кабиз сф. 1) Алучы, тотучы, кулга төшерүче. 2) Эчне катыручы, эч китүне туктата торган. 3) Бөрештерә торган. Имән агачы тәме әчкелт һәм кабиздыр. (К. Нас.)

пр. д. 1) Получающий; держащий. 2) Вызывающий запор, закрепительное. 3) Сжимающий, сморщивающий.


Кабил I сф. 1) Кабул итүче. 2) Булдыклы, сәләтле, булдыра алучы, үзләштерә, аңлый алучы. 3) Булачак, киләчәк, 4) миф. Кабил (Адәм балаларының берсенең исеме).

пр. д. 1) Принимающий, встречающий. 2) Могущий, способный; понятливый, сметливый. 3) Наступающий, грядущий. 4) миф. и. с. Каин.


Кабил II ис. Төр, төркем. „Бер төкергән төкерекне кире йотып булмый". Бу—„Әйткән сүз кире кайтмас" кабиленнәндер. (К. Нас.)

сущ. Род, сорт.


Кабилиять ис. 1) Сәләтлелек, булдыклылык, кулыннан килү. 2) Белү, төшенү, аңлый алу сәләте. Өгрәтсәң белер, шулай булса да, кабалиять һәм сэлахиятъ төрленедер. (3. Һад.)

сущ. 1) Склонность, приверженность (к чему-либо). 2) Способность к восприятию, к пониманию.


Кабилә* ис. Ыру, бер ырудан булган халык. Кабиләгездән бер бала дөньяга килсә, җир үкерәдер. (К. Нас.)

сущ. Племя, род.


Кабих с. Чиркәнеч, әшәке, алама, начар. Юлда уйнап барды иблис "казмуен" бер кабих эш кыйлды... Ансын язмыймын. (Ш. Баб.)

сущ. Безобразный, мерзкий, отвратительный, скверный, дурной.


Кабихә ис. Начар, әшәке эш.

сущ. Плохой поступок, гнусность.


Каблә р. Элек, элгәре, әүвәл.

н. Раньше, прежде, до, перед.


Кабләлмиляд гыйб. Христиан эрасыннан элек.

фр. До христианской эры.


Кабул ис. Алу, бирелгән әйберне алу, ризалык күрсәтү.

сущ. Принятие, согласие, любезность.


Кабулиять ис. Кабул итүчелек, ризалык күрсәтү, өстенә алу.

сущ. Приемлимость, допустимость; согласие.


Кавагыйд ис. Кагыйдә-нең к.

сущ. мн. от кагыйдә.


Каваим ис. к. Баганалар; бастырылган (үрә тора торган) әйберләр.

сущ. мн. Колы, столбы, подпорки.


Каваим әрбәга гыйб. Дүрт багана; күч. хайванның дүрт аягы.

фр. букв. „Четыре стол-ба". перен. ноги (животного).


Каванин ис. Канун-ның к.

сущ. мн. от канун.


Кавел ис. Сүз. Зөләйха бу кавлия риза булды. (К. Гал.)

сущ. Слово, речь, высказывание.


Кавле шәква гыйб. Шикаять, шикаяте сүзе.

фр. Высказывание жалобы.


Кави с. Көчле, куәтле.

прил. Сильный, могучий, могущественный.


Кавим с. 1) Туры, төз (кыйшык гүгел). 2) Дөрес, хак, чын.

прил. 1) Прямой. 2) Правильный, истинный.


Кавәс ис. 1) Жәя. 2) астр. Зодиак тамгасы буенча булган елның ноябрь ае.

сущ. 1) Лук (оружие). 2) грам. Скобка. 3) астр. Стрелец (знак зодиака. соответствующий 9-му месяцу иранского солнечного года).


Кавәсе козәх из. Салават күпере.

из. Радуга.


Кавәсәен ис. Ике жәя, куш җәя.

сущ. Две скобки.


Кагъдә ис. 1) Бер утыру, бер утырыш. 2) Утыру кыяфәте.

сущ. 1) Сидение (действие). 2) Положение, поза (сидящего).


Кагыйд сф. Утырып торучы, утыручы.

пр. д. Сидящий.


Кагыйдә* ис. 1) Нигез, төп шарт, төп юл. 2) Кагыйдә, тәртип. Кагыйдәи көллия — һәммәгә тигез төшә торган кагыйдә, гомуми кагыйдә.

сущ. 1) Основа, основание, база, фундамент, постамент. 2) Правило, положение, принцип.


Кагыйдән р. Утырып, утырган килеш, утырган хәлдә.

н. Сидя, в сидячем положении.


Кагыйдәтән р. 1) Кагыйдә буларак. 2) Кагыйдә нигезендә.

н. 1) Как правило. 2) На основании правила.


Кагыр ис. 1) Тирәнлек. 2) (Дингез, елга, кое) төбе.

сущ. 1) Глубина, углубление. 2) Дно.


Кадд ис. Буй, буй-сын. Ун дерле һөнәре бар боның дирләр, әвәле улдыр: кадде яхшы, зариф үзле. (К. Гал.)

сущ. Стан, рост.


Кадер* ис. 1) Бәя, караш буенча тоткан урын, 2) Дәрәҗә, игътибар, хөрмәт.

сущ. 1) Степень, достоинство. 2) Внимание, уважение, почтение, почет.


Кадех м. I. Сүгү, нәсел-нәсәбен хурлау, йөз суын түгү, яраксызга чыгару. Кеше үзенең эше белән мактанып, гайреләрнең эшен кадех кыладыр. (К. Нас.)

м. I. Порицание, поношение, умаление чьего-либо достоинства.


Кадид ис. Киптерелгән ит.

сущ. Сушёное ломтиками мясо.


Кадим I сф. Аяк атлаучы. Тәрәкъкый вә тәгали юлларын улалым кадим. (Г. Тук.)

пр. д. Наступающий, идущий.


Кадим* II с. Иске, борынгы.

прил. Старый; старинный, древний.


Кадими с. Искедәге, борынгыдагы.

прил. Древний, старинный.


Кадимән р. Элек-электән, искедән бирле, борыннан ук.

н. Издревле, издавна.


Кадир I сф.1) Көче житүче, көчле. 2) Булдыра алучы. Ул җавапка кадир түгел иде (Г. Газиз).

пр. д. 1) Сильный, могучий. 2) Способный, могущий.


Кадир II с. дини Һәрнәрсәгә көче җитүче, көче чикләнмәгән.Ул җавапка кадир түгел иде (Г. Газиз).

прил. рел. Сильный, могущественный, всемогущий (об аллахе).


Кадәм ис. 1) Аяк. Исем китә бу каләмгә, бу ел басканда кадәмгә. (Г. Кан.) 2) Адым. 3) Бер адым озынлык.

сущ. 1) Ступня, стопа, нога. 2) Шаг, 3) Расстояние в один шаг.


Кадәр I ис. Язмыш, тәкъдир. Күңел һәр җирдә гел эзли, кадәр һәр җирдә тикән төзли. (Дәрд.)

сущ. Судьба, рок, предопределение.


Кадәр* II Чаклы, хәтле.

Размер, величина (в татарском языке употребляется в значении предлога до).


Кадәре халь из. Көч җиткән кадәре, көч җиткәнчә.

из. По мере возможности, по способности.


Кадәх ис. Шәрап эчә торган савыт, зур рюмка, бокал. Кадәхдәге шәраб сафый дәгелмидер? (К. Гал.)

сущ. Винная чаша, кубок, бокал.


Каза* ис. 1) Бәла, зарар, афәт, кыенлык. Бән һәрбер казага хазыйрмен. (М. Ак.) 2) Үтәү, каза кылу, үз вакытында үтәлмәгән эшне үтәп, өстән төшерү.

сущ. 1) Беда, несчастье, бедствие (болыпе стихийное), 2) Исполнение, совершение, предписываемых законом действий (молитвы, поста).


Казаән р. Язмыш буенча; ялгышлык белән; очраклы рәвештә.

н. По воле судьбы; случайно.


Казый* сф. Хөкем итүче, судья.

пр. д. Судья, кадий.


Казыя ис. 1) Чишелергә тиешле мәсьәлә. 2) мат. Теорема. 3) Тезис. 4) грам. Хәбәр, җөмлә.

сущ. 1) Вопрос, проблема. 2) мат. Теорема. 3) Положение, тезис, 4) грам. Предложение.


Каид сф. Җитәкләүче, җитәкләп баручы, җитәкче, юлбашчы. Дөньяның иң зур Каидләреннән санагансыңдыр. (М. Гаф.)

пр. д. 1) Вождь, руководитель. 2) Предводитель, начальник.


Каил сф. Әйтүче, диюче, сөйләүче. Бу сүзнең каиле хәзрәте Гали димешләр. (К. Нас.)

пр. д. Говорящий, передающий, рассказывающий.


Каилелхак гыйб. Дөрес сөйләүче.

фр. Говорящий правду.


Каим сф. 1) Аяк өстендә басып торучы. Сезсеңез милләт юлында даимән каим улан... (Г. Тук.) 2) Бар булып торучы. 3) Төнне йокламый уздыручы, уяу торучы. 4) Үрә торышлы.

пр. д. 1) Стоящий. 2) Существующий. 3) Бодрствующий (по ночам). 4) Вертикальный, перпендикулярный.


Каим мәкам ст. Урынбасар, берәүнең эшен вакытлыча үтәп торучы.

сс. Заместитель, временно исполняющий чьи-либо обязанйости.


Каимә ис. 1) Бер мәртәбә тору. 2) Кара: каим. 3) Багана, казык, мачта, терәк. 4) Хайван аягы.

сущ. 1) Вставание. 2) см. Каим. 3) Подпорка, столб; кол, мачта. 4) Нога животного.


Каимән р. Торып, басып торып, торган хәлдә; уяу хәлдә. Бар эше шул — каимән һәм наимән... (Г. Тук.)

н. Вставая; стоя; бодрствуя.


Кайд м.I. 1) Беркетү, теркәү, язып кую. 2) Билге, тамга. Алар бары да өч яфраклылар, ләкин бәгъзы кайдләре белән аерылалар. (К. Нас.) 3) Тулысынча булмау, чикләнү. 4) Кайгырту, хәстәрен күрү. Ул мал җыймак кайденә төшмеш. (К. Нас.)

м.I. 1) Регистрирование, фиксирование, занесение в книгу. 2) Знак, метка, клеймо. 3) Ограничение, отсутствие полноты. 4) Забота.


Кайсар ис. Император, цезарь, патша.

сущ. Цезарь, царь; император; падишах.


Кайюм с. Мәңгелек, нык, үзгәрми торган.

прил. Прочный, вечный, самосущный, неизменный.


Кали ф. ис. Келәм, палас. Ул ию эчендә руми калиләр түшәкләнгән торыр (Мәхмуд бине Гали).

п. сущ. Ковёр.


Калил с. 1) Аз, күп түгел. 2) Кечкенә, зур түгел.

прил. 1) Малочисленный. 2) Небольшой, малый.


Калилән р. Азлык белән, аз гына.

н. Мало, немножко.


Кальб I м. I. 1) Әверелдерү, әйләндерү, үзгәртү, алмаштыру. 2) Хәрефләрне алмаштыру, метатеза.

м. I. 1) Переворачивание, изменение, превращение. 2) Перестановка букв, метатеза.


Кальб II ис. Йөрәк, күңел. Парә-парә булган кальб булды бөтен. (М. Гаф.)

сущ. Сердце, душа.


Кальби с. Йөрәк(кә), күңел(гә бәйләнешле).

прил. Сердечный, душевный.


Кальбән р. Йөрәктән, чын күңелдән, ихлас белән.

н. От сердца, от души.


Кальга ис. Курган, крепость, ныгытма, замок. Дошманнарның биек кальгаләрен тар-мар иткән, ваткан кулыңны. (М. Гаф.)

сущ. Крепость, цитадель, замок.


Калә фиг. Әйтте, сөйләде.

гл. Сказал.


Каләм* ис. 1) Каләм. 2) күч. Стиль, язу рәвеше. 3) грам. Җөмлә төзелеше.

сущ. 1) Тростниковое перо; перо. 2) прен. Стиль письма, почерк 3) грам. Состав предложения.


Каләмдан гф. ис. Каләм савыты, пенал.

ар.-п. сущ. Пенал.


Каләмкәш гф. ис. 1) Язучы, писарь. 2) Чертёжник.

ар.-п. сущ. 1) Писарь, пишущий. 2) Чертежник.


Каләмтәраш гф. ис. Пәке, каләм очлый торган пәке.

ар.-п. сущ. Перочинный нож.


Каләмән р. Каләм белән язып, язма рәвештә.

н. Письменно.


Каләндәр ф. ис. Дәрвиш, дөньядан ваз кичеп йөрүче.

п. сущ. Странствующий, дервиш, бродячий аскет.


Каләнсуә ф. ис. Очлы бүрек, баш киеме.

п. сущ. Колпак, коническая шапка.


Камел ис. Бет, бетләр.

сущ. соб. Вши.


Камис ис. Күлмәк.

сущ. Рубашка.


Камра ис. Ай яктысы. Ки истикъмале милләт раушан улсын ләйле камрадан. (Г. Тук.)

сущ. Лунный свет.


Камус ис. 1) Сүзлек. 2) Океан.

сущ. 1) Словарь, лексикон. 2) Океан.


Камусе голүм ст. Энциклопедия.

сс. Энциклопедия.


Камәр ис. Ай.

сущ. Луна, месяц.


Камәри с. Айлы.

прил. Луйный.


Камәрия с. Ай(га бәйләнешле), ай йөреше(нә бәйләнешле).

прил. Лунный, лунный (год).


Камәт ис. 1) Буй озынлыгы. 2) дини Намазга керешү алдыннан аяк үрә укыла торган дога һәм аны уку, камәт төшерү.

сущ. 1) Рост, длина человеческого тела, 2) рел. Предварительная молитва (читается стоя).


Кан (кян) ис. Рудник, карьер. Зәһи, кадир кем, ул бер катрә суны мәхәббәт гәүһәренгә кян яратты. (Хорәз.)

сущ. Рудник.


Канагать* ис. Канәгать, булган кадәресе белән чикләнү, барына риза булу, артыгын сорамау, риза булу.

сущ. Нетребовательность, невзыскательность, неприхотливость, умеренность.


Канагатькяр гф. с. Каңәгатьле (кеше).

ар.-п. прил. Довольствующийся малым, не требовательный, невзыскательный (человек).


Канагатькяранә гф. р. Канәгатьлеләргә лаек рәвештә, канәгатьлеләрчә.

ар.-п. н. Умереино, неприходливо.


Канадил ис. Кандил-нең к. Канадале сираҗе биңзәр ая, мөшабиһ рәунәкы йолдыз сарая (Кандилләр уты айга ошый. Гүзәллеге „Йолдыз" сараена ошый). (Г. Тук.)

сущ. мн. от кандил.


Канд ф. ис. Шикәр, җимештән эшләнгән шикәр. Су эчендә күп камышныңц аслы бердер, нәсле бер, бәгъзасыннан канд алырлар, бәгъзасыннан бурия. (Г. Чок.)

п. сущ. Сахар (фруктовый); сахарный леденец.


Кандил ис. Лампа, фонарь, люстра, шәм. Иштә бу журнал ирер кандилеңез... (Г. Тук.)

сущ. Лампа, фонарь, люстра; свеча.


Канига сф. Канигъ-нең мнс.

жен. от канигъ.


Канигъ сф. Барына риза булучы, канәгатьләнүче. Җиһанда Болгарың зарлыгына канигъ улсыннар. (Г. Чок.)

пр. д. Довольствующийся малым, нетребовательный, неприхотливый.


Кантарә ис. 1) Күпер, гөмбәзле таш күпер. 2) Гөмбәз. 3) Су үткәргеч (водопровод).

сущ. 1) Мост, каменный сводчатый мост. 2) Свод, арка. 3) Водопровод.


Канун ис. Закон, хокук; кагыйдә; кодекс. „Мим" димен мин, мин диде исәм, миңа бер зур көч керә; аллалар, шаһлар, кануннар булалар бер чүп кенә. (С. Рәм.)

сущ. Закон, статут, право, канон; правило; кодекс.


Канун әсаси ст. Төп закон.

сс. Основной закон.


Кануни с. Закон(га бәйләнешле), законга караган.

прил. Законный, установленный законом.


Кануниять с. Законлылык.

сущ. Законность.


Кануннамә гф. ис. Законнар җыентыгы.

ар.-п. сущ. Свод законов.


Кануншинас гф. ис. Законнарны белүче, юрист.

ар.-п. сущ. Законовед, юрист.


Канунән р. Закон буенча, законча, закон карашында.

н. По закону, легально, законно.


Карабәт ис. Якынлык, кардәшлек, туганлык. Ятлар янында карабәт ияседер. (К. Нас.)

сущ. Родство, близость.


Каранфөл ис. бот. Канәфер.

сущ. бот. Гвоздика.


Карар* ис. 1) Резолюция. 2) Какшамас уйга килү. Кылган яминең бозарга карар бирдеңме? (М. Гаф.) 3) Бер урында тору, даимилек. 4) Урынлашу, урынлашып тора башлау. Ул мәгъруф улан вилаяттә карар тапты. (К. Нас.)

сущ. 1) Решение, постановление, резолюция. 2) Решимость, непоколебимость. З) Местопребывание. 4) Устройство на постоянное жительство.


Караргяһ гф. ис. 1) Яшәү урыны, тору урыны, квартира. 2) Штаб-квартира.

ар.-п. сущ. 1) Местопребывание, жилище, квартира. 2) Ставка, штаб-квартира.


Караргир гф. с. Хәл ителгән, чишелгән, карар ителгән.

ар.-п. прил. Решённый, определённый решением, постановлением.


Карарнамә гф. ис. Язылган карар, резолюция.

ар.-п. сущ. Письменное решение, резолюция.


Карг гф. ис. Кабак (яшелчә).

сущ. Тыква.


Карз ис. Бурыч, бурычка алу.

сущ. Ссуда, заем.


Кариб с. 1) Якын. Үләргә кариб булган гариб җаннар. (М. Гаф.) 2) Кардәш.

прил. 1. Близкий, недалёкий. 2. Родной; родственник.


Карибән р. Тиздән, озакламыйча.

н. Вскоре, скоро.


Карин ис. 1) Якын, дус, иптәш, юлдаш. 2) Иптәше (ире).

сущ. 1) Друг, товарищ, собрат. 2) Супруг.


Каринә ис. 1) Билгесез булган бер төшенчәнең ачык аңлашылуына сәбәп булган билге, галәмәт, хәл, „җеп очы". 2) Сүз сөрешеннән аңлашылган мәгънә, „тел төбе". 3) Сүзнең контекстта гына ачылган мәгънәсе. Кәляме каринә — контекстта гына мәгънәсе ачылган сүз.

сущ. 1) Признак, дающий возможность раскрыть смысл какого-либо неизвестного понятия. 2) Намёк. 3) Значение слова, раскрываемое только в контексте.


Карихә ис. 1) Сәләтлелек, талант. 2) Тапкырлык, җәптәшлек, яңаны уйлап табучылык. 3) Талантлылык.

сущ. 1) Способность, ум, талант. 2) Инициативность; изобретательность. 3) Талантливость.


Кариэ сф. 1) Укучы (китап, язу укучы). Кариэм, күрдеңме инде яшь егетнең кармагын. (Г. Тук.) 2) Коръәнне яттан укый алучы, коръән хафиз.

пр. д. 1. Читающий, 2. Читатель. 3. Читающий наизусть коран.


Карнь ис. 1) Йөз еллык вакыт, гасыр, чор. 2) Кеше гомеренең озынлыгы, яшәү чоры. 3) Мөгез.

сущ. 1) Столетие, век, эпоха. 2) Возраст, продолжительность человеческой жизни. 3) Рог.


Карун* ис. 1) миф. Саран бер кешенең исеме. 2) Саран сүзенең синонимы. 3) Бик саран, бик комсыз. Фиргавеннәр, каруннар йөрәк маен сыздылар. (Ш. Баб.)

сущ. 1) миф. и.с. Карун. 2) Эпитет; скряги. 3) Жадный, алчный, скряга.


Карурә ис. Кечкенә шешә, флакон. Табиб карурәне алып селкеп карады. (К. Нас.)

сущ. Бутылка, флакон, пузырёк.


Карх ис. Яра, җәрәхәт.

сущ. Рана, ссадина, язва.


Кархә ис. кара: карх.

сущ. см. Карх.


Карья ис. Авыл.

сущ. Поселение, деревня, село.


Карьятән р. Авылга карата, авыл ягыннан. Әйләдем әмреңлә дәгъват каръятән, шәһрән дә бән. (Г. Тук.)

н. По деревне.


Касабә ис. Район, өяз шәһәре, кечкенә шәһәр, зур авыл.

сущ. Небольшой город, селение, местечко.


Касавәт ис. 1) Катылык, каты күңеллелек, рәхимсезлек. 2) Караңгы чырайлылык, күңелсезлек, сүрәнлек, кайгылылык. Касавәт кәлмәер кальбә, сәнең шигърың мөнафиһа. (Г. Тук.)

сущ. 1) Строгость, суровость, жестокость, грубость, 2) Угрюмость, невесёлое настроение.


Касаид ис. Касыйдә-нең к.

сущ. мн. от касыйдә.


Касас ис. Сөйләү.

сущ. Рассказывание, по вествование.


Касвәт ис. 1) Тупаслык, катылык. 2) Күңелне каралык басу, тойгысызлану. Бонна касвәт калбеме алган икәндер белмәдем. (Һ. Сал.)

сущ. 1) Жестокость; су ровость, строгость, 2) Огрубение.


Касд* ис. 1) Уйлау, ният, теләк, максад. Утырырга касд кылды исә дә, утыра алмады. (3. Биг.) 2) Явыз ният. Хәнҗәр белән күкрәгеңә каедың яхшы. (Г. Тук.)

сущ. 1) Цель, стремление, намерение, умысел 2) Злой умысел.


Касдан р. Белә торып, юри, үзе теләп, уйлап куеп, алдан ук хәзерләнеп. Беләсеңме касдан һөҗүм шәригатьтә. (М. Гаф.)

н. Умышленно, намеренно.


Касим сф. Бүлүче, әйберне бүлеп бирүче.

пр. д. Делящий; разделяющий.


Касим мөштәрәк мат. Уртак бүлүче.

мат. Делитель, общий знаменатель.


Касис ис. Христиан дине рухание, поп, монах.

сущ. Христианский священник, священнослужитель; монах.


Каср I ис. Сарай, биек һәм матур итеп салынган бина. Касре һөмаюнында утырыр иде. (К. Нас.)

сущ. Замок, дворец.


Каср II ис. 1) Кыскалык. 2) Азлык, ким булу.

сущ. 1) Краткость. 2) Ограниченность.


Касрелбәсар гыйб. Ерактан күрә алмау авыруы, күрә карау.

фр. Близорукость.


Кассаб ис. Сугымчы, мал суеп сатучы, итче.

сущ. Мясник.


Кассяс ис. Әкиятләр, хикәяләр сөйләүче.

сущ. Рассказчик, сказитель.


Касыйд сф. 1) Берәр нәрсә эшләргә ният итүче, касд итүче. 2) Хат-хәбәр китерүче, хат ташучы.

пр. д. 1) Намеревающийся что-либо сделать, устремляющийся. 2) Вестник, курьер, письмоносец.


Касыйдә ис. Берәүне мактап язган шигырь, ода, поэма.

сущ. Касыда, поэма.


Касыйр I сф. 1) Кыска булган, җитешмәгән. 2) Җитәрлек булмаган, ким.

пр. д. 1) Недостаточный, короткий. 2) Имеющий недостаток, дефект.


Касыйр II с. Кыска, ким, кәрлә.

прил. Короткий; краткий; недостаточный.


Касыйрелгакыл гыйб. Кыска акыллы, акылы кыска.

фр. Глупый, несообразительный.


Касыйрелкамә гыйб. Карсак, кыска буйлы кеше, кәрлә.

фр. Низкорослый.


Касәм ис. Ант, каргану, ант итү. Ходаның кавледә җае касәмдер... (Г. Тук.)

сущ. Клятва, присяга.


Катар ис. кара: кыйтар.

сущ. см. Кыйтар.


Катгъ м. I. 1) Кисү, печү, кисеп төшерү, чабу. 2) Өзү. Катгы мөхабәрә— хәбәрләшүне өзү. 3) Кичү, юл үтү. Нил дәрьясы җәбәле Камәрдән агып Ак диңгезгә җиткәнче мең җиде йөз кырык сигез фәрсәхне катгъ кыйлыр. (К. Нас.)

м. I. 1.) Разрезание, отрезание, ампутация. Разрыв, перерыв, пауза. 3) Прохождение пути (расстояние).


Катгы галака из. Бәйләнешне өзү, бәйләнешне кисү, бетерү; дуслыкны бетерү.

из. Перерыв сношений, прекращение связи; прекращение дружеских отношений.


Катгы назар из. -га карамастан, ...-ны игътибарга алмастан. Бер данә орлыкка малик булмаганлыкларын катгы назар кыйлаек. (К. Нас.)

из. Не обращая внимания на... , не взирая на...


Катты рөхем из. Туганлыкны кисү. Катгы рөхем кыйлганнарга сыйлә итәрсәң, моны гафу диерләр. (К. Нас.)

из. Разрыв родственных отношений.


Катгый* с. 1) Кискен, кырт кисеп, шик-шөбһә калдырмаслык, анык. Нишләгән чакта нәҗат бар, кем бирә катгый җавап. (М. Гаф.) 2) Иң соңгы.

прил. 1) Решительный, категорический. 2) Окончательный.


Катгыян р. Тәмам, кырт кисеп, шикләнүгә урын калдырмыйча, һич, бер дә. Укуны шул ноктада катгыян кисеп, туры үз авылына китте. (Г.Ибр.)

н. Окончательно, категорически.


Кател м. I.Үтерү, һәлак итү.

м. I. Убийство, казнь.


Катил I сф. Үтерүче, һәлак итүче. Мин тез чүкмәм, катил, синең алда... балта белән башым киссәң, дә. (М. Җәл.)

пр. д. Убийца.


Катил II с. Үтерелгән, һәлак ителгән.

прил. Убитый, сражённый.


Катилә сф. Катил I-нең мнс.

пр. д. жен. от катил I.


Катле нәфес гыйб. Үз-үзен үтерү.

фр. Самоубийство.


Катр м. I. Тамчы таму.

м. I. Капание.


Катран ис. Сумала, дегет.

сущ. Жидкая смола, деготь.


Катрә ис. Тамчы, бер тамчы. Күзеннән катрә-катрә яшь акадыр. (3. Биг.)

сущ. Капля.


Каттагыттарикъ из. Юлбасар, юл кисүче, талаучы. Берничә каттагыттарикълар узган-барган мәсафирләрне талап, малларын алалар. (К. Нас.)

из. Разбойник; грабитель.


Катыйг I сф. Кисүче, өзүче, чабучы, тураучы.

пр. д. Режущий, секущий; прерывающий.


Катыйг II с. 1) Киселгән, аерылган, 2) Охшашлы, шикелле, төсле, рәвешле, кебек. Күренә ул бәгъзән золым, бәгъзән катыйг мәзлум. (Ш. Баб.)

прил. 1) Отрезанный, отделённый. 2) Подобный; та кой же как...


Катыйгыттарикъ из. Юл кисүче, юлбасар.

из. Разбойник, бандит с большой дороги.


Катыйфә ис. Хәтфә.

сущ. Бархат, плюш.


Каувас ис. Укчы, ук ясаучы. 2) Укчы, ук атучы.

сущ. 1) Мастер, изготовляющий стрелы. 2) Лучник, стрелок.


Каул ис. кара: кавел. Шикаятьтер сәңа бездән: әсәрлән кауле шәквадан. (Г. Тук.)

сущ. см. Кавел.


Каулән р. Сүздә, сүз белән, телдән.

н. Словом, на словах.


Каулән вә фигълән гыйб. Сүз белән дә, эш белән дә.

н. фр. Словом и делом.


Каум ис. 1) Ыру, нәсел, кабилә, халык, милләт. Ни газизрәк, бу - ватанмы? Аһ, туган каумым газиз! (Дәрд.) 2) Төркем, аерым профессия кешеләре. Ул каумнан булмыйдыр тәхрирчедән һич кем тыныч. (Г. Тук.)

сущ. 1) Народ, нация; потомство; племя, род, 2) Люди одной профессии, одной группы.


Каумиять ис. Нәсел, милләт.

сущ. Народность, национальность.


Каф ис. "к" хәрефенең исеме. Мактыйбыз без иштә бу баш кафлә без. (Г. Тук.)

сущ. „Каф" — название буквы "к".


Кафа ис. 1. Җилкә, баш һәм муен арты, җилкә чокыры. Ишаннарга кимертелде кафабыз. (Г. Тук.) 2. күч. 1) Зирәклек. 2) Ахмаклык.

сущ. 1. Затылок; шея. 2. перен. 1) Проницательность, сметливость. 2) Глупость.


Кафадар гф. ис. Бер кешегә иярүче, фикердәш; дус.

ар.-п. сущ. Последователь, единомышленник; друг.


Кафер ф. ис. Сусыз чүл, сусыз дала. Юлым төште биаби каферә. (Ут. Им.)

п. сущ. Пустыня, безводная степь.


Кафилә ис. 1) Атлы-дөяле юлчылар төркеме, кәрван. Дания касабәсеннән бер кафилә бер карьягә керделәр. (К. Нас.) 2) Эшелон.

сущ. 1) Караван. 2) Эшелон.


Кафия ис. Рифма. Бабич кафиядәш мисрагларның иҗек санында тигезлеге белән бара. (Г. Ибр.)

сущ. Рифма.


Каффаш ис. Кәвешче,башмакчы.

сущ. Башмачник, сапожник.


Кафәс ис. 1) Читлек. Кафәс эчендә күрсәң кош вә тоюр хәлас кыйл ул кафәсдин, сән зарур. (Мөхм.) 2) (Тәрәзәләрдә) рәшәткәле каплагыч.З) Чел-тәрсыман, рәшәткәсыман ясалма әйберләр.

сущ. 1) Клетка. 2) Решётчатые ставни (на окнах). 3) Ажурные, решётчатые изделия.


Кахбә ис. 1) Фахишә, уйнашчы хатын. 2) Хәйләкәр, ышанычсыз, үз теләгенә ирешү өчен бөтен түбәнлекне йөкли торган кеше.

сущ. 1) Проститутка, шлюха. 2) Подлый, идущий на любую подлость в корыстных целях.


Кахт ис. 1) Яңгырсызлык, корылык. 2) Яңгырсызлык, корылык аркасында иген (ашлык) булмау, ачлык, кытлык.

сущ. 1) Бездождье, засуха. 2) Голод, неурожай.


Кахте сал гф. ис. Ачлык ел, корылык булган ел.

ар.-п. сущ. Голодный, неурожайный год.


Кахтзадә гф. ис. Корылыктан, иген уңмаудан зарар күрүче.

ар.-п. сущ. Пострадавший от засухи, неурожая.


Кашәфә ис. 1) Тән кере, тәннең керле булуы. Хәммам кашәфәне китәрер, нәзафәтне китерер. (К. Нас.) 2) Кояш каралтуы.

сущ. 1) Нечистоплотность, грязъ на теле. 2) Загар.


Каһвә ис. Кофе.

сущ. Кофе.


Каһвәханә гф. ис. Кафе, кофе эчә торган йорт.

сущ. Кофейня, кафе.


Каһир сф. 1) Җәберләүче, каһәрләүче. 2) Көрәштә җиңеп чыгучы, өстен булучы.

пр. 1) Принуждающий, угнетающий. 2) Побеждающий, сильный; господствующий.


Каһкарә ис. Качмый, сугыша-сугыша чигенү.

сущ. Отступление, движение назад, отход.


Каһкаһә ис. Шаркылдап көлү. Абзыйдан ул каһкаһә белән көлә. (Г. Тук.)

сущ. Хохот.


Каһрән р. Көчләп, ирексезләп, жәберләп, изеп.

н. Насильно, принудительно.


Каһәр* ис. 1) Көчләү, көчләп эшләтү. 2) Җәберләү, өстенлек белән изү. Күрмәгән ул дөньяның, каһрен, усал угрозасын. (Г. Тук.) 3) Ачу, ачыну. 4) Каргыш, ләгънәт.

сущ. 1) Принуждение, насилие. 2) Подчинение; угнетение. 3) Огорчение, досада. 4) Проклятие.


Каһәрман* гф. ис. Каһарман, батыр, герой. Чын каһәрман мондый чакта курыкмас вә артка атламас. (М. Гаф.)

ар.-п. сущ. Герой, богатырь.


Каһәрмананә гф. р. Батырларча, геройларча, каһарманнарча.

ар.-п. н. Геройски, мужественно, по-богатырски.


Каһһар ис. 1) Ачуланучы. 2) Һәлак итүче, каты җәза бирүче, изүче. 3) Өстенлек итүче, җигүче. Әле гаффар булып, әле каһһар... (Ш. Баб.)

сущ. 1) Сердящийся, гневливый. 2) Губитель; наказывающий. 3) Постоянно побеждающий; превосходящий.

 


Өскә
А Б В Г Д З И =>Ка<= Ки Ко Ку Кы Кя Кә Кө Кү Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ