Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Я — Татар әлифбасында утыз икенче хәреф, гарәп әлифбасында егерме сигезенче хәрефнең фәтхә яки сузык „а" белән килгән очрагын белдерә.

32-я буква. татарского алфавита, обозначает 28-ю букву арабского алфавита.


Яб ф. с. Төбендә, булмак фигыле булып, башка сүзләргә кушылып— булучы, булган, табучы, ирешүче дигән сыйфат мәгънәләрен белдерә. Форсатъ-яб — форсат табучы.

п. прил. Основа глагола „быть", употребляется в сложных словах, придавая им значение прилагательного.


Ябис сф. Коры, кипкән. Әсмаре ябисә — кипкән җимешләр.

пр. д. Сухой, высохший.


Ябрух ис. Мандрагора (бер тип көньяк үсемлеге). Мәгълүмдер ки адәм сурәтендә бер нәбат бардыр, ябрухе санәм диерләр. (К. Нас.)

сущ. Мандрагора (южное растение).


Явер ф. с. Булышчы, ярдәмче.

п. прил. Помощник, пособник.


Ягыма (ягъма) ф. ис. Талау, талау өчен һөҗүм итү, юлбасарлык.

п. сущ. Грабёж, разграбление; бандитизм.


Яд* ф. ис. Хәтергә китерү, искә төшерү; телгә алу. Туйса иблис тормышыннан яд итә оҗмахларын. Яд итәм мин дә шулай яшьлек, сабыйлык чакларым. (Г. Тук.)

п. сущ. Память; воспоминание.


Яддар ф. с. Хәтерендә (исендә) тотучы, онытмаучы.

п. прил. Помнящий, вспоминающий; незабывающий.


Ядкяр* ф. ис. Истәлек, ядкарь. Ялач сатучы Ханифә туташа бер ядкяр чыкара. (М. Ак.)

п. сущ. 1) Память, воспоминание. 2) Сувенир.


Ядь (йәд) ис. 1) Кул. Яшь төрек бәс мөстәбид ядь иснәмәс, пус әйләмәз. (Г. Тук.) 2) күч. Көч, куәт, кодрәт.

сущ. 1) Рука. 2) перен. Сила; мощь, авторитет.


Якут ис. Якут ташы.

сущ. Яхонт, рубин.


Якут мөзаб, якут рәван — кызыл аракы.

Вино красное.


Якыйн ис. 1) Анык белү, ачык белү, шиксез белү. 2) Ышану; ышаныч. Бу нәрсәләрнең ләззәте дөньядан икәнлегенә якыйным бардыр. (К. Нас.) Хаккылякыйн — дөреслегендә һич шик булмаган.

сущ. 1) Достоверное знание, глубокое убеждение. 2) Уверенность, точность.


Якыйни с. Шикләнергә урын калмаслык булган, ачык, ачык булган.

прил. Достоверный, достоверно известный.


Якыйнән р. Ачык рәвештә, шикләнмәслек рәвештә, шиксез. Ул җәрәхәтнең нәдән улдыгыны якыйнән белмәмеш. (3. Биг.)

н. Достоверно; несомненно; конечно.


Якь ф. сан Бер; берлек.

п. ч. Один; единый.


Якьдигәр ф. ст. Бер-берсен, бер-берсенә.

п. сс. Друг друга, друг другу.


Якьдил ф. ис. 1. Бердәмлек, берарызда булучылык, бер сүздә (бер фикердә) булучылык. 2. Бердәм рәвештә, беравыздан.

п. сущ. 1. Единодушие, единогласие, солидарность 2. Единодушно, единогласно.


Якьзәбан ф. ст. 1) Бер куллы. 2) Бөтен, тулы.

п. сс. 1) Однорукий. 2) Цельный, выдержанный.


Якьдәст ф. ст. Бер сүздә (бер телдә) булу; бердәмлек.

п. сс. Единодушие; согласованность.


Якьнәугь гф. ст. Бер төр; бер төрле; бер төрдән, бердәй.

ар.-п. сс. Однородный, одинаковый.


Якьсан ф. р. Бердәй, бер төсле, бер үк. Сәнең дәрдең вә шәүкыңлә бәнем дәрдем дә якьсандыр. (Г. Тук.)

п. н. Одинаковый; одинаково.


Якьшәнбе* ф. ис. Якшәмбе (көн).

п. сущ. Воскресенье (день).


Якьчәшем ф. с. Бер күзле.

п. прил. Одноглазый.


Якянә (ягянә) ф. с. 1) Бердәнбер, чагыштырмаслык, тиңдәшсез. Мең өмидкә чәчкә аткан бер якянә гөл идем. (М.) 2) Сирәк очрый торган.

п. прил. 1) Единственный, один. 2) Несравненный, уникальный.


Якүн фиг. Төп мәгънәсе: „булыр" дигән сүз булып, кулланылуы: 1) Җыенысы, барысы, барлыгы, суммасы. 2) Йомгак, нәтиҗә мәгънәсендә.

гл. Осн. значение: „будет", употребляется в значении: 1) Совокупность, всё; в сумме. 2) Итог; результат, вывод.


Ялгабун фиг. Уйныйлар. Үз хәленчә китмәде тыр-тыр вагон. Таш ата башка малайлар, ялгабун. (Г. Тук.)

гл. Играют.


Яләйтә ым. Булса гына иде, булса иде!

междом. О, если бы; хотя бы!


Ямин ис. 1) Ун як. 2) Уң кул. 3) Ант, ант итү, каргану. Валлаһи, сездәй адәмнәр кызганыч дим, бел ямин! (Ш. Баб.)

сущ. 1) Пгавый. 2) Правая рука, десница. 3) Формула клятвы.


Янбуг ис. Җир астыннан чыккан су; чишмә, кизләү.

сущ. Родник, источник, исток.


Яр* ф. ис. 1) Дус, иптәш. 2) Сөекле, сөйгән кыз яки егет. 3) Ярдәмче.

п. сущ. 1) Друг; подруга. 2) Возлюбленный; возлюбленная. 3) Помощник.


Ярабби* гыйб. „И Аллам" дигән мәгънәдә булып, пошыну ымлыгы урынында йөри.

фр. букв. „О грсподи", „О боже мой!" Употребляется в значении „как жаль!", как междометие „ах!", „ох!".


Яран ф. ис. 1) Иптәшләр, дуслар; якыннар. 2) Гашыйклар. 3) Ярдәмчеләр, булышчылар. Кушмыратов Ишми хәзрәтнең яраннарыннан иде. (Ф. Әмир.)

п. сущ. 1) Друзья, товарищи; близкие. 2) Влюблённые. 3) Помощники, пособники.


Яранә ф. р. Дусларча, якын күреп, сөеп.

п. н. По-дружески, как друг.


Яргар ф. ст. 1) Тау тишеге дусы, „мәгарә дусы" (тау тишегендә Мөхәммәт белән бергә качып торган Әбүбәкернең кушаматы). 2) Чын дус.

п. сс. 1) букв. „Друг по пещере" (прозвище Абубекра, укрывавшегося вместе с Мухаммедем в пещере от жителей Мекки). 2) Истинный, искренний друг.


Ясар ис. 1) Сул як. 2) Сул кул. 3) Байлык; муллык. 4) Рәхәт тормыш, төзеклек.

сущ. 1) Левый. 2) Левая рука. 3) Благосостояние; достояние; богатство.


Ясин* ис. Коръәндә бер сүрә исеме. Алданма син, калган акчаң, өчен алар укыйлар ач баш очыңда ясин гына. (Т. Тук.)

сущ. Название суры Корана.


Ясир с. 1) Кечкенә; аз. 2) Җиңел, ансат.

прил. 1) Малый; незначительный. 2) Лёгкий.


Ясмин* ф. ис. Ясмин.

п. сущ. Жасмин.


Ятим* ис. Үксез ир бала.

сущ. Сирота.


Ятимә Ятим кыз.

Сирота (жен. род).


Яхзәнүн фиг. Кайгыралар, борчылалар, Әһле ислам шул рәвешчә яхзәнүн. (Г. Тук.)

гл. Беспокоятся, тревожатся.


Яхуд* ф. кис. Яки.

п. част. Или.


Я хәсрәта ст. Ни үкенеч, ни хәсрәт!

сс. Увы! Какое горе! Как жаль!


Яэс ис. Нәүмизлек, өметсезлек. Дөньяма, гокбами ектым яэс вә хирманыңлә бән. (Г. Тук.)

сущ. Отчаяние; безнадёжное положение.


Яэҗүҗ вә мәэҗүҗ гыйб. миф. Әкияттәге ике халык исеме. Җидермә кяинати, сакла бу яэҗүҗ-мәэҗүҗдән. (Г. Тук.)

Яэҗүҗ-мәэҗүҗ— Гог и Магог (два мифических народа).


Яум ис. 1) Көн. 2) Тәүлек. Кылласагыз сез миңа ярдәм әгәр, сезгә миннән яуме мәхшәр дәгъва бар. (Г.Тук.)

сущ. 1) День. 2) Сутки.


Яуми с. 1) Көнлек; көндәлек, һәр көнлек. 2) Көндезге.

прил. 1) Ежедневный, каждодневный. 2) Дневной.


Яумән минәләйям өннәрдән беркөн, көннәрнең берендә.

фр. Однажды; в один из дней.


Яһу ым. „И Алла, я Алла!" дигән мәгънәдәге сыгыну ымлыгы.

межд. „О боже! О Аллах!' (Возглас отчаяния.)


Яһд* ис. 1) Еврейлар. 2) Еврей.

сущ. 1) Еврей, еврейский народ. 2) Еврей.


Яһүди* с. 1) Еврей. 2) Еврей (халкына бәйләнешле).

прил. 1) Еврей. 2) Еврейский; иудейский.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш =>Я<= Ә Ө Җ Һ