Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д Зa Зи Зо Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Зыйдд ис. 1) Кире, киресе, каршы, тискәре. 2) Дошман. Һәрнәрсә үзенең зыйддынан качар. (К. Нас.)

сущ. 1) Противоположность, контраст. 2) Противник, враг.


Зыйддиять ис. 1) Каршылык, капма-каршылык, кирелек, тискәрелек. 2) Дошманлык.

сущ. 1) Противоположность, контраст. 2) Антагонизм; вражда.


Зыйлгы ис. 1) Кабырга. 2) мат. Геометрик фигураның ягы.

сущ. 1) Ребро. 2) мат. Сторона (треугольника).


Зыйлл ис. Күләгә. Зыйлле иблиси дә милләт зыйлле мәгъбүд әйләмәс. (Г. Тук.)

сущ. Тень.


Зыймни с. 1) Киная белән (читләтеп) аңлатылган. 2) Сүз сөрешенә карап аңлашыла торган.

прил. 1) Скрытый, не выраженный словами. 2) Косвенный, подразумеваемый.


Зыймнән р. Ачыктан-ачык түгел, читләтеп, сүз, сөреше буенча.

н. 1) Косвенно, не явно. 2) По ходу разговора.


Зыймын ис. 1) Бер әйбернең эчке ягы, эче. Бәрәкәт хәрәкәт зыймынында хасил булыр. (К. Нас.) 2) Бер әйбернең эченә салынган, эчендә булган әйбер, мәгънә. 3) Сөйләмдә читләтеп аңлатылган мәгънә. 4) Максат, теләк.

сущ. 1) Внутренняя часть чего-либо. 2) Содержимое, внутренность. 3) Косвенное объяснение. 4) Цель, намерение.


Зыйхек ис. Көлү.

сущ. Смех.


Зыя ис. Яктылык, нур. Нигә булды зыя сөйгән азат баш, монафыйклар караңгысында хоффаш (ярканат). (Г. Тук.)

сущ. Свет, сияние.


Зыяг ис. Югалу, әрәм булу, юкка чыгу.

сущ. Потеря, утрата, гибель.


Зыядар гф. с. Яктыртылган, нурланган, яктыланган.

ар.-п. прил. Освещенный, озарённый.


Зыяпаш гф. с. Нур чәчеп тора юрган, нурлы.

ар.-п. прил. Лучезарный, лучистый.


Зыяфәт ис. 1) Кунак итү, сыйлау, хөрмәтләү. 2) Кунакчыллык.

сущ. 1) Угощение; почтение. 2) Гостеприимство, радушие.

 


Өскә
А Б В Г Д Зa Зи Зо Зу =>Зы<= Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ