Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д Зa Зи Зо Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Зөбаб ис. Зөбабә-нең.

сущ. от зөбабә.


Зөбабә ис. Чебен.

сущ. Муха.


Зөбан ф. ис. кара: зәбан.

п. сущ. см. Зәбан.


Зөбдә ис. 1) Бер нәрсәнең сайланган иң яхшы өлеше, сыгып алынганы, каймагы. 2) Нәтиҗә.

сущ. 1) Суть, сущность, квинтэссенция. 2) Результат, итог.


Зөбәрҗәд* ис. Зөбәрҗәт (яшел төстә кыйммәтле таш исеме). Яратам тәмле, татлы сүзеңезне, зөбәрҗәд төсле якты күзегезне. (Г. Тук.)

сущ. мин. Оливин; хризолит; изумруд.


Зөкак ис. Урам.

сущ. Улица, улочка.


Зөкям ис. Томау, борынга томау төшеп авыру.

сущ. Простуда, насморк.


Зөкүр ис. к. Ирләр.

сущ. мн. Мужчины.


Зөлеф ф. ис. 1) Сөйгәннең чәче, толымы. 2) Йөзнең ике ягына аерылып төшкән чәч. Гаҗәб торфә кара рәңле зелефләрең вар. (К. Гал.)

п. сущ. 1) Локоны любимой.2) Кудри, завитки волос.


Зөлкагдә ст. кара: зилкагдә.

сс. см. Зилкагдә.


Зөлкарнәен ст. 1) Ике мөгез иясе, ике мөгезле. 2) Александр Македонскийның кушаматы. Дәҗҗал музыкасын тыңлаган кешенең маңгаена Зөлкарнәеннең мөгезе шикелле мөгез чыгар, дигән... (Г. Газиз).

сс. 1) Двурогий. 2) Прозвище Александра Македонского.


Зөлмәгашәйн ст. Җирдә дә, суда да яши торган (хайван).

сс. букв. Земноводное (животное).


Зөлфөкар ст. „Арка умырткасын кисүче" мәгънәсендә булып, хәлифә Галинең легендар кылычына бирелгән исем. Чыгар кыннан каләм тел Зөлфәкарын. (Дәрд.)

сс. букв. „Расеекающий позвонки"; название легендарного меча халифа Али.


Зөлхиҗҗә ст. кара: зилхиҗҗә.

сс. см. Зилхиҗжә.


Зөлял ф. ис. Салкын һәм тонык су. Һәм эчәр ул чишмәдән абе зөлял (Ут. Им.)

п. сущ. Холодная, прозрачная вода.


Зөлҗәлал ст. 1) Олылык иясе, бөек. 2) дини Алланың исеме. Зөлҗәлалыңнан сора төнлә торып тәкъва кияү. (Ш. Баб.)

сс. 1) Важный, сановитый. 2) рел. Обладатель величия (эпигет аллаха).


Зөлҗәнах ст. Канат иясе, оча ала торган, канатлы.

сс. Крылатый, имеющий крылья.


Зөлҗәнахәен ст. Ике канат иясе; ике канатлы. Ул шәкерт вакытында русча да укыган, үзен зөлҗәнахәен итеп фараз кыла. (Г. Газиз)

сс. Обладатель двух крыльев, двукрылый.


Зөмред ис. кара: зөбәрҗәд.

п. сущ, см. Зөбәрҗәд.


Зөмрә ис. 1) Җәмәгать, төркем, группа. Имде ушбу халык зөмрәсеннән ишеткән сән бер хәбәр. (К. Нас.) 2) полит. Класс, бүлек. Шәриф шул көннән башлап хәерчеләр зөмрәеенә керде. (М. Гаф.) 3) биол. Семьялык, җенес.

сущ. 1) Компания, группа; клика. 2) полит. Класс, 3) биол. Семейсгво, род.


Зөннар ис. Билбау, күлмәк өстеннән бәйли торган чуклы билбау.

сущ. Пояс; кушак.


Зөнуб ис. Зәнб-нең к.

сущ. мн. от зәнб.


Зөннәвал ис. 1) Бүләк иясе, бүләк итеп бирүче. 2) Бик рәхимле, кеше хәленә керүче.

сущ. 1) Дарящий, преподносящий дары. 2) Добросердечный; ми-лосердный; сочувствующий.


Зөрриять ис. Буын, ыру, нәсел, нәсел-нәсәп, бер буыннан килгәннәр.

сущ. Дети, потомство, династия.


Зөхәл ис. астр. Сатурн (планета). Тиңсез улды йөзләрендә хәтта Зөхәл. (Мөхм.)

сущ. астр. Сатурн.


Зөюф ис. 1) Ялган акча. 2) Алдалау.

сущ. 1) Фальшивые деньги. 2) Обман.


Зөҗаҗ ис. Пыяла.

сущ. Стекло.


Зөҗаҗә ис. 1) Пыяла савыт. 2) Шешә.

сущ. 1) Стеклянная посуда. 2) Бутылка.


Зөһад ис. Заһид-нең к.

сущ. мн. от заһид.


Зөһд ис. Тәкъвалык, суфилык. Бу халыкча: зөһд, тәкъва, тугрылык та, дин дә шул. (Г. Тук.)

сущ. 1) Воздержанносгь 2) Благочестие, набожность.


Зөһрә ис. 1) астр. Зөһрә йолдызы, чулпан. 2) Чәчәк. 3) Кеше исеме. Ләйләсеме әллә бу Мәҗнүннең, Зөһрәсеме әллә Таһирның. (М. Җәл.)

сущ. астр. 1) Венера. 2) Цветок. 3) Имя собственное.


Зөһул м. I 1) Оныту. 2) Юри онытканга салышу. 3) Уйга бату, фикергә чуму аркасында онытылу. Дөнья-дан зөһул иткәнсыманрак фикергә талган кешеләр. (Ф. Әмир.)

м. I. 1) Забытье. 2)Притворство в забывчивости. 3) Растерянность, рассеянность.

 


Өскә
А Б В Г Д Зa Зи Зо Зу Зы Зә =>Зө<= Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ