Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р Са Си Сo Ст Су Сы Сә Сө Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Сөале мөкаддәр гыйб. Алдан билгеле булган сорау, әйтми торып ук беленгән сорау.

фр. Заранее известный вопрос.


Сөаль ис. Сорау, сораштыру.

сущ. Вопрос; расспрос.


Сөалят ис. Сөаль-нең к.

мн. от сөаль.


Сөбагый с. 1. Җиделе. 2. Җиде хәрефле сүз. 3. Шигырь үлчәве.

прил. 1. Семерной, семикратный. 2. Семибуквенное слово. 3. Стихотворный размер.


Сөбел ис. Сәбил-нең к.

мн. от сәбил.


Сөбеле җәвәлан ф. из. Әйләнеп йөреп ял итүләр. Кылырлар ирде анда сөбеле җәвәлан.

п из. Прогулка.


Сөбхан ис. Дан, мактау.

сущ. Слава, хвала.


Сөбхан Алла* гыйб. дини Гаҗәпләнгәндә, сокланганда әйтелә. Сөбхан Алла, күз тимәсен, бик сокланып карыймын (Җыр).

фр. рел. Формула восхваления, произносийая при удивлении, испуге и т. д.


Сөбыг сан Җидедән бер.

ч. Одна седьмая.


Сөбүт ис. 1) Чынлык, тотнаклылык, ышанычлылык, ышанычлы булу. 2) Шиксез барлыкка килгән булу. Соңра шул гөнаһның сөб үтенә гуаһлык биргән адәмнәрдән сорарга тотынды. (Г. Ибр.)

сущ. 1) Твёрдость, непоколебимость. 2) Устойчивость. 3) Достоверность.


Сөгаль ис. Йөткерү, ютәл.

сущ. Кашель.


Сөгале кәлби гыйб. Бума ютәл.

фр. Удушливый кашель, коклюш.


Сөгъбан ис. 1) Зур елан. 2) Аждаһа.

сущ. 1) Змея, гадюка. 2) Змей, дракон.


Сөгъда Әсгад-нең мнс.

жен. от Әсгад.


Сөдаси ис. 1. Алтылы, алтыдан торган. 2. Алты хәрефле сүз.

сущ. 1. Шестерной, шестикратный. 2. Шестибуквенное слово.


Сөдес сан Алтыдан бер.

ч. Одна шестая.


Сөддәт, сөддә ис. 1) Ишек, капка. 2) Бусага. 3) Эчке органнар чүпләнү, эч кату; борын тыгылу. Кавын сөддәләрне ачар, истиснага һәм файдасы бар... (К. Нас.)

сущ. 1) Дверь, ворота. 2) Порог. 3) Засорение внутренностей; закупорка носа.


Сөккян ис. к. Торучылар, бер шәһәр яки авыл халкы.

сущ. мн. Жители, проживающие.


Сөккәр ис. Шикәр.

сущ. Сахар.


Сөкут ис. Тора торган урын, өй. Төркстандагы тәзәлзелат әрзиядән йөзләрчә инсаннар мәхү вә биңләрчә әһали нәфака вә сөкнасыз улмыш. (Ш. ж.)

сущ. 1) Жильё, жилище, квартира. 2) Жительство.


Сөкна ис. 1) Төшү, түбәнгә төшү. Габиднең риясы сөкут мөнзиленә багыйс булды. (К. Нас.) 2) Аерылып төшү.

сущ. 1) Падение. 2) Отпадение.


Сөкяра ис. Сәкран-ның к.

мн. от сәкран.


Сөкүн ис. 1) Тынычлану, тынлык, тукталу. 2) грам. Сәкен (тартыктан соң, сузык авазның булмавын күрсәтә торган билге).

сущ. 1) Покой, спокойствие, тишина; остановка. 2) грам. Сукун (диакритический знак).


Сөкүнәт ис. 1) Тукталу, кузгалмау, хәрәкәтсезлек, онытылып оеп калу. 2) Тынлык, тынычлык. Агачларның яфраклары бу сөкүнәтне бозмас өчен... (М. Гаф.)

сущ. 1) Остановка; стояние без движений, шевелений. 2) Тишина, покой, спокойствие.


Сөкүт ис. Дәшми тору, тын тору, сүздән тукталу, сөйләшми тору. Ул үзенең беренче җөмләсе белән иң зур митингларда да сөкүт кылынып үтелә торган мәсьәләгә кагылды. (Г. Ибр.)

сущ. 1) Молчание. 2) Молчаливость.


Сөлес сан Өчтән бер. Сөлесе сиңа булыр, диде. (К. Нас.)

ч. Одна треть.


Сөлләм ис. 1) Баскыч. 2) Китап исеме. Сөлләм хан — сөлләм укучы.

сущ. 1) Лестница, ступени. 2) Название книги.


Сөлсан сан Өчтән ике. Әгәр гатыя бирсә, сөлсаны миңа...булыр, диде. (К. Нас.)

ч. Две трети.


Селялә ис. 1) Ыру; нәсел-нәсәп. 2) Балалар. 3) Кавым. 4) Нәсел, токым. 5) Династия.

сущ. 1) Отпрыск, потомок. 2) Потомство, дети. 3) Род. 4) Порода. 5) Династия.


Сөляси сан 1) Өчле, өчтән тора торган. 2) Өч хәрефле сүз. 3) Шигырь, тезмә үлчәве.

ч. 1) Тройной, трёхкратный. 2) Трёхбуквенное слово. 3) Стихотворный размер.


Сөләса ис. Сишәмбе көн.

сущ. Вторник.


Сөлүк ис. 1) Керү, керешү, бер эшкә керешү. 2) Кыланыш; үзен-үзе тота белү. Бу сөлүкеңә ни сәбәп булды дип сөаль кылдым. (К. Нас.)

сущ. 1) Приступление к чему-либо. 2) Образ действия, поведение. 3) Манера держаться.


Сөммә кис. Тагы, янә, соңра. Шаһзадә әйтте: „Хаша, сөммә хаша". (К. Нас.)

част. Затем, после, потом.


Сөмрә с. Коңгырт төс.

прил. Тёмный цвет, смуглость.


Сөмән сан Сигездән бер, әчмуха.

ч. Одна восьмая.


Сөнбел* ис. 1) Башак, ашлык башагы. 2) Чәчәк исеме (гиацинт). Ал гөлләрне, сөнбелләрне өзми куймыйсың. (Дәрд.)

сущ. 1) Колосья. 2) Гиацинт.


Сөнбелә ис. 1) Август ае. 2) Ашлык башагы.

сущ. 1) Название августа месяца. 2) Колос.


Сөндес ис. 1) Тафта, атлас. 2) Юка ефәк тукыма. Сөндес истибрактан ирде хөлләсе. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Тафта, атлас. 2) Тонкая шелковая ткань.


Сөнни ис. дини Ислам диненең „сөннәт" мәзһәбендәге кеше.

сущ. рел. Суннит (последователь суннитского толка, секты в исламе).


Сөннәт ис. 1) Гадәт. 2) Мөхәммәтнең сүзләре, эшләре.

сущ. 1) Обычай. 2) Предание (совокупность хадисов о высказываниях и деятельности Муламмеда).


Сөргать ис. Тизлек, ашыгычлык. Кан гадәти хәленнән артыграк сөргать белән сәер кыла... (К. Нас.)

сущ. Скорость, быстрота.


Сөрмә* ф. ис. Сөрмә.

п. сущ. Сурьма.


Сөрмәдан ф. ис. Сөрмә савыты.

п. сущ. Посуда для сурьмы.


Сөрнай, сөрна ф. ис. Сорнай, тынлы музыка коралы (зурна, шорнай дип тә йөртелә).

п. сущ. Духовой музыкальный инструмент, зурна.


Сөррә ис. Кендек.

сущ. Пупок, пуп.


Сөрых ф. ис. 1) Кызыл. 2) Кызыл алтын.

п. сущ. 1) Красный. 2)Червоннбе золото.


Сөрьяни с. Борынгы Сурия халкына караган, сурияле.

прил. 1. Сирийский. 2. Ассириец.


Сөрәйя ис. 1) Люстра. 2) Җидегән йолдыз.

сущ. 1) Люстра. 2) Семизвездье, созвездье Большой Медведицы.


Сөрүр ис. Шатлык, куаныч, сөенеч. Калыр мәнса бәнем арзы сөрүрем. (Г. Тук.)

сущ. Радость, ликование, удовольствие.


Сөст ф. с. 1) Куәтсез, зәгыйфь. 2) Ялкау.

п. прил. 1) Слабый, немощный, вялый, рыхлый, дряблый. 2) Ленивый.


Сөтрә ис. Бит пәрдәсе, пәрәнҗә, вуаль.

сущ. Паранджа, чадра; вуаль.


Сөтур ис. Сәтърә-нең к.

сущ. мн. от сәтърә.


Сөтүдә ф. с. Макталган.

п. прил. Хвалёный.


Сөтүн ис. 1) Багана, колонна. 2) Газета баганасы. 3) Мачта (корабльдә).

сущ. 1) Колонна, столб. 2) Столбец (газетный). 3) Мачта (корабля).


Сөфараэ ис. Сәфир-нең к.

сущ. мн. от сәфир.


Сөфен Сәфинә-нең к.

мн. от сәфинә.


Сөфли с. 1) Түбәнге, 2) Түбән, түбән дәрәҗәле. 3) Игътибары булмаган кеше.

прил. 1) Нижний. 2) Низкий, подлый. 3) Недостойный.


Сөфлия ис. 1) Түбәнлек. 2) Игътибарга лаексыз нәрсә, әһәмиятсезлек.

сущ. 1) Низость, подлость. 2) Незначительность.


Сөфлият ис. Сөфлия-нең к.

сущ. мн. от сөфлия.


Сөфрә ис. 1) Аш өстәле, табын. 2) Ашъяулык, дәстәрхан. Хәзер генә пешмеш тәгамнар, төрле мивә вә шәраплар белән сөфрә корылмыш. (К. Нас.)

сущ. 1) Обеденный стол. 2) Скатерть.


Сөфәля Сәфил-нең к.

мн. от сәфил.


Сөфәһа Сәфиһ-нең к. Сөфәһа вз ахмакларның истиһза итеп oза кылмакларына тәхәммел кылмаган адәмгә әйтелер. (К. Нас.)

мн. от сәфиһ.


Сөхбәт ис. кара: сохбәт. Адәмдә һава (мин-минлек) китмәс гариб булмай, фокара сөхбәтенә кариб булмай. (Ак.)

сущ. см. Сохбәт.


Сөхән ф. ис. Сүз, сөйләм, әйтем.

п. сущ. Слово, речь, выражение.


Сөхәндан ф. ис. 1. 1) Язучы, әдип, шагыйрь. 2) Оратор. 2. Оста телле, матур сөйләүчән, сүз остасы. Ишет сән бер хикәять, и сөхәндан. (Мөхм.)

п. сущ. 1. 1) Писатель, поэт. 2) Оратор. 2. Красноречивый.


Сөхән пәрвәр ф. ст. Сүз остасы.

п. сс. Краснобай, красноречивый оратор.


Сөхүнәт ис. 1) Эсселек, җылылык. 2) Кызулык.

сущ. 1) Теплота. 2) Жар, лихорадка.


Сөэр ис. Калдык, калдык-постык, аш-су калдыгы.

сущ. Объедки.


Сөюл ис. Сил-нең к.

мн. от сил.


Сөюледдәкаикъ гыйб. 1) Аңлату өчен бирелгән сораулар ташкыны. 2) Исәпсез сорашулар. Агызган һәр тарафка сөюледдәкаикътан гыйрфан ташып. (Ак.)

фр. 1) Поток наводящих вопросов. 2) Бесконечные расспросы.


Сөюф гыйб. Сәеф-нең к.

мн. от сәеф.


Сөҗуд м. I. кара: сәҗдә. Юкса бән сөҗүд эчрә кыйлам зари. (К. Гал).

м. I. см. Сәҗдә.


Сөһүләт ис. Җиңеллек, уңайлык. Һәрни вакыт теләсә, сөһүләт илә китәчәгене ифадә кылды. (К. Нас.)

сущ. Лёгкость, удобство.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Са Си Сo Ст Су Сы Сә =>Сө<= Сү Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ