Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Шa Ши Шо Шу Шә Шө Шү Я Ә Ө Җ Һ

Шүр ф. ис. 1) Гауга, тавыш, талаш. 2) Тозчыл, тозлы. Шүр җиргә иген иккән кебектер. (К. Нас.) 3) Тоз.

п. сущ. 1) Волнение, шум, смятение, суматоха. 2) Соленый, срлоноватый. 3) Соль.


Шүрбәхет гф. ис. 1) „Тоз бәхетле", кара бәхетле, бәхесез. 2) Намуссыз, бәдбәхет.

ар.-п. сущ. 1) Злополучный, несчастный. 2) Бесчестный, гнусный, подлый.


Шүриш ф. ис. Чуалыш, баш күтәрү, каршылык күрсәтү, фетнә.

п. сущ. Восстание, мятеж, бунт.


Шүриши ф. ис. Баш күтәрүче, бунт ясаучы, фетнәче.

п. сущ. Мятежный, восставший; бунтовщик, инсургент.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Шa Ши Шо Шу Шә Шө =>Шү<= Я Ә Ө Җ Һ