Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Шa Ши Шо Шу Шә Шө Шү Я Ә Ө Җ Һ

Шөбан ф. ис. Көтүче, чабан.

п. сущ. Пастух, чабан


Шөбат ис. Февраль ае.

сущ. Февраль.


Шөббан Шаб-ның к.

мн. от шаб.


Шөбһә* ис. Шик, икеләнү. Бәнем сүзләремә шөбһә идәрләр. (Ут. Им.)

сущ. Сомнение, подозрение.


Шөгагъ ис. Нур; балкыш, ялтырау.

сущ. Луч; полоса света, проблеск.


Шөгара Шагыйрь-нең к.

мн. шагыйрь.


Шөгур ис. 1) Акыл, акыл белән тою, аң. 2) Аңлау, төшенүчәнлек, төшенү сәләте. Бер нәүгъ шөгур хасил булганмы? (Г. Тук.) 3) Сизү, тою.

сущ. 1) Разум, понятливость, сообразительность, сознание. 2) Ощущение. 3) Переживание.


Шөгури с. Аңга, зиһенгә, тойгыга карый торган.

прил. Относящийся к чувству, сознанию, ощущению.


Шөгъбә ис. 1) Бүлем, бүлек, бүлекчә. 2) Тармак. 3) Бер предприятиенең аерым тармагы.

сущ. 1) Отрасль. 2) Ветвь; ответвление. 3) Отделение, филиал.


Шөгълә ис. 1) Ялкын. 2) Кисәү. 3) Шәүлә. Мазлум кеше, ачу утын шөгъләләндер. (М. Гаф.)

сущ. 1) Пламя. 2) Головня; факел. 3) Отблеск.


Шөгъләдар гф. с. Нурлы, шәүләле, ялкынлы.

ар.-п. прил. Пламенный; светлый.


Шөгыль* ис. 1) Эш, йомыш, хезмәт. 2) Кайгырту; мәшәкать. Дөнья шөгыле белән „Казый мирза" бәхәсләре хәтердән китте. (3. Һад.)

сущ. 1) Занятие, дело, работа. 2) Забота.


Шөкер* ис. 1) Яхшылыкка каршы үзенең шатлыгын белдерү. 2) Ризалык, канәгатьләнгәнлек күрсәтү. Югары карап фикер ит, түбән карап шөкер ит (Мәкаль).

сущ. 1) Благодарение; благодарность, признательность. 2) Довольство; удовлетворённость.


Шекергезар гф. с. Шөкер иткәнлеген белдерүче, яхшылыкны белүче.

ар.-п. прил. Благодарный, признательный.


Шөкран ис. Яхшылыкка каршы яхшылык; рәхмәт белдерү, сөенү күрсәтү. Шул рәвеш нигъмәткә шөкран итмәгәч, тәңрегә мәгърурланып баш бөкмәгәч. (Ш. Баб.)

сущ. Благодарность, признательность, поступок, совершённый из благодарности.


Шөкранә* гф. ис. Күргән яхшылыкка каршы шатлык белдерү билгесе. Бәгъзе адәмнәрне аяп, үз хәлләренә шөкранәдә булынмаклары. (3. Һад.)

ар.-п. сущ. В знак признательности, благодарности; благодарно.


Шөкүк Шәк-нең к.

мн. от шәк.


Шөкүһ ф. ис. Олылык, көчлелек, мәһабәтлек, данлылык, бөек дәрәҗәлелек.

п. сущ. Величие, великолепие, величественность, могущество.


Шөмар ф. ис. Хисап, сан.

п. сущ. Счет, расчет, число.


Шөреб ис. Эчү. Сарылып әкәл вә шөребә сез, гомумән улдыгыз әккял. (Г. Тук.)

сущ. Питьё.


Шөруб ис. Төнәтмә (жимеш сыгынтысына шикәр кушып ясалган татлы ширбәт).

сущ. Настойка на сахаре и фруктовом соке.


Шөругъ ис. Керешү, башлап керешү. Шөругъ итсә нәләр япмас бу милләт, шөругъшң юклыгы милләткә гыйлләт. (Г. Тук.)

сущ. Начало, иачинание.


Шөрәкя Шәрик-нең к.

мн. от шәрик.


Шөтер ф. ис. Дөя. Уйку эчендә шөтер улан ул муш кеби. (Ут. Им.)

п. сущ. Верблюд.


Шөтум Шәтем-нең к.

мн. от шәтем.


Шөюгъ ис. (Халык арасына) таралган булу, һәркем ишеткән (белгән) булу.

сущ. Распространённость; известность, популярность.


Шөюх Шәех-нең к.

мн. от шәех.


Шөюхиять ис. 1) Картлык. 2) Башлык, аксакаллык. Шөюхиять ул ике төрле булыр дигәннәр (Г. Газиз).

сущ. 1) Старость, 2) Старшинство.


Шөҗаг с. Батыр, гайрәтле, йөрәкле.

прил. Храбрый, отважный, смелый.


Шөһрәт* ис. 1) Дан, атаклылык, данлылык. 2) Репутация.

сущ. 1) Известность, слава. 2) Репутация.


Шөһуд Шаһид-нең к.

мн. от шаһид.


Шөһәда Шәһид-неңк.

мн. от шәһид.


Шөһһур Шәһер-нең к.

мн. от шәһер.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Шa Ши Шо Шу Шә =>Шө<= Шү Я Ә Ө Җ Һ