Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Нa Ни Но Ну Нә Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Нөбәган ис. Суның җирдән ургылып чыгуы.

сущ. Вытекание (воды).


Нөбәһан ис. к. Укымышлылар, зур белемлеләр. Сайяди сәр нөбәһандыр, догасы дәрткә дәрмандыр (Сайяди).

п. сущ. мн. Интеллигенты, образованные люди.


Нөбүвәт ис. Пигамбәрлек.

сущ. Пророческое звание, пророчество.


Нәваз ф. с. Юмарт, яхшылык итүче. Гади кеше гарип нөваз улыр имде. (К. Гал.)

п. прил. Щедрый, добрый.


Нәдрәт кара: нәдрәт.

см. Нәдрәт.


Нәдәма ис. Нәдим -нең к.

мн. от нәдим.


Нөзүл м. I. 1) Түбән төшү. 2) Юлда берәр йортка вакытлыча туктау (төшү).

м. I. 1) Схождение, спуск. 2) Временная остановка на ночлег.


Нөзһәт ис. Шатлык, күңел күтәренкелеге, күңел ачу.

сущ. Прогулка, развлечение, увеселение, отрада.


Нөзһәтгяһ гф. ис. Шатлану (күңел ачу) урыны. Бер кичә ай яктысында нөзһәтгяһенә чыгып... (К. Нас.)

ар.-п. сущ. Увеселительное место.


Нөкабаэ ис. к. Сайланган вәкилләр, аксакаллар, башлыклар.

сущ. мн. Старшины, главы; выборные лица.


Нөкаля Накыйль-нең к.

мн. от накыйль.


Нөкирә ис. грам. Билгесез исем. Мәгърифәгә, сыйфатка ярап китә, нөкирә бер вәҗһедән тәхсыйс табса. (Ак.)

сущ. грам. Имя в неопределённном состоянии.


Нөктә ис. Сүзнең яшерен, үткен мәгънәсе, серле мәгънә. Сәгъди ләтыйфә сөйләргә яратыр вә әдәби нөктәләргә мәел идәр иде. (Ш. ж.)

сущ. Остроумное слово; замечание, соль, тонкость, пикантность.


Нөкуд ис. к. Акчалар; мал, байлыклар. Нөкудләре беткәнлектән, игътибардан сакыйтъ булдылар. (К. Нас.)

сущ. мн. Звонкая монета, деньги.


Нөкыз ис. Берәр бинаның җимереклеге, җимереклек. Матдәи некыз— җимерелгән бина калдыгы, җимереклек матдәсе. Уйлә улса кәндем матдәи нөкыз улмыш улыр идем. (Ш. ж.)

сущ. Развалины, руины, обломки.


Нөмаз ф. ис. 1) Фасад. 2) Мода. 3) Дәрәҗә күрсәткече. 4) Экспонат. 5) Компас.

п. сущ. 1) Фасад. 2) Мода. 3) Показатель степени. 4) Экспонат. 5) Компас.


Нөмаиш ф. ис. 1) Демонстрация; тышкы күренеш. 2) Тантана. Зур шәһәргә керде зур шатлык төсе; яңгырады шатлык, нөмаиш алкышы... (Ш. Баб.)

п. сущ. 1) Демонстрация, выставка, показ, внешний вид; наружность. 2) Торжество.


Нөсус ф. ис. Нәсс-ның к. Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын, кувәсенә дәлаләт кылса нөсус. (Ак.)

мн. от нәсс.


Нөсхә* ис. Данә, экземпляр.

сущ. Экземпляр, штука.


Нөсәх ис. Нөсхә-нең к.

мн. от нөсхә.


Нөфүз ис. к. 1) Сүз үтемлелек, игътибарлылык, авторитет. 2) Үтеп керү. Фәхретдин хәзрәтнең нөфүзене бетергән иде. (3. һад.)

сущ. мн. 1)Влияние, авторитет, престиж. 2) Проникновение.


Нөфүз даирә гыйб. 1) Берәүнең авторитет йогынтысы мәйданы. 2) Авторитетлары белән тәэсир итүчеләр төркеме.

фр. 1) Сфера влияния. 2) Влиятельные круги.


Нөфүс ис. к. Кешеләр, халык.

сущ. мн. Народ, население.


Нөхас ис. 1) Бакыр. 2) Бакыр рудасы. 3) Бакыр акча.

сущ. 1) Медь. 2) Медная руда. 3) Медные деньги, медяки.


Нөхаси с. Бакыр(дан ясалган); бакыр(га караган).

прил. Медный.


Нөхбә ис. Иң яхшы, һәр әйбернең иң яхшысы, сайланганы.

сущ. Избранное, отборное, самое лучшее.


Нөшүр ис. 1) Тарату. 2) дини Үлгәннән соң терелү.

сущ. 1) Распространение. 2) рел. Воскресение (из мёртвых).


Нөҗүм ис. Нәҗем-нең к. Бөтен инсан вә җир, күккә, нөҗүмгә күңел башлый котырган күк (кебек) һөҗүмгә. (Г. Тук.).

сущ. мн. от нәҗем.


Нөҗүми с. Йолдызларга һәм йолдызлар гыйлеменә бәйләнешле.

прил. Звёздный.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Нa Ни Но Ну Нә =>Нө<= О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ