Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Нa Ни Но Ну Нә Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ногман ис. Лалә чәчәге.

сущ. Тюльпан.


Нократ ис. к. 1) Болгар дәверендә сугылган вак көмеш акча. 2) Вятка елгасының элекке исеме. 3) кара: нокрә.

сущ. мн. 1.) Монеты, отчеканенные в эпоху Булгарского царства. 2) Название р. Вятки. 3) см. Нокрә.


Нокрә ис. 1) Эретелгән көмеш кисәге. 2) Кечкенә чокыр.

сущ. 1) Кусок расплавленного серебра. 2) Ямка.


Ноксан ис. Кимчелек, җитешсезлек. Агач рәкыс итмәмәк шагыйрь улан инсанә ноксандыр. (Г. Тук.)

сущ. Недостаток, порок.


Нокта* ис. Төртке.

сущ. Точка.


Нокта бәнокта — хәрефкә-хәреф.

Точка в точку; буква в букву; точь-в-точь.


Ноктаи назар гыйб. Караш, берәр нәрсәгә караш.

фр. Точка зрения.


Нокыз ис. Җимерекләр, хәрабәләр; ватыклар; таш ватыклары.

сущ. Развалины, руины; обломки; битый камень.


Нокыл ф. ис. Закуска, шәрап эчкәндә ашый торган татлы аш. Екет сан бадә эчкел, нокыл ашагыл.(Хорэз.)

п. сущ. Сласти, подаваемые к вину, конфеты, засахаренные фрукты.


Носрәт ис. 1) Ярдәм. 2) Өстен чыгу, җиңү, уңыш. Сабыр соңында носрәт бар дип белгәй. (К. Нас.)

сущ. 1) Помощь. 2) Победа, успех.


Нотфә ис. 1) Тамчы. 2) биол. Нәсел орлыгы, мәни.

сущ. 1) Капля. 2) биол. Семя, сперма.


Нотык* ис. Хотбә, речь, чыгыш (җыелышларда). Шул рәвеш нотыкын бетергәчтен ләгыйн, шау кубалар: „яшәсен!.. Амин! Амин! (Ш. Баб.)

сущ. Хотба; речь, выступление.


Нохусәт ис. Бәхетсезлек, уңышсызлык, кара бәхетлелек. Йөзигә михнәт кирде вә нохусәт тузан ки ултырмыш. (Мәҗмәгыл хикәять.)

сущ. Злополучность, злосчастье, пагубность.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Нa Ни =>Но<= Ну Нә Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ