Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Нa Ни Но Ну Нә Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Нәбат ис.Үсемлек, үлән. Бәс нәбат дигән сүз гарәпчә булып, гомумән җирдә һәрбер тамырдан үсеп чыккан нәрсәне һәммәсен шамилдер. (К. Нас.)

сущ. Растение, флора; растительность, трава.


Нәбатат Нәбат-ның к. Гыйлеме нәбатат дирләр, бер фәндер ки җир йөзендә үскән һәртөрле агачларны вә үләннәрне бәян кыйлучы бер гыйлемлектер. (К. Нас.)

мн. от нәбат.


Нәбати с. Үсемлек(кә караган), үсемлек(кә бәйләнешле).

прил. Травяной; растительный, ботанический.


Нәббаш ис. Кабер талаучы. Ул нәббаш әйтте: „Гомеремдә мең кабер таладым". (К. Нас.)

сущ. Разрывающий могилы для грабежа; грабитель.


Нәбза ис. 1) Тамырның бер тапкыр тибүе. 2) Тамыр тибү кадәр вакыт.

сущ. 1) Удар нульса. 2) Пульс (временпбе понятие).


Нәбзә ис. Бер бүлем, кисәк, парча. Хәлебездән бер нәбзе. (М. Гаф.)

сущ. Небольшое количсство, кусок, частичка.


Нәби ис. Пигамбәр. Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәверан. (Дәрд.)

сущ. Пророк.


Нәбиз ис. Хөрмәдән ясалган эчемлек; ширбәт. Мин сине нәбиз өчен сукмадым, исереклек өчен суктым, — диде. (К. Нас.)

сущ. Финиковое вино; напиток, шербет.


Нәбирә ф. ис. Онык.

п. сущ. Внук.


Нәбыз ис. Тамыр тибү.

сущ. Пульс, пульсация.


Нәбүвәт ис. Пи гамбәрлек. Нәбүвәт изгесе һәм исраилсән. (К. Гал.)

сущ. Пророческая миссия, посланничество.


Нәвадир ис. к. 1) Сирәк очрый торган нәрсәләр. 2) Мәзәкләр. Әсмагый әйтте: „Нәвадир, ягъни мәзах сөйләмәк зиһеннәрне шаяртыр, колакларны ачар. (К. Нас.)

сущ. мн. 1) Редкости; редкие вещи. 2) Анекдоты; смешные рассказы.


Нәвадират Нәвадир-ның к. Мәгълүм ула ки нәвадират хосусында галахидә бу бер рәүзадыр. (К. Нас.)

мн. от нәвадир.


Нәвал ис. 1) Өлеш. 2) Бүләк, бирелгән әйбер.

сущ. 1) Доля, часть. 2) Дар, подарок, даяние.


Нәвамис ис. Намус-ның к.

мн. от намус.


Нәвахи Нахия-ның к. Сөләйман Мусин нәвахисендә күп фәсарлар кылды. (К. Нас.)

мн. от нахия.


Нәваһи Нәһи-нең к. к.

мн. от нәһи.


Нәвем ис. Йокы.

сущ. Сон.


Нәгамь кис. Әйе, шулай, дөрес, Шаһзадәнең ля вә нәгамь димәгә мәҗале калмады. (К. Нас.)

Частица утверждения — да, да так; правильно.


Нәгяһан Ф. р. кара: нагяһан.

п. н. см. Нагяһан.


Нәгузе биллаһи гыйб. дини Аллага сыенабыз; алла сакласын. Нәгузе биллаһи мөртәт булып китеп. (3. Биг.)

фр. рел. Боже упаси! (мусудьманская формула).


Нәгъмә ис. Көй, җыр, моң. Сазының кыллары арасыннан янып, елап чыга торган нәгъмәләр... (Ш. Кам.)

сущ. Мелодия, напев.


Нәгъмә саз гф. ис. Көйләүче, җырлаучы.

ар. -п. сущ. Певец, поющий.


Нәгърә ис. Ачы, каты тавыш, акырыш-бакырыш; мөгрәү. Нәгърәләр берлән диюне уйгата. (Г. Тук.)

сущ. Шум, крики; рёв, мычание.


Нәгыз ф. с. Яхшы, гүзәл, әйбәт, шәп.

п. прил. Красивый, милый, приятный, изящный, чудесный.


Нәгыйм ис. Нигъмәт, муллык, киң тормыш.

сущ. Благоденствие; блаженство, изобилие.


Нәгыль ис. 1) Аяк киеме, башмак. 2) Ат дагасы.

сущ. 1) Башмаки, лёгкая обувь. 2) Подкова.


Нәгыш ис. 1) Эчендә үлек ята торган табут. 2) Күмәр өчен табутка салынган үлек, мәет. 3) Җеназа. Тик мин үлгәнмен карагыз типмәсеннәр нәгышемә. (Г. Тук.)

сущ. 1) Гроб с покойником. 2) Покойник. 3) Погребальные носилки; катафалк.


Нәдамәт ис. Үкенү, үкенеч. Гаҗизлектән сөкүт кылып, сәламәт булмакың, соңыннан нәдамәт китерүче сездән хәерледер. (К. Нас.)

сущ. Раскаяние.


Нәдбә ис. Яра эзе, яра билгесе.

сущ. Порез, шрам, рубец.


Нәдвә ис. Киңәшмә, җыелыш, съезд.

сущ. Совещание, собрание; съезд.


Нәдем ис. Үкенү.

сущ. Раскаяние.


Нәдим ис. 1) Бергә яшәүче иптәш, мәҗлестәш, зчкедәш. 2) Матур сүзләр, гүзәл хикәяләр сөйли ала торган кеше. 3) Бер зур кешегә матур хикәяләр сөйләп күңелен ачучы, кәефләндерүче кеше. Солтан Мөхәммәт үзенең нәдимнәреннән Әхмәт Мәүләвигә боерды. (К. Нас.)

сущ. 1) Приятель, собеседник, собутыльник. 2) Рассказчик смешных историй. 3) Приближённый.


Нәдрәт ис. Азлык, сирәклек. Һәрбер хатында һаман талак кылмакны дагый булган мәкрүһ халь табылыр, бәлки нәдрәт салих булганнары да бар. (К. Нас.)

сущ. Редкость, малость, небольшое количество.


Нәзаир ис. Нәзыйрә-нең к.

мн. от нәзыйрә.


Нәзаиф ис. Нәзыйф-ның к.

мн. нәзыйф.


Нәзакәт* ф. ис. 1) Нәзакәт, матурлык, әдәплелек, аһәң нәфислеге. 2) Мөгамәләдә әдәплелек, нечкәлек. Матур гөлләргә бул былбыл, нәзакәт багына сакчы. (Дәрд.)

п. сущ. 1) Изящестпо, тонкость, грация. 2) Деликатность; такт, вежливость.


Нәзар ис. 1) Карау, күз ату, күз салу, игътибар (итү). Габдел Гафурның, хәленә нәзар кылсак... (3. Биг.) 2) Уйлау, төшенү, фикер йөртү. 3) Караш, Уй.

сущ. 1) Внимание. 2) Рассуждение, соображение. 3) Взор, взгляд.


Нәзари с. 1) Теоретик. Музыка хакында гасырлардан бирле саклап килгән игътикадыннан да нэзари рәвештә хәбәре юк. (Г. Ибр.) 2) Күз белән күрү(гә бәйләнешле), оптик.

прил. 1) Умозрительный, теоретический. 2) Зрительный, оптический.


Нәзарият ис. 1) Теоретик мәгьлүмат, теория. 2) мат. Теорема.

сущ. 1) Теория, доктрина. 2). мат. Положение, теорема.


Нәзарән р. Караганда, карап, ... күрә.

н. Смотря, глядя.


Нәзарәт ис. 1) Карау, күзәтү, контроль. 2) Идарә итү, идарә (урыны).

сущ. 1) Наблюдение, контроль. 2) Управление, заведывание.


Нәзафәт ис. Арулык, пакьлек. Нәзафәткә ригаять юк имеш бездә, нә бөһтандыр. (Г. Тук.)

сущ. Чистота.


Нәзаһәт м. I. 1) Мораль пакьлек, гыйффәтлелек. 2) Намуслылык, арулык, начар нәрсәләрдән ераклык.

м. I. 1) Чистота (моральная). 2) Честность, неподкупнрсть, беспристрастность.


Нәзгъ м. I. 1) Тартып алу, кубару. 2) Җан бирү (газабы). Аз шат булып, аз көлгән кеше халәте нәзгъдә рәхәт табар. (К. Нас.)

м. I. 1) Отнятие, лишение, удаление, устранение. 2) Агония.


Нәзед ф. бәй. Ян(ында), каршы(нда), ал(дында). Ит бәне нәзедеңдә үлмәклә сәгадәт наили. (Г. Тук.)

п. пред. Близ, у, около, подле.


Нәзер* ис. Адарыну, дини караштан чыгып үз өстенә үзе алган зш, шартлы вәгъдә. Хәмидәнең дә 25 тиен нәзере бар икән. (3. һад.)

сущ. Обет, торжественное обещание.


Нәзеф м. I. Канау, кам агу.

м. I. Кровотечение; истекание.


Нәзир ис. Куркытучы, алда куркыныч барлыкны хәбәр итүче. Бу ике әфәнденең бәширлек вә нәзирлек итүгә хаклары барлыкка сүз алмыйм. (Ш. ж.)

сущ. Предвестник.


Нәзлә ис. Томау, суык .тию; катар.

сущ. Простуда, воспаление, катар.


Нәзыйр ис. Охшаш, тиндәш, иш, үрнәк. Назыйрсыз шагыйрь улдың, афәрин, Пушкин Александр! (Г.Тук.)

сущ. Подобие, копия, образец, пример.


Нәзыйрә ис. 1) Үрнәк, өлге. 2) Икенче бер шагыйрь шигыренә охшатып язылган шигырь, пародия.

сущ. 1) Образец, образчик; 2) Подражание (в стихах), пародия.


Нәзыйф с. Ару, пакь, пөхтә.

прил. Чистый.


Нәзым ис. Тезмә, иҗекләре үлчәнгән, рифмалаштырылган сүзләр, шигырь.

сущ. 1) Стихотворение. 2) Стихи, поэзия.


Нәзымән р. Тезмә буларак, тезмәчә.

н. В рифмованном виде.


Нәй ф. ис. 1) Камыш. 2) Курай, камыш курай (уен коралы).

п. суш. 1) Камыш, тростник. 2) Камышёвая дудка, свирель.


Нәйзә ф. ис. Сөнге, штык.

п. суш. Копьё, пика, дротик, штык.


Нәййир с. Нурлы.

прил. Светлый.


Нәййирәен ис. Ике яктырткыч, ике нурлы (ай, кояш).

сущ. Два светила (имеется в виду солңце и луна).


Нәйран ис. Утлар; җәһәннәм уты. Ризык чон янмасын кальбеңдә нәйран. (Г. Тук.)

сущ. Огонь, адский огонь.


Нәйшәкәр ф. ис. Шикәр камышы.

п. сущ. Сахарный тростник.


Нәкавәт м. I. Пакьлек, чисталык, арулык, сафлык.

м. I. Чистота, чистоплотность.


Нәкаиз Нәкыз-ның к.

мн. от нәкыз.


Нәкар ф. ис. Әрләш, кычкырыш, дошманлык. Идеп нәкарлек аны тәрваҗ иттем. (Ут. Им.)

п. сущ. Ссора, вражда.


Нәкарә ис. Уен коралы исеме. Зарбе нәкар, быргу үкеш чалыныр имди. (К. Гал.)

сущ. Литавры.


Нәкаһәт ис. 1) Авыру сәбәпле хәлсезлек. 2) Хәлсезлектән терелә башлау.

сущ. 1) Недомогание. 2) Выздоравливание.


Нәкъкад сф. 1) Тәнкыйтьче. 2) Саф акчаны ялган акчадан аера белүче.

пр. д. 1) Критик. 2) Человек, умеющий отличать фальшивые деньги.


Нәкъмаль сф. 1) Күчерүче. 2) Ишеткәнне сөйләүче.

пр. д. 1) Переносящий, перевозящий. 2) Переводящий, передающий.


Нәкъкаш сф. Төрле сурәтләр, бизәкләр төшерүче, бизәкче, буяучы. Мең вә миллион афәрин бу сурәтең нәкъкашенә. (Г. Тук.)

пр. д. Гравер, художник; резчик, красильщик, маляр.


Нәкъли с. 1) Кешедән ишетеп күчереп сөйләнгән. 2) Күчерелмә.

прил. 1) Традиционный, основанный на преданиях. 2) Переписанный, скопированный.


Нәкълия с. 1) Күчүгә бәйле, күчә торган. 2) Транспорт. Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе. (Г. Тук.)

прил. 1) Передвижной, подвижный. 2) Транспорт.


Нәкълият ис. к. 1) Транспорт белән күчерү, әйберләрне күчерү эшләре. 2) Күчерелмә хәбәрләр, традицияләр.

сущ. мн. 1) Транспорт, перевозки, транспортирование. 2) Традиции, предания.


Нәкълән р. Кешеләрдән ишетеп, риваятьләр буенча.

н. По преданию, по рассказам.


Нәкыд ис. 1) Кулда булган алтын яки көмеш акча, акча байлыгы. 2) Нәкъ. Нәкыд бүлмәнең уртасында тәхет өстендә бер мәхбүбә ятыр. (К. Нас.)

сущ. 1) Наличные деньги; звонкая монета. 2) Точно, как раз.


Нәкыдән р. Акчалата, акчасын хәзер биреп.

н. Наличными.


Нәкыз м. I. Бозу, бетерү, вату.

м. I. Уничтожение; нарушение; расторжение, разрыв.


Нәкый с. Пакь, ару, катнашмасыз.

прил. Чистый, без примеси.


Нәкыйб ис. Сайланган, башкалар тарафыннан хөрмәт ителгән кеше, башлык.

сущ. Старшина, глава, председатель, предводитель.


Нәкыйз с. Каршы, каршылыклы. Русларның славян булучылыгы „рус" дип аталуга нәкыйз булмаган кебек, безнең да төрек (төрки) булып татар исмләнүебезгә каршы түгел. (Г. Ибр.)

прил. Противоречивый, противоположный.


Нәкыйп ис. Нәкый-нең мнс.

сущ. жен. от нәкый.


Нәкыль м. I. 1) Күчерү, урынын алмаштыру, әйбер күчерү. 2) Сөйләү, телдән телгә сөйләү. Ростов әхвәлене нәкыль кылгач. (3. Биг.) 3) Тәрҗемә. 4) Алынма.

м. I. 1) Перенос, перевозка, перевоз, перемещение. 2) Передача. 3) Перевод (с языка). 4) Заимствование.


Нәкыльбәид гф. ст. Хикәяләр җыючы.Ростов әхвәлене нәкыль кылгач. (3. Биг.) 3) Тәрҗемә. 4) Алынма.

ар.-п. сс Собиратель рассказов.


Нәкыс ис. 1) Кимлек, җитешмәүчелек. 2) Кимчелек, җитешсезлек.

сущ. 1) Недостача, нехватка. 2). Недостаток, дефект.


Нәкышь ис. Бизәк, рәсем, сурәт. Алтын белән нәкышьләнгән диванда ятыр. (К. Нас.)

сущ. Рисунок; украшение, резная надпись, резьба.


Нәкышьбәнд гф. ис. Рәсем ясаучы, бизәк төшерүче, рәссам.

ар. -п. сущ. Художник, живописец.


Нәкышьбәнди гф. 1) Рәсем ясаучылык, бизәк төшерүчелек. 2) Бәһаэддин Нәкышьбәнд юлын (дини юл) тотучылар.

ар. -п. 1) Живопись, художество, 2) Последователи секты Накшбанда.


Нәкәс* ф. с. 1) Яраксыз, 2) Тупас, Я) Ялкау, иренчәк, нәкәс.

п. прил. 1) Негодный. 2) Грубый. 3) Ленивый.


Нәм ф. ис. 1) Дым, юешлек. 2) Кырау; чык.

п. сущ. 1) Влага, сырость. 2) Роса, иней.


Нәма кара: нөма.

см. Нөма.


Нәмаеш кара: нөмаеш.

см. Нөмаеш.


Нәмаэ ис. Арту, күбәю, үрчү, үсү. Малга нәмаэ хасил булган өчен, ягъни малга зиядәлек вә артучылык хасил булып... (К. Нас.)

сущ. Вырастание, произрастание; рост, развитие.


Нәмел ис. Кырмыска.

сущ. Муравей.


Нәмимә ис. Әләк; яла; сүз йөртүчелек. Берәү килеп ялганласа яки нәмимә китерсә, аны кабул итү акыл дәрәҗәсен күрсәтеп торадыр. (К. Нас.)

сущ. Донос, сплетня, клевета.


Нәмм ис. Сүз йөртү.

сущ. Сплегничание.


Нәммам ис. Әләкче, яла ягучы; сүз йвртүче, икейөзле, монафикъ. Нәммамчылык артынан йөргән кешедән дуслары вә карендәшләре начар. (К. Нас.)

сущ. Доносчик, сплетник, клеветник, лицемер.


Нәмнакь ф. с. Юеш, дымлы. Күңел пөргамьдер, әмма дидә нәмнакь (Сайяди).

д. прил. Мокрый, влажный, сырой.


Нәмруд Борынгы Бабил хөкемдарларыннан берсенең исеме.

Имя собственное одного из вавилонских царей.


Нәмунә ф. ис. Үрнәк, өлге.

п. сущ. Образец, образчик.


Нәмәк ф. ис. Тоз.

п. сущ. Соль.


Нәмунә ф. ис. Үрнәк, өлге.

п. сущ. Образец, образчик.


Нәрд ф. ис. Бер төр отыш уены (харита дип тә атала). Бер кемсәнә нәрд, ягъни харита уйнаса, гүяки ул кеше кулын дуңгыз нанына батырды. (К. Нас.)

п. сущ. Нарды (игра), синоним харита.


Нәрдбан ф. ис. Баскыч.

п. сущ. Приставная лестница.


Нәрем ф. с. Кадерле, купшы, нәфис.

п. прил. 1) Мягкий, нежный, изысканный. 2) Мягко, нежно.


Нәрех ф. ис. 1) Бәя, бәһа. 2) Такса. Халыкка зарар булмаса, ризыкка нәрех бәһа тәгайин иттерегез диделәр. (К. Нас.)

п. сущ. 1) Цена, курс (ценных бумаг). 2) Такса.


Нәргис ф. ис. 1) Нәргис (сары төстәге матур бер чәчәк). 2) күч. Гүзәл кызның күзләре.

п. сущ. 1) Нарцисс. 2) перен. Глаза красавицы.


Нәрҗис кара: нәргис. Китап бер бакчадыр, язулары нәрҗисләредер, ягъни гөлләрдер. (К. Нас.)

см. Нәргис.


Нәсаих ис. Нәсыйхәт-нең к.

мн. от нәсыйхәт.


Нәсара Нәсрани-нең к.

мн. от нәсрани.


Нәсегъ ис. Үсемлек суы, сыгынты. Нәсегъ агачларның яфракларында хәзерләнә. (Г. Рәф.)

мн. Сок растений.


Нәсел* ис. Токым, бер ата-бабадан таралган токым.

сущ. Потомство.


Нәсер* ис. 1) Чәчү, тарату. 2) Чәчмә әсәр, проза.

сущ. 1) Рассыпание, рассеивание, 2) Проза.


Нәсрән р. Чәчмә рәвешендә, проза рәвешендә. Ушбуны яздырды нәсрән вөҗданымның көчләве. (Р. Тук.)

н. Прозой.


Нәсех ис. 1) Алмаштыру, үзгәртү, бозу, бетерү, юкка чыгару. 2) Гарәп хәрефләре белән бер төр язу — каллиграфия исеме.

сущ. 1) Отмена, аннулирование, уничтожение. 2) Почерк „насх".


Нәсеҗ ис. 1) Туку, сугу. 2) Тукыма.

сущ. 1) Ткание 2)Ткань.


Нәсим ис. Җиңелчә йомшак жил. Сәламем гөлгә илт, әй таң нәсиме. (Хорәз.)

сущ. Легкий ветерок.


Нәсия ис. Бурыч, көтәчәк.

сущ. Долг; кредит.


Нәсиян ис. Онытучанлык.

сущ. Забывчивость.


Нәсиҗә ис. Тукыма; тукылган, сугылган нәрсә.

сущ. Ткань.


Нәсрани ис. Гайса диненә иярүче, христиан.

сущ. Христиания.


Нәсраниять ис. Христианлык.

сущ. Христианство.


Нәсс ис. 1) Текст; төгәл мәгънә. 2) Коръән яки хәдистә ачык әйтелгән төп күрсәтмә. Нәсс килмәстән борын хәмер әчүне ташлаган Габдулла... (К. Нас.)

сущ. 1) Текст, изложение. 2) Точный смысл; ясное указание (Корана).


Нәссаҗ ис. Тукучы.

сущ. Ткач.


Нәсух с. 1. Эчкерсез, турылыклы, керсез күңелле. 2. Чын-чынлап, чын күңелдән, турылыклы рәвештә, керсез күңел белән. Хәзрәт тәүбәи нәсух кылып яңадан якын бармаска тиешлеген бәян итте. (Г. Ибр.)

прил. 1. Искренний, сердечный. 2. Искренне, чистосердечно.


Нәсыб м. I. 1) Хезмәткә билгеләнү. Ибне Синаның атасы Бәлехтән Бохарага күчкәч, шәһәр якынындагы Хәремсин карьясенә мәэмүр нәсыб иделде. (Ш. ж.) 2) Кадап кую. 3) грам. Өст (хәрефнең „ә" сузыгы белән укылышы).

м. I. 1) Быть назначенным (на должность, пост). 2) Установка, водружение. 3) грам. Диакритический знак для звука „ә".


Нәсыйб* ис. 1) Өлеш, пай. 2) Насыйп, язмыш. Монда ауналган исемнәр үз нәсыйбын алдылар. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Часть, доля, пай. 2) Удел, судьба, доля.


Нәсыйр ис. Ярдәмче, ярдәм итүче.

сущ. Помощник.


Нәсыйхәт* ис. Үгет, яхшылыкка өндәү, вәгазьләү. Бу нәсыйхәтләремне бәс ишетеп һич кеше үкенмәс. (Г. Канд.)

сущ. Совет, наставление.


Нәсыйхәтгир гф. ис. Үгет бирүче.

ар. -п. сущ. Советник, наставник.


Нәсыр ис. 1) Ярдәм. 2) Җиңү, өстенлек.

сущ. 1) Помощь. 2) Победа.


Нәсәб ис. Нәсел-ыру, ата-бабалар, чыгыш. Тәфкилев безнең тарихта чирканыч, мәлгун нәсәб. (Ш. Баб.)

сущ. Родство, свойство.


Нәсәби с. Нәселгә, ыруга караган.

прил. Близкий, родственный.


Нәсәбән р. Нәселе буенча, нәсел ягыннан.

н. По родству.


Нәтаиҗ ис. Нәтиҗә-нең к.

сущ. мн. от нәтиҗә.


Нәтиҗә* ис. Йомгак, сөземтә (эш нәтиҗәсе).

сущ. Итог, результат, вывод.


Нәү иҗад гф. ис. Оригинал хезмәт, әсәр.

ар.-п. сущ. Оригинальный труд, произведение.


Нәүрүз ф. ис. Иранлыларның иске календаре буенча ел башы көне, яңа ел бәйрәме (төн белән көннең язгы тигезлек көне 21 март көненә туры килә). Нәуширван патша нәүруз көнендә үзләренең гадәтләренчә зыяфәт ясады. (К. Нас.)

п. сущ. Ноуруз, первый день иранского нового года (21 марта). Новогодний праздник. Новогодняя песня.


Нәүруз бәйрәме - яңа ел бәйрәме.

Новогодний праздник.


Нәүруз бәете — яңа ел бәете.

Новогодняя песня.


Нәфад ис. Бетү, бетерү, тәмам итү. Мәкъсудны бу урында кыйлдык нәфад. (Ак.)

сущ. Исчерпание, истощение; завершение, окончание.


Нәфаис ис. к. Матур, гүзәл әйберләр; кыйммәтле әйберләр.

сущ. мн. Драгоценности; ценные вещи.


Нәфасәт ис. 1) Кыйммәтле нәрсә. 2) Гүзәллек, нечкәлек. Фатыймалар, Фатихалар, Фәүзияләр авызына сандугачлар сал, ходаем, керт нәфасәт хаузына. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Ценность. 2) Изящество, деликатность, тонкость.


Нәфегъ ис. 1) Файда. 2) Яхшылык, мал.

сущ. 1) Польза, выгода. 2) Благо, добро.


Нәфел ис. 1) Бүләк. 2) Яхшы эшләр.

сущ. 1) Дар. 2) Благие дела.


Нәфес* ис. 1) Рух, җан. 2) Кеше, гәүдә, зат; 3) Үз(е, м, ң). 4) Эчке тойгы; күңел. Ләкин нәфес моның белән генә канәгать кылмас. (3. һад.) 5) Бозык уй. 6) Горурлык.

сущ. 1) Душа, 2) Человек, тело, лицо. 3) Сам. 4) Внутреннее чувство. 5) Злонамеренность. 6) Гордость.


Нәфеспәрәст гф. ис. Эгоизм, үзен-үзе сөючелек.

ар. -п. сущ. Эгоизм, себялюбие.


Нәфес-шәйтан гыйб. Азу-тузу, бозыклыкка өндәүче эчке тойгы. Нәфес-шәйтан кергәч, инсан дөньясы азды-тузды, чыкты чиктән һәммәсе. (Ш. Баб.)

фр. Внутреннее чувство, побуждающее к распутству.


Нәфех м. I. Өрү, сулыш чыгару.

м. I. Дуновение, выдох.


Нәфи ис. 1) Кире кагылган. 2) Читкә куылган, сөрелгән. 3) грам. Юклык (төре).

сущ. 1) Отрицаемый. 2) Сосланный, высланный. 3) грам. Отрицание.


Нәфи хәшер гыйб. дини Мәхшәр көнен (үлекләрнең терелеп тупланулары көнен) юкка чыгару. Бу игътакад нәфи хәтерне мөстәлзим була диде. (Г. Ибр.)

фр. рел. Отрицание воскресения из мёртвых.


Нәфир ис. Җыелган кешеләр, сугышка кергән бер төркем, гаскәр.

сущ. Группа, ополчение, войско.


Нәфис* с. 1) Матур, гүзәл, нечкә, нәфис. 2) Сирәк очрый торган. Бик нәфис алтын, вә җәүһәрләр белән мөзәаян китаплары бар иде. (К. Нас.)

прил. 1) Изящный, красивый; прелестный, нежный. 2) Редкостный.


Нәфисә ис. 1) Матур, гүзәл нәрсә. 2) Гүзәл хатын.

сущ. 1) Драгоценная вещь. изящная вещь. 2) Красавица.


Нәфрин ф. ис. 1) Ләгънәт, бәддога. 2) Күрәлмау, яратмау.

п. сущ. 1) Проклятие. 2) Ненависть.


Нәфрәт* ис. Җирәнү, күрәлмау. Дөньяның бу чиктән узган дәһшәте, билгеле, иблискә бойкот-нәфрәте. (Ш. Баб.)

сущ. Отвращение, ненависть, негодование.


Нәфсани с. Хайвани, хайвани табигатькә караган, бозык эчке тойгыга бәйләнешле.

прил. 1) Относящийся к низменным желаниям. 2) Скотский.


Нәфсаниять ис. 1) Дошманлык, ачу, кинә. 2) Үзен артык күрү — эгоизм. 3) Түбән хисләргә бирелү.

сущ. 1) Ненависть, вражда. 2) Себялюбие, эгоизм. 3) Подчинение низменным страстям.


Нәфсе зати гыйб. Чыгышы, ясалышы, үзлеге, бөтен торышы.

фр. Происхождение, сущность.


Нәфсе әммарә гыйб. Яманлыкка (бозыклыкка) тартучы эчке тойгы, тыйнаксызлык; көчле җенси теләк.

фр. Похоть, вожделение, распущенность.


Нәфселәмер гыйб. Төп, асыл, нигез. Бу кувәт синдә нәфселәмердә булган, ләкин начар тәрбия аркасында ул яшерелгән шикелле була. (Ш. ж.)

фр. Сущность, основа.


Нәфсе ләүвамә гыйб. Вөҗдан газабы.

фр. Угрызение совести.


Нәфсе мотмәиннә гыйб. Тискәре кичерешләрдән соң тынычлану тойгысы. Кайт и нәфсе мотмәиннәм, бар, юнәл, кит тәңреңә! (Г. Тук.)

фр. Успокоение, духовное удовлетворение.


Нәфсе натыйка гыйб. Сөйләү (аңлау, төшенү) көченә ия булган зат.

фр. Говорящий, рассуждающий, разумный.


Нәфәка ис. 1) Ятимнәргә (аерылган хатыннарга) бирелгән акча, алимент. 2) Яшәү өчен кирәк булган мал (азык). Ул кеше әйтте: "Хәҗгә барырга нәфәкам юк минем", — диде. (К. Нас.)

сущ. 1) Деньги на содержание сирот, разведённых жён, алименты. 2) Средства на пропитание.


Нәфәр ис. 1) Ялгыз , кеше. Биш нәфәр мөфәттиш сайланыр иде. (X. Чис.) 2) Гади солдат, рядовой.

сущ. 1) Один человек. 2) Солдат, рядовой.


Нәфәс ис. 1) Сулу алу, тын алу, сулыш. Валлаһи менә, ялап бетерә. Кеше нәфәсе авыр бит ул! (Г. Газиз). 2) Укып өшкерү. 3) Бер сулау озынлыгындагы вакыт.

сущ. 1) Дыхание, вздох. 2) Ворожба. 3) Мгновение, миг.


Нәхафәт ис. Арыклык, ябыклык, зәгыйфьлек.

сущ. Худоба, худощавость; тщедушность, истощённость.


Нәхел I ис. Бал корты.

сущ. Пчела.


Нәхел II ис. 1) Хөрмә агачы. 2) Яшь килен төшәчәк бүлмәне бизәр өчен, балавыздан ясалып, төрле кыйммәтле ташлар, җимеш рәсемнәре белән бизәлгән агач.

сущ. 1) Пальма, финиковая пальма. 2) Декоративное деревцо (вроде новогодней ёлки), устанавливаемое в комнате, предназначенной для невесты.


Нәхер м. I. Кисү, сую, бугазлау.

м. I. Заклание, закалывание.


Нәхес м. I. Бәхетсезлек, шомлылык, начарлык, уңышсызлык.

м. I. Злополучие, несчатье, неудача.


Нәхиф с. Ябык, арык. Гаҗәп син бик нәхиф күренәсен диделәр. (К. Нас.)

прил. Худой, тощий, измождённый.


Нәхле сәүда гыйб. Гыйшык агачы. Бетеп җир-җир (бөтен җирдә тишелеп чыгып) буй атсын нәхле сәүда. (Дәрд.)

фр. Древо любви.


Нәххас ф. ис. Кол белән сату итүче. Бер көн беркем ирсә нәххаска керде кол алмак өчен . (Мәхмүд бине Гали).

п. сущ. Торговец рабами.


Нәхәви с. 1) Нәхү(гә караган), грамматик. 2) Нәхү белгече.

прил. 1) Грамматический,синтаксический. 2) Грамматик.


Нәхәвиин, нәхәвион с. Нәхәви-нең к. Нәхәвииннән бер адәм хәстә булып... (К. Нас.)

сущ. мн. от нәхәви.


Нәхү ис. Синтаксис.

сущ. Синтаксис.


Нәүниһал ф. ис. Яшь ботак, яшь үсенте. Бере бер гөл булды, бере нәүниһали (Сайяди).

п. сущ. Молодой побег.


Нәшан ф. кара: нишан.

п. см. Нишан.


Нәшат ис. Шатлык, сөенеч, кәефлелек, гайрәт, активлык, җанлылык. Ләкин халыкта кичәге нәшат, кичәге җан калмаган иде. (Г. Ибр.)

сущ. Бодрость, весёлость, оживление, активность, усердие, энергия.


Нәшер м. I. 1) Кеше арасына тарату, белдерү, чәчү, җәю. 2) Матбугатта бастырып тарату. Мәдрәсәләрнең бәднамыны нәшер идәләр. (3. Биг.)

м. I. 1) Распространение. 5) Опубликование, печатание, издание.


Нәшрият* ис. 1) Бастырып таратучы идарә. 2) Таратылган китаплар, журналлар.

сущ. 1) Издательство. 2) Издания.


Нәшьә ис. 1) Барлыкка килү, туу. 2) Кәеф-хәтер хушлыгы... Чәйне күбрәк сал, нәшьәле булсын диде. (Ф. Әмир.)

сущ. 1) Возникновение, появление. 2) Опьянение, пьяная весёлость.


Нәшьәт кара: нәшъә 1. Дустының нигъмәтенә хәсәд кылмак, дуслык вә мәхәббәтенең авыруыннан нәшьәт итәр... (К. Нас.)

см. Нәшьә 1.


Нәшү ис. 1) Тишелү, үсеп чыгу, борынлау, шыту, барлыкка килү. 2) Яшь буын.

сущ. 1) Рост, возникновение, развитие. 2) Подрастающее поколение.


Нәү ф. с. Яңа, яшь.

п. прил. Новый, молодой, юный, свежий.


Нәүбәт* ис. Чират. Уртага иблис чыга нәүбәт алып. (Ш. Баб.)

сущ. Очередь, ряд.


Нәүбәһар ф. ис. Яз башы, иртә яз.

п. сущ. Весна, ранняя весна.


Нәүваб ис. Наиб-ның к. Һәр вилаяттә нәүваб шәргънең тәхет риясәтендә иганә комиссиясе тәшкил иделәчәк. (Ш. ж.)

сущ. мн. от наиб.


Нәүгъ ис. Төр, сорт, җенес.

сущ. Вид, разновидность, род, сорт, категория.


Нәүм кара: нәвем.

см. Нәвем.


Нәүмид, нәүмиз* ф. с. Өметсез, бернәрсә дә өмет итми торган, өлешсез. Ля тәйәсү әмерене тот, оныт нәүмизлекне, оныт! (Г. Тук.)

п. прил. Безнадёжный, обескураженный; прищедший в отчаяние, обездоленный.


Нәүхә ис. Кычкырып елау (үлгән кеше.артьшнан). Бер хатын җеназа артыннан нәүхә кылып, елап барыр. (К. Нас.)

сущ. Вопль, вскрик, плач.


Нәүҗәван ф. гыйб. Яшь кеше, таза егет. Фәйрүз шаһ ул вакытта егерме өч яшендә нәүҗәван бер зат иде. (К. Нас.)

п. фр. Юноша, юнец.


Нәҗабәт ис. Кадерлелек, хөрмәтлелек, ак сөяклек.

сущ. Знатность, благородность, чистопородность.


Нәҗаиб ис. Нәҗиб-нең к.

сущ. мн. от нәҗиб.


Нәҗасәт ис. Пычраклык, пычрак (әшәке) әйбер. Фәкать акча җыю белән ләззәтләнмәк нәҗасәт вә үләксә белән ләззәтләнүче эт кебектер. (К. Нас.)

сущ. Осквернённость, загрязнённость.


Нәҗат ис. Котылу, исән калу, авырлыктан чыгу. Юк нәҗат фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә... тапты нәҗат бер мөнҗидән. (Г. Тук.)

сущ. Спасение, избавление.


Нәҗах ис. Өстен килү, җиңеп чыгу, теләккә ирешү; уңыш. Тәрбия буйлә улдыгы вакыт кына әсаслы улыр, һәм дә нәҗах табар. (Ш. ж.)

сущ. Успех, удача, победа.


Нәҗаши ис. Элек заманда хәбәш (Эфиопия) патшаларының кушаматы.

сущ. Негус (титул абиссинских царей).


Нәҗем ис. Йолдыз.

сущ. Звёзды (соб.)


Нәҗес* с. Әшәке, арусыз, пычрак. Пакьлеге вә нәҗеслеге беленмәгәнлек сәбәпле. (3. һад.)

прил. Нечистый, поганый, грязный.


Нәҗиб с. Тәрбияле нәселдән булган кеше, аксөяк.

прил. Благородный, родовитый.


Нәҗибә Нәҗиб-нең мнс. Гадәтләре аз булган гарәб милләте нәҗибәсе галәмнең ярымына хуҗалык итмеш. (Г. Ибр.)

жен. от нәҗиб.


Нәҗҗар ис. Балта остасы, столяр. Бәс Зөләйха шул дәм кирү дүнде. Нәҗҗарлардан бер сандык хәзерләтте. (К. Гал.)

сущ. Столяр, плотник.


Нәһани ф. с. Яшерен, астыртын. Кәлә йөрер якында бер еланй, чагарга сахибени ул нәһани. (һ. Сал.)

п. прил. Тайный, скрытый, затаённый.


Нәһар ис. Көн, көндез. Качан китәр кичең, килер нәһарың. (Г. Тук.)

сущ. День, светлая часть суток.


Нәһари с. Көндез була торган, көндезге, көндез(гә караган).

прил. Дневной.


Нәһарән р. Көндез, көндезен.

н. Днём, в светлое время суток.


Нәһеб м. I. Баскынлык итү, талау; талап алган мал.

м. I. Грабёж, ограбление; награбленное.


Нәһер ис. Елга. Идел нәһереннән озак дәгел бер татар авылы бардыр. (М. Ак.)

сущ. Река.


Нәһеҗ ис. 1) Юл, олы юл, 2) Тәртип, рәвеш, ысул.

сущ. 1) Проездная, широкая дорога, путь. 2) Образ, способ.


Нәһи ис. Тыю, эшне эшләмәскә. кушу. Мөнкәр эшләрдән нoһи кылыр,— диде. (К. Нас.)

сущ. Запрещение делатъ что-либо.


Нәһи хазир гыйб. грам. Юклык төр боерык фигыль.

фр. грам. Название глагола в повелительно-запретительной форме.


Нәһрән р. Елга буйлап, су юлы белән.

н. По реке, по водному пути.


Нәң ф. ис. 1) Оят, хурлык. 2) Оялчанлык. Кани нәң, кани намус, кани гарь (Сайяди).

п. сущ. Позор, стыд, срам.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Нa Ни Но Ну =>Нә<= Нө О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ