Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Лa Ли Ло Ля Лә Лө Лү М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ли бәйл. Сүз башына кушылып языла торган һәм "өчен", "күрә" мәгънәләрендә кулланыла торган бәйлек. Лиәб - ата өчен.

Предлог "для", употребляется также для выражения принадлежности.


Либас ис. Кием. Йөзләп җарияләр ки, мөзәйян либаслар белән утырмышлар. (К. Нас.)

сущ. Одежда.


Лива ис. Байрак, флаг, әләм. Тотып милләт лавасын юлга чыктык... (Г. Тук.)

сущ. Знамя, флаг, стяг.


Ливәҗһе иллаһ ст. дини Алла ризалыгы өчен. ... ливәҗһе иллаһ азад бул, — диде. (К. Нас.)

сс. рел. Перед лицом аллаха.


Лиган м. III. Бер-береңә ләгънәт әйтешү.

м. III. Проклинание друг друга.


Лизалик ст. Шуның өчен, туңа күрә.

сс. Поэтому, потому, для этого.


Ликаэ ис. 1) Юлыгу, очрашу; кавышу. 2) Йөз, чырай.

сущ. 1) Встреча, свидание. 2) Лицо, выражение лица.


Лиллаһ ст. дини Алла өчен.

сс. рел. Ради бога, ради аллаха.


Лима ля яҗуз гыйб. Ник дөрес булмасын? ник мөмкин булмасын? Ул: „Кыйраәт" китабында кылт итеп искә төшү җаиз булгач, шап итеп искә төшү лима ля яҗуз? — дигәндер шул. (Г. Тук.)

фр. Почему нельзя? Почему не разрешается?


Лиман ис. 1) Диңгез култыгы. 2) Гавань, порт.

сущ. 1) Лиман, залив. 2) Гавань, порт.


Лисан ис. 1) линг. Тел. 2) физ. Тел. Лисаның зикере тәсбих чөн, сәна чөн. (Г. Тук.)

сущ. 1) линг. Язык, 2) физ. Язык.


Лисане халь ст. 1) Берәүнең яки әйбернең торышыннан аңлашылып торган нәрсә. 2) Басма орган.

сс. 1) Язык обстоятельств. 2) Печатный орган.


Лисане хәнҗәр ст. Хәнҗәр телле, ачы теллелек, ачы тел. Чәнчә дә ул күңелеңә явыз лисане хәнҗәрен. (Г. Тук.)

сс. букв. Язык как бритва, „кинжальный язык"; злоязычие.


Лисанән р. Телдән.

н. Словесно, устно; на словах.


Лисас ис. Лиссә-нең к.

сущ. мн. от лиссә.


Лиссә ис. Теш урты, теш казнасы.

сущ. Десна.


Лифафә ис. 1) Төргәк, 2) Урый торган, төрә торган чүпрәк.

сущ. 1) Свиток, свёрток. 2) Обёртка.


Лихаф ис. Юрган.

сущ. Одеяло.


Лихья ис. Сакал. Аһ, кем! Абаэмез һәп лихьялы сыйбъян имеш. (Г. Тук.)

сущ. Борода.


Лиякать ис. 1) Лаек булучылык, кулыннан эш килүчелек, булдыклылык. 2) Ярарлык.

сущ. 1) Соответствие; достойнство. 2) Пригодность.


Лиәб ст. 1) Ата өчен. 2) Ата ягыннан. Ул кеше минем лиәб карендәшемдер. (К. Нас.)

сс. 1) За (для) отца. 2) Со стороны отца.


Лиәҗел ст. Өчен, максат белән.

сс. За, для, ради.


Лиәҗли тәхсыйл ст. Уку максаты белән; уку өчен.

сс. С целью получения знаний, для учёбы.


Лиөм ст. 1) Ана өчен. 2) Ана ягыннан.

1) Для матери. 2) Со стороны матери.


Лиҗам ис. Йөгән, нукта.

сущ. Узда, уздечка.


Лиһазә ст. Болай булганга, моның өчен.

сс. Поэтому, на этом основании.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Лa =>Ли<= Ло Ля Лә Лө Лү М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ