Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Хa Хе Хи Хо Хр Ху Хы Хә Хө Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Хөб ис. Сөю, ярату; мәхәббәт, гыйшык.

сущ. Любовь; влечение, привязанность.


Хөббе дөнья, хөббеддөнья гыйб. Дөньяны сөю, дөньяны ярату. Хөббе дөнья илә кальбем мәел итмеш би, гөман. (Һ. Сал.)

фр. Любовь к жизни, любовь к этому свету, миру.


Хөббелһиррәти минәлиман гыйб. Мәчене сөю иманнан. Хөббелһиррәти минәлиман дип әкрен генә ишеткәнен көйли (Г. Газиз).

фр. букв. Любовь к кошке нсходиг от веры.


Хөббелмал гыйб. Мал ярату, байлык сөю.

фр. Любовь к деньгам, богатству.


Хөббеннәфес гыйб. Үз-үзен ярату, мин-минлек. Яшь байларның хөббеннәфесенә беркадәр тия торган булса... (Ш. Кам.)

фр. Себялюбие, эгоизм.


Хөббе риясәт ст. Баш булуны сөю.... бу күңелемә хөббе риясәт кебек тоеладыр диде. (К. Нас.)

сс. Власюлюбие.


Хөбез ис. Икмәк, ипи.

сущ. Хлеб.


Хөбес ис. Пычраклык, шакшылык; бозыклык.

сущ. Порочность, низость; развращённость, разврат.


Хөбуб ис. 1) Хәбнең к. 2) Җиләкләр.

сущ. 1) мн. от хәб. 2) Ягоды.


Хвбубат кара: хөбуб.

см. Хөбуб.


Хөбәса Хөбес-нең к.

мн. от хөбес.


Хөддаг ис. Хәйләкәр, алдакчы, ялганчы.

сущ. 1. Обманывающий; обманчивый. 2. Обманщик.


Хөдүд Хәд I-нең к.

мн. от хәд I.


Хөдүс м. I. Барлыкка килү. Өмүре гарибә хөдүсендә әйтелер. (К. Нас.)

м. I. Происхождение, возникновение.


Хөзен (хәзен) ис. Көенеч, кайгы, хәсрәт.

сущ. Скорбь, печаль, горе.


Хөкем* ис. 1) Эш йөртү, уй йөртү. 2) Суд карары; карар. Бер хөкем яки бер эш вакыйгъ улып... (К. Нас.) 3) Режим, дәүләт төзелеше.

сущ. 1) Суждение, понятие, определение. 2).Постановление, решение; пригөвор, веление. 3) Режим, строй.


Хөкемдар гф. ис. Хөкем сөрүче; патша, ил башлыгы.

ар.-п. сущ. Повелитель; правитель, государь.


Хөкеме самәдст. 1) дини Һичбер нәрсәгә мохтаҗ булмаган зат хөкеме (Алла хөкеме). 2) Үзгәрмәс (мәңгелек) хөкем. Илтимас итмеш шбәд кем чөн будыр хөкме самәд. (Дәрд.)

сс. 1) рел. Суд вечного (Аллаха). 2) Вечный, неизменный приговор.


Хөкемфәрма гф. ис. Хөкем йөртүче, власть башында торучы, өстенлек игүче. Бохарилар бохары (бохаралыларның буы-пары) бонда уясынмы хөкемфәрма? (Г. Тук.)

ар.-п. сущ. Господствующий, властвующий.


Хөкемнамә гф. ис. Хөкем язылган кәгазь, суд карары язылган дәфтәр.

ар.-п. сущ. Книга приговоров.


Хөккям Хаким-ның к.

мн. от хаким.


Хөкмеран (хөкемран) кара: хөкемдар.

см. Хөкемдар.


Хөкмән р. Хөкем карары, нәтиҗәсе буенча.

н. Согласно приговору.


Хөкъка ис. Котый, котыйчык, тартма.

сущ. Коробка, ящичек, шкатулка.


Хөкәмаэ Хәким-нең к. Сөлләм хан бераз дәһриләнә, мөтәкаддиминнән хөкәнаэ фикерен алда тота. (Г. Ибр.)

мн. от хәким.


Хөкүмәт* ис. 1) Идарә итү; власть. 2) Хөкүмәт, дәүләтне идарә итү органы.

сущ. 1) Правление; власть. 2) Правительство, кабинет министров.


Хөласа ис. 1) Нәтиҗә, йомгак. 2) Сөйләнгәнне җыеп кына әйткәндә („озын сүзнең кыскасы"). Ибне Сина көтепханәсене тасвирдан соң: „Хөласа, бонда һәр фән өчен аерым бер хөҗрә тшхсис иделмештер", — ди. (Ш. ж.) 3) һәр әйбернең иң чын, иң яхшы җире.

сущ. 1) Результат. 2) Краткое содержание, изложение, резюме. 3) Все отборные, самое лучшее.


Хөласаи кәлям ст. Сүзнең кыскасы, сөйләнгәннең нәтиҗәсе; кыскача әйткәндә.

сс. Короче говоря, одним словом.


Хөллә ис. Өс киеменең бер төре. Урыны ирде Фирдәвеснең түр башы. Сөндес, истибрактан ирде хөлләсе. (Ш. Баб.)

сущ. Одеяние, особый вид верхней одежды.


Хөлу ис. Буш булу, бушлык.

сущ. Пустота.


Хөлу-хамиз ст. Әчкелтем-төчкелтем. Һөлу-хамиз нәбаттә булган бер сыйфаттыр. (К. Нас.)

сс. Кисло-сладкий.


Хөлус ис. Чын күңеллелек, ихласлылык, эчкерсезлек. Әмергә имтисалъдә хөлусем бар, — диде. (К. Нас.)

сущ. Искрешюсть, чистосердечие, откровенность, преданность.


Хөлусән р. Чын күңелдән, ихлас белән, эчкерсезлек белән.

н. Чистосердечно, искренне.


Хөләфа Хәлифә-нең к.

мн. от хәлифә.


Хөләфаи рашидин гыйб. Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң килгән дүрт хәлифә (Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали).

фр. Четыре наместника Мухаммеда (Абубекр, Омар, Осман, Али).


Хөлү с. Ләззәтле, татлы. Минем вөҗданым, минем сәгатьләрчә фикерләвем сезнең бу мөгамәләгезне мәнгы хөлү дип әйттерәселәре килә. (Г. Ибр.)

прил. Сладкий, вкусный, сладостный, приятный.


Хөмрәт ис. Кызыллык, кызыл төс. Оялдыгыннан йөзендә хөмрәт хасил улды. (3. Биг.)

сущ. 1) Краснота, румянец. 2) Красный цвет.


Хөмес сан Биштән бер.

ч. Одна пятая.


Хөмма ис. Бизгәк. Ник болай калын киендегез, әллә хөмма хәстәлегенә бирелдегезме (Г. Газиз).

сущ. Лихорадка, жар, горячка.


Хөммаәттифудия гыйб. Корсак тифе.

фр. Брюшиой тиф.


Хөммакырмызия ст. Кызылча.

сс. Скарлатина.


Хөммаәннифасия гыйб. Тудыру кызышуы, тулгак.

фр. Родильная горячка.


Хөмми с. Бизгәкле.

прил. Лихорадочный.


Хөр* (хөрр) с. Ирекле, бәйсез, азат.

прил. Свободный, вольный, независимый.


Хөркать ис. Яну, көю.

сущ. Горение, жар.


Хөрмәт* ис. 1) Олылау, кадер. 2) Сый.

сущ. 1) Уважение, почет, почтение. 2) Угощение.


Хөрриять* ис. Иреклелек, азатлык.

сущ. Свобода, воля.


Хөррияте кәлямия ст. . Сүз иреге, сүз иркенлеге.

сс. Свобода слова.


Хөррияте вөҗдания ст. Вөҗдан иреге.

сс. Свобода совести.


Хөррияте матбугат ст. Матбугат иреге.

сс. Свобода печати.


Хөррият пәрвәр гф. с. Иреклелек сөюче, иреклелек яклы.

ар.-п. прил. Свободолюбивый.


Хөррә Хөрнең мнс. Син закон, статьяләргә баш имисең, хөррә син. (Г. Тук.)

жен. от хөр.


Хөрсәнд ф. ис. Канәгатьләнү.

п. сущ. Довольство.


Хөр әндиш гф. с. Хөр фикерле. Гомэр Хәйям хөр әндиш, бөек бер шагыйрь иде. (Р. Фәх.)

ар.-п. прил. Свободомыслящий.


Хөсен ис. Күркәмлек, матурлык. Хөсен вә җәмал иясенә күп тәсадеф кыйлдым. (К. Нас.)

сущ. 1) Краса, красота. 2) Хорошее качество.


Хөсне баг гф. ис. Матурлык бакчасы. Ни бәдаигъләрне тезде, тезде хөсне багына. (Дәрд.)

ар.-п. сущ. Сад красоты.


Хөсне ниять ст. Яхшы ниять.

сс. Благое, доброе намерение.


Хөсне мәгашәрә ст. Дусларча аралашу, тату яшәү. Хөсне мәгашәрә ияләре булырлык җирдә йорт ал. (К. Нас.)

сс. Хорошая дружба, хорошее знакомство, общение.


Хөсне тәрбия ст. Күркәм тәрбия.

сс. Благовоспитанность.


Хөсне тәдбир ст. Саклык белән, алдан күреп эш итү, хәстәрлелек. Бер вакыйга булгач кына, хәйләгә тотынмак акыллы кеше эше түгел, алдан сакланып хәйләсен карау моны хөсне тәдбир диерләр. (К. Нас.)

сс. Мера предосторожности, предусмотрительность.


Хөсне тәвәҗҗеһ ст. Яхшы теләк, яхшы теләклелек.

сс. Доброжелательство.


Хөсне хат ст. Матур язу. Хөсне хат белән шөгыльләнеп тәрәкъкыйгә таба барган чаклары. (Г. Газиз.)

сс. Чистописание, красивый почерк.


Хөсне хатимә ст. Эшнең яхшы тәмам булуы.

сс. Благоприятное завершение (дела).


Хөсне холык ст. Яхшы (күркәм) холык. Күршеләремез хөсне холык вә хилем, сабыр вә тәхәммел илә улдыкларында безләр һәртөрле фәналыкларны кыйлмактамыз. (Ш. ж.)

сс. Добропорядочность, хороший характер.


Хөсне өлфәт ст. Матур (яхшы) дуслык.

сс. Хорошая дружба.


Хөсне әдәб ст. Күркәм әдәб, этика.

сс. Этика, благонравие, воспитанность.


Хөсне әхлак ст. Яхшы холыклар, яхшы традицияләр.

сс. Хорошие обычаи (традицйи, нравы).


Хөсне зан ст. Яхшы уй, яхшы фикер. Һәркемнең үзенә хөсне заны бар. (К. Нас.)

сс. Хорошее мнение.


Хөсран ис. 1) Зарар, зыян. 2) Үкенеч; хәсрәт. Дуслар вә карендәшлэр белән дошман булышмак зыянкярлык вә хөсран галәмәтедер. (К. Нас.)

сущ. 1) Убыток, ущерб. 2) Раскаяние; горе, печаль, уныние.


Хөссад Хасид-ның к.

мн. от хасид.


Хөсуф ис. 1) Ай тотылу. 2) Әйбернең төсен югалту. 3) Җиргә бату, убылу.

сущ. 1) Лунное затмение. 2) Обесцвечивание. 3) Опускание, проваливание.


Хөсәен с. Гүзәл, яхшы.

прил. Хорошенький, симпатичный.


Хөҗрә ис. 1) Бүлмә. 2) Мәдрәсәләрдә бер кеше генә торырлык бүлмә. Бер җар яне пәдәре Һәрмез шаһга күндереп, хөҗрәсенә килмәкне нияз итте. (К. Нас.)

сущ. 1) Комната. 2) Камера, каюта; келья.


Хөҗәйрә ис. Күзәнәк (хайван һәм үсемлекләр тәнендә).

сущ. 1) Живая клетка. 2) Ячейка.


Хөҗҗәт ис. Дәлил, ышандыргыч, аргумент; документ. Беренең рөҗханына хөкем итмәкче булдым, икенчесе хөҗҗәт белән килде, дип икесен дә мактады. (К. Нас.)

сущ. от хөҗҗәт. Довод, доказательство, аргумент; документ.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Хa Хе Хи Хо Хр Ху Хы Хә =>Хө<= Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ