Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Хa Хе Хи Хо Хр Ху Хы Хә Хө Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Хәб ис. 1) Орлык, төш. 2) Пилюля.

сущ. 1) Зёрна, семена. 2) Пилюля.


Хәбаис Хәбисә-нең к. Өммелхәбаис — пычраклыклар, бозыклыклар анасы (күбрәк аракы турында әйтелә.)

мн. от хәбисә. Өммелхәбаис — букв. "Мать нечистоплотности, грязи" в значении верх нечистоплотности, разврата (чаще всего употребляется в разговоре о водке).


Хәбасәт ис. Пычраклык, бозыклык, шакшылык. Үзенең табигатендә булган хәбасәт вә хыянәт икътизасынча вәгъдәсенә хилаф итеп. (К. Нас.)

сущ. Порочность, нечистоплотность, распущенность.


Хәбб, хәббә ис. 1) Орлык, төш. Әһле дулады күп фәкыйрь адәм иде, мәдаре Мәгашыннан бер хәббәгә малик түгел иде. (К. Нас.) 2) Бик кечкенә кисәк.

сущ. 1) Семя, зерно. 2) Малость, немножко.


Хәббаз ис. 1) Икмәк пешерүче. 2) Икмәк сатучы. Хәббаз илә сакыйны антлаштырды. (К. Гал.)

сущ. 1) Пекарь. 2) Булочник.


Хәбел ис. 1) Бау, аркан, канат. 2) Элемтә.

сущ. 1) Верёвка, канат. 2) Связь.


Хәбелелмәдид ст. Озын бау. Бу журналның намы „Гасрелҗәдиддер". Ябышканнарга һәм хәбелелмәдиддер. (Г. Тук.)

сс. Длинная верёвка, нить.


Хәбелелмәтин ст. Ныклы, ышанычлы җеп; элемтә, ныклы бәйләнеш (сәламәтлек белән.)

сс. Прочная верёвка; связь; крепкие узы.


Хәбес, хибес ис. Кулга алу, бикләп тоту, ябу. Хәбес, төрмә, богаулар һәм богаулар; кылыч, мылтык, револьверлы кагаулар (тилгәннәр). (Н. Дум.)

сущ. Арест, заключение, заточение.


Хәбесханә гф. ис. Төрмә, зиндан.

ар.-п. сущ. Тюрьма, место заключения.


Хәбиб с. 1) Сөекле, сөелгән, 2) Дус.

прил. 1) Любимый, возлюбленный. 2) Приятель.


Хәбир с. Белекле, белүче, хәбәрдар.

прил. Сведущий; знающий.


Хәбис с. Пычрак, шакшы, начар, әшәке. Тау башына җыелышып барсы да, килделәр иблис хәбиснең каршына. (Ш. Баб.)

прил. Дурной, скверный, мерзкий.


Хәбисә с. Хәбис-нең мнс.

жен. от хәбис.


Хәбәр* ис. 1) Бер нәрсә турында башка кешеләргә белдерү. 2) Сөйләнгән, ишетелгән сүз. 3) грам. Җөмләдә баш кисәкләрнең икенчесе.

сущ. 1) Известие, весть, сообщение. 2) Новость, слух. 3) грам. Сказуемое.


Хәбәрдар* гф. с. Белүче, берәр эш (вакыйга) турында ишеткән кеше. Качан бер көнне Мәҗнүн дилфикяр ителде фәүте Ләйләдән хәбәрдар. (Дәрд.)

ар.-п. прил. Извещённый; осведомлённый, знаюший.


Хәбәш ис. Хәбәшстаи (Абиссиния, Эфиопия).

сущ. Эфиопия, Абиссиния.


Хәбәши ис. Хәбәшстан (Эфиопия) кешесе.

сущ. Эфиоп, абиссинец.


Хәвадис Хадисә-нең к. Бөтен мәмләкәтемездә вакыйг булган бәла вә хәвадисне бәян кылып, хәлифәдән барча халыкка ихсан эстәр идем, — диде. (К. Нас.)

мн. от хадисә.


Хәваиҗ Хажәт-нең к.

мн. от хаҗәт.


Хәвали ис. 1) Тирә-як, әйләнә-тирә. 2) Чама белән.

сущ. 1) Окрестности, округа. 2) Около, приблизительно.


Хәвалә ис. Бер эшне икенче берәүгә йөкләү, тапшыру. ...һәрбер эшне хәвалә кыйлган вакытымда хыянәт итмәскә гаһед кылдырырмын. (К. Нас.)

сущ. Поручение, передача (на чью-либо ответственность).


Хәванин ис. к. Ханнар. Сәлятыйн вә хәванин әһле дөнья. (Ут. Им.)

сущ. мн. Ханы.


Хәвари ис. Ярдәмче, булышучы.

сущ. Помогающий, помощник.


Хәварикъ ис. к. Гадәттән тыш эшләр.

сущ. мн. Необычное явление, (что-либо) необычное, чудесное, чудо.


Хәвариюн ис. к. дини Хәварилар (Гайса пигамбәрнен унике ярдәмчесе.)

сущ. мн. рел. 12 апостолов (учеников Иисуса).


Хәвариҗ 1) Харижи-нен к. 2) Аерылып чыгучылар. 3) Сепаратистлар (аерылып торучылар).

1) мн .от хариҗи..2) Еретики, раскольники. 3) Сепаратисты.


Хәвас I ис. 1) Хасс-ның к. Телебезнең хәвасыннандыр ки, бер шигырьне ун-унбиш төрле итеп тәрәннем кылмак мөмкин. (К. Нас.) 2) Ак-свякләр, аристократлар, югары сыйныф. Тубчыбашов атты элек ташларга аш, ашларга таш. Булды баш, күз өстендә каш, хаслар өстендә хәвас. (Ш. Баб.)

1) мн. от хасс. 2) Аристократия, знать, "голубая кровь".


Хәвас II Хис-нең к.

мн. от хис.


Хәвасе хәмсә ст. Биш тойгы (күрү, ишетү, ис сизү» тәм тату, тотып белү).

сс. Пять органов чувств (зрение, слух, осязание, обонякие, вкус).


Хәватин ис. Хатыннар. Коры тел белән ярамаз, хзватиннар кеби гайрәт кылмаенча... (3. Биг.)

сущ. Женщины.


Хәватир Хатир-ның к.

мн. от хатир.


Хәваши ис. Хашия-нең к.

мн. от хашия.


Хәваһиш кара: хаһиш.

см. Хаһиш.


Хәваһәр кара: хаһәр.

см. Хаһәр.


Хәвел ис. 1) Көч, кодрәт. 2) Бер хәлдән икенче хәлгә күчү, 3) Тирә-юнь. 4) Ел.

сущ. 1) Сила, могущество. 2) Перемена, изменение. 3) Вокруг, около. 4) Год.


Хәвыз ис. Ясалма күл, су җыяр өчен ясалган чокыр. Түгәрәк бер хәвыз, буе-аркылысы унбиш зираг иде. (К. Нас.)

сущ. Водоём, бассейн.


Хәвеф* кара: хәүф.

см. Хәүф.


Хәд, хәдд I ис. 1) Чыбык белән сугу җәзасы. Хәмер эчкәне өчен хәдкә мөстәхикъ иде. (К. Нас.) 2) Чик, кырый. 3) Үтмәскә тиешле нокта, чик. Талавыңда белә алмыйсың хәд, чикләрне. (Г. Тук.) 4) Кешенең дәрәҗәсе, кадере, тоткан урыны.

сущ. 1) Избиение прутьями — мера наказания. 2) Предел, край, конец. 3) Граница, рубеж. 4) Достоинство, заслуга, занимаемое положение.


Хәд II ис. Яңак.

сущ. Щека.


Хәдаикъ Хәдика-нең к.

мн. от хәдика.


Хәддаг ис. кара: хөддаг.

сущ. см. Хөддаг.


Хәддад ис. Тимерче.

сущ. Кузнец.


Хәдде белуг ст. Үсеп җитү (үсеп өлгерү) чиге, балигъ булу. Бәгъзе бер кешенең хәдде белугга ирешү белән тавышы юанаеп китә (Г. Газиз).

сс. Предел возмужалости.


Хәдд зат ст. Яратылышы, заты, табигате.

сс. Происхождение; природное свойство.


Хәдига ис. Алдашу, хәйлә, хәйләкәрлек.

сущ. Обман, хитрость, плутовство.


Хәдид ис. 1. Тимер. 2. Кискен, үткен; ачучан, кабынучан, кызучан.

сущ. 1. Железо. 2. Острый; вспыльчивый, горячий.


Хәдиди с. Тимердән ясалган.

прил. Железный.


Хәдидә ис. Тимер кисәге, тимер корал.

сущ. Железное изделие, кусок железа.


Хәдика ис. Өйтүр бакча, агач бакчасы.

сущ. Сад, палисадник.


Хәдис ис. 1) Мөхәммәт пигамбәр сөйләгән сүзләр, сөйләмнәр. 2) Сөйләшү, әңгәмә. 3) Яңа чыккан, яңа барлыкка килгән.

сущ. 1) Рассказ, предание, хадис (слова, приписываемые пророку Мухаммеду). 2) Разговор, беседа, 3) Новый, новейший, недавний.


Хәдәка ис. Күз карасы, бәбәк.

сущ. Зрачок.


Хәдәмә Хадим-нең к.

мн. от хадим.


Хәдәс ис. 1) Яңалык, вакыйга. 2) Тизәк.

сущ. 1) Событие, новость. 2) Экскременты (испражнеиия).


Хәез ис. Күрем. Думага хәзрәтләр бармасын, анда хәез турында фәтва сорамаслар, дип сөйләде. (Г.Ибр.)

сущ. Менструация.


Хәер* ис. 1) Яхшылык, изгелек. Максадың әгәр хәер исә, куй, тимә тел тәркибенә. (Дәрд.) 2) Игелек. 3) Садака. 4) Юк, алай түгел. Якуб Маһруйның карындашымы? Хәер! Якуб вә Маһруй ят кешеләрдер. (3. Биг.)

сущ. 1) Доброта. 2) Польза, прок; добро, благо. 3) Милостыня, подаяние. 4) Отрицание "не", „нет".


Хәереләнам гыйб. Адәмнәрнең яхшысы, хәерлесе.

фр. Хороший, добрый человек.


Хәер хаһ* ст. Теләктәш, яхшы теләктә булу. Нәсыйхәтне, хәер хаһлыкны белмәгән наданга сарыф кылгач кеше ташлык җиргә иген иккән кеше кебектер. (К. Нас.)

сс. 1) Доброжелатель, благожелатель. 2) Доброжелательный.


Хәер хаһанә гф. ст. Яхшы теләк күрсәтеп, яхшы теләк белән. Ул хәер хаһанә тон белән: „Сау булыгыз, егетләр!* — диде. (Ш. Кам.)

ар.-п. сс. Доброжелательно, с добрым намерением.


Хәер әндиш гф. ст. Яхшы, изге фикер иясе. Гомәр Хәйямнең робагыйяты аның хәер әндиш улдыкыны исбат итәдер. (Р. Фәх.)

ар.-п. сс. Доброжелательный; правильно мыслящий.


Хәеф ис. 1) Аяныч! Үкенеч! Килешсез эш! (Үкенү, кайгыру ымлыгы.) Бала көлде, диде: „Йөз хәеф, вәйла". (Дәрд.) 2) Хаксызлык, язык, золым, мәрхәмәтсезлек. Хәефдер ялкаулык итеп кешедән таләп кыйлмак. (Г. Фәез.)

сущ. 1) Как жаль! Вот неприятность! Вот беда! (восклицание огорчения, сожаления). 2) Несправедливость, притесненые, насилие.


Хәзаин Хәзинә-нең к.

мн. от хәзинә.


Хәзакатьис. Эштә осталык, мастерлык.

сущ. Искусство, ловкость, мастерство.


Хәзанф. ис. Көз фасылы, көз.

п. сущ. Осень.


Хәзарис. 1) Утрак тормыш, өй-гаилә тормышы. Сәфәрләр дә, хәзарлар да бәрабәр. (Ут. Им.) 2) Тыныч тормыш, солых.

сущ. 1) Оседлый образ жизни, жизнь у домашнего очага. 2) Мир, спокойная жизнь.


Хәзарәт ис. 1) Күз алдында булу, әзер булу, 2) Шәһәр тормышы, утраклык.

сущ. 1) Готовность, ирисутствие, 2) Городская жизнь; оседлость.


Хәзем ис. Эшне төпле һәм тиешле рәвештә идарә итү, җиренә җиткереп эшләү. Гаҗизгә хәземдән башка зыйдд юктыр. (К. Нас.)

сущ. Добросовестное выполнение, доведение дела до конца.


Хәзеф ис. Төшереп калдыру (мәс., сүзнең берәр хәрефен).

сущ. Опущение, пропуск (напр., буквы в слове).


Хәзика кара: хәзакать.

см. Хәзакать.


Хәзин с. Кайгылы, хәсрәтле, кайгы-хәсрәткә дучар. Хәзин калбемне вакла — як чыракла. (Дәрд.)

прил. 1) Удручённый горем, печальный, грустный. 2) Жалобный.


Хәзинә* ис. 1) Казна, дәүләт, байлык. Мәкъсуд хәзинәләре михнәт күпере өстендәдер. (К. Нас.) 2) Акча һ. б. байлыклар саклану урыны. 3) Хәзинә, җиргә күмелгән акча.

сущ. 1) Сокровище, клад. 2) Казна, казначейство. 3) Сокровищнида, хранилище, шкатулка.


Хәзинәм муаһәбә ст. Бүләк итеп бирелгән мал.

сс. Подарениая вещь.


Хәзинәдар гф. ис. Казначы, хәзинә тотучы. Хәзинәдар хәзинәя нәзар салса. (К. Гал.)

ар.-п. сущ. Казначей.


Хәзиран ис. Июнь ае. Хәзиран аенда елга янына килеп, суга керде... (К.. Нас.)

сущ. Июнь.


Хәзрәт* ис. 1) Мулла, 2) Әфәнде. 3) Зур кешеләрне хөрмәтләү, олылау сүзе. Хәзрәте Пушкан авылда язды үз Евгенаем. (Г. Тук.)

сущ. 1) Мулла, 2) Господнн. 3) Величество, высочество, сиятельство.


Хәзән, хөзен ис. Кайгы, хәсрәт, көенеч. Мәхәл бармы борынгыдай хөзен, хәсрәт, әләмнәргә.. (Г. Тук,)

сущ. Грусть, печаль, тоска.


Хәзәр I ис. 1) Утраклык, 2) Тыныч тормыш.

сущ. 1) Оседлая, городская жизнь, 2) Мирная жизнь.


Хәзәр II ис. Саклану. Нигъмәтегезнең качмакыннан хәзәр кыйлыгыз. Һәр качкан нәрсә кире кайтмас, диде. (К. Нас.)

сущ. Осторожность, бдительность, опаска.


Хәзәр диңгезе — Каспий диңгезе.

сущ. Каспийское море.


Хәй I ф. ис. Тәннән чыккан тир; булану, парлану.

п. сущ. Пот; испарина.


Хәй II с. Терек, җанлы.

прил. Живой.


Хәйдәр ис. 1) Арслан. 2) Гали хәлифәнең кушаматы.

сущ. 1) Лев. 2) Эпитет халифа Али.


Хәйдаранә гф. р. Арсландай, арслан кебек.

ар.-п. н. По львияому, как лев.


Хәйли кара: хили.

см. Хили.


Хәйлә* ис. Алдау.

сущ. Хитрость, уловка, увёртка.


Хәйләкяр гф. ис. Хәйләгә оста кеше; хәйләкәр.

ар.-п. сущ. 1) Хитрый, 2) Хитрец, каверзник, интриган.


Хәйләкяракә р. Хәйләләп, хәйләкәрләрчә.

н. По-хитрому, каверзно, хитро.


Хәймә ис. Чатыр, палатка. Бер гарәп үзенең хәйләсеннән чыгып сайрада йөргән вакытта, бер яшь кызга раст килде. (К. Нас.)

сущ. Шатёр, палатка.


Хәйран* с. 1) Аптыраучы, исе китүче. 2) Аптырау, гаҗәпләнү. Хәйран булып тыңлап тордым җырны. (Г. Тук.)

прил. 1) Изумлённый, удивлёкный, растерянный. 2) Изумление, удивление.


Хәйрат ис. Изге эшләр, яхшылыклар, садакалар. Үткән замандагы юмартлар шикелле хәйратыннан вә изге гамәленнән... (К. Нас,)

сущ. Добрые дела, благотворителькость, милостыня.


Хәйрелбәшәр гыйб. Адәмнәрнең яхшысы. Җенесән бу зат мишәрдер, димәк, Хәйрелбәшәрдер. (Г. Тук.)

фр. Очень хороший человек.


Хәйре хәтам ст. Яхшы тәмамлау, хәер белән тәмамлану.

сс. Благополучный исход, конец.


Хәйриять ис. Яхшылык, изгелек, хәерлелек. Минем аягым чатыр эчендә, синең аягың эссе комда тора, хәйриять вә мәнфәгатьҗанибендә, диде. (К. Нас.)

сущ. Благотворительность, доброе дело, благо.


Хәйриять әндиш гф.ст. Изгелекне, хәерлелекне төшенгән, яхшылык эшләргә хәзер торган. Хәйриять эндиш вөзара вә омарага фәрман кыйламыз. (Ш. ж.)

ар.-п. сс. Благожелатель, доброжелатель.


Хәйрәт ис. Аптырау, хәйран булу, акыл җитмәү, гаҗәпләнү, ис китү, аптырашта калу. ... нәгяһан аркасыннан бер инсан җитешдекене ишетеп, әйләнеп бакса, хәйрәттә калды. (М. Ак.)

сущ. Изумление, оцепенение, смятение, смущение, недоумение, замешательство, растерянность, затруднительное положение.


Хәйсиять ис. 1) Дәрәҗә, тоткан урын, торыш, хәл. Хәятның бу балалык /сыйланышлары кинәт үзләренең балалыкларыннан чыктылар да кызлар хәйсиятенең иң матур, иң көчле яклары булып киттеләр. (Ф. Әмир.) 2) Кадер, кыйммәт. 3) Бәйләнеш, мөнәсәбәт. 4) Нигез, сәбәп, сылтау. Ике зәгыйфьлек бар: сабавәттәге мәраз хәйсиятеннән һәм шөюхиять хәй иятеннән килгән зәгыйфьлек (Г. Газиз).

сущ. 1) Положение, ранг, звание. 2) Достоинство, репутация, престиж. 3) Отношение, связь. 4) Основание, причина, соображение, мотивировка.


Хәйт ис. Җеп.

сущ. Нить, нитка.


Хәйфа ки гф. ым. Ай! ваһ! аяныч! үкенеч! Хәйфа ки! Гадел зәнҗире хак белән батыйлене бәрабәр кылды. (К. Нас.)

ар.-п. меж. О жалость! как жаль!


Хәйя ис. Елан.

сущ. Змея.


Хәйян р. Терек хәлендә, тере көенчә.

н. В живом виде.


Хәйят ис. Кием тегүче, тегүче.

сущ. Портной.


Хәкаикъ Хәкыйкать-нең к.

мн. от хәкыйкать.


Хәкарәт* ис. Хурлау, кимсетү, сүгү, хур итү; хурлык. Намус хәкарәт ителү бер, үзен тыю, кызып бер нәрсә белән бәреп ташлаудан саклану — икенче. (Г. Ибр.)

сущ. Глумление, оскорбление; презренность, низменность, ничтожность.


Хәким с. 1) Бик акыллы һәм белемле кеше. 2) Философ, галим. Гыйлемлек — бер дәрьядыр, хикмәт бер диңгездер; галимнәр тирәсендә йөриләр, хәкимнәр диңгез уртасында йөзәләр. (К. Нас.)

прил. 1) Мудрый, разумный. 2) Мудрец, философ.


Хәкиманә гф.р. Хәкимнәрчә, хәким кешеләргә лаек булган рәвештә. Хәкиманә җавап бирде. (К. Нас.)

ар.-п. н. По-учёному, по-мудрому.


Хәкъгүй кара: хакгүй.

см. Хакгүй.


Хәкъка р. Чынлыкта, хәкыйкатьтә, турысы. Булыр хәкъка зиадәт дидә нуры. (Хорәз.)

н. По праву, по истине, справедливо.


Хәкъканиять (хакканиять) ис. Чынлык, дөреслек, турылык. Я әфәндем, хәкъканиять үзрә бу хосуста сез игътираф боерасыз, - диде. (К. Нас.)

сущ. Правота, правосудие, справедливость, беспристрастие, законность.


Хәкъпәрәст (хакпәрәст) гф. с. Чынлык (турылык) сөюче, дөреслек (хаклык) яратучы, турылыклы.

ар.-п. прил. Правдивый, справедливый; правдолюб.


Хәкъшинас (хакшинас) гф. ис. Хаклыкны (турылыкны) белгән кеше.

ар.-п. сущ. Справедливый, правдивый, честный.


Хәкыйкать* (хакыйкать) ис. Чынлык, турылык, дөреслек, чынбарлык. Сатып гокбаи дөньяя, хәкыйкать улдыгыз бәккаль. (Г. Тук.)

сущ. Истина, правда, реальность, действительность, подлинность, сущность.


Хәкыйкатән (хакыйкатән) р. Чыннан да, дөреслектә.

н. В действительности, на самом деле.


Хәкыйк (хакыйк) с. 1) Хаклык иясе, хаклыгы танылган. 2) Лаеклы.

прил. 1) Правый, признанный, действительный. 2) Достойный, заслуживающий.


Хәкыйкый* (хакыйкый) с. Чын, ялган булмаган. Баланың хәкыйкый анасы баласына шэфкатән мәйданга чыкты. (К. Нас).

прил. Истинный, действительный, настоящий, подлинный, реальный.


Хәкыйрь с. Хурланылган, мыскылланган, түбән дәрәҗәле, кадерсез. Аз нәрсәне вә хәкыйрь нәрсәне кунак алдына куюдан оялып, кунакны буш утырткан кеше гөнаһлы булыр. (К. Нас.)

прил. Презренный, подлый, жалкий, ничтожный.


Хәкъ кара: хак.

см. Хак.


Хәлвият ис. 1) Хәлвә-нең к. 2) Балланган җимешләр.

сущ. 1) мн. от хәлвә. 2) Засахаренные фрукты.


Хәлвә* холвә ис. 1) Татлы ашамлык, татлы нәрсә, кондитер әйберләре. 2) Хәлвә.

сущ. 1) Сладость, кондитерское изделие.2) Халва.


Хәлвәт ис. 1) Ялгызлык, ялгыз калу, 2) Аулак, аулак җир. Үзенең вәзир вөзарасы белән хәлвәм калып мәшавәрәт иткәч... (К. Нас.)

сущ. 1) Уединение. 2) Место уединения, убежище.


Хәлвәтгяһ гф. ис. Аулак урын.

ар.-п. сущ. Место уединения, убежище.


Хәлвә фруш гф. ст. Хәлвә (татлы нәрсәләр) сатучы.

ар.-п. сс. Продавец сладостей.


Хәлеб ис. Суриядә бер шәһәр исеме. Фәйзе хак һәр мәкянә гам шарт имәс Бәгдад, Хәлеб. (Ак.)

сущ. Халеб (Алеппо)— город в Сирин.


Хәлегъ м. I. Чыгару, кубару, аеру, ташлау.

м. I. Снятне, смещение, низложеиие.


Хәли ис. Бизәнү әйберләре, кыйммәтле әйберләр. Гаҗәба! Кайсы хатындыр ки, ушбу хәлиләрем вә зиннәтләрем кебек хәлиләр тагынып минем сурәтдә тәләф булмышдыр. (К. Нас.)

сущ. Украшение, драгоценная вещь.


Хәлил I с. 1) Якын һәм чын дус. Олы дәдәм хак хәлиле ирер тәхкыйк. (К. Гал.) 2) Сөйгән яр.

прил. 1) Настоящий друг; приятель. 2) Возлюбленный.


Хәлил II ис. Хатынның ире, ир.

сущ. Муж, супруг.


Хәлилә ис. Ир хатыны, никяхлы хатын.

сущ. Жена, супруга.


Хәлим с. Йомшак кеше, ачусыз, сабыр» юаш (кеше). Бер кавым арасында хәлим вә миһербан булган кеше ул кавымның хуҗасыдыр. (К. Нас.)

прил. Мягкий, кроткий, терпеливый.


Хәлита ис. 1) Эретмә. 2) Катнашма, ике мәгъдән кушылмасы.

сущ. 1) Сплав, 2) Смесь.


Хәлитъ ис. Катнашу, катнаштыру, аралаштыру.

сущ. Смешение, соединение.


Хәлифә* ис. 1) Пәйгамбәр урынына калган рухани башлык (патша). 2) Берәүнең эшен үзеннән соң дәвам иттерүче. ...вә һәм үземнең хәлифәләрем арасында иң сөеклесе... (3. һад.)

сущ. 1) Халиф, наместник. 2) Преемник.


Хәлл I (хәл) м. I. 1) Катлаулы әйберләрне аерым элементларына таркату. 2) дини Ярлыкау. 3) Чишү, (мәсьәлә) чыгару, аңлашылмаган нәрсәне ачыклау.

м. I. 1) Распутывание, развязывание; разложение. 2) рел. Отпущение грехов. 3) Разрешение (вопроса), решение (задачи).


Хәлл II ис. Серкә.

сущ. Уксус.


Хәлка кара: хилка.

см. Хилка.


Хәллякъ I ис. Чәч алучы.

сущ. Парикмахер, брадобрей.


Хәллякъ II ис. Яралтучы, ясаучы, барлыкка китерүче. Буйлә: и хәллякъ! Халкың әйләмәзләр тәэдия. (Г. Тук.)

сущ. Творец, создатель.


Хәлләдә фиг. Дәвамлы итсен, мәнгелек итсен. Тәңкәнең бер тарафына „хәлләдә", дип язылган. (К. Нас.)

гл. Пусть сделает вечным, пусть увековечит.


Хәлфә* ис. Укытучы (иске мәдрәсәдә).

сущ. Учитель в дореволюционных медресе.


Хәлык I ис. Бугаз, тамак. Хруфы хәлык— бугаз авазлары һәм алармы белдерүче хәрефләр х, гъ, къ, һ.

сущ. Горло, глотка.


Хәлык II м. I. 1) Яралту, юктан бар итү, барлыкка китерү, ясау. Гаҗшбләнди хәлкыни һәм хуш холкыни. (К. Гал.) 2) Барлык кешеләр, халык. 3) Мәхлуклар.

м. I. 1) Творение, создание. 2) Люди, народ. 3) Тварь.


Хәлявәт ис. Татлылык, ләззәт, тәмлелек. Хәлявәтледер акларга шикәрдән һәм дә хәлвәдән. (Г. Тук.)

сущ. Сладость, приятность, прелесть, тонкость.


Хәляикъ ис. к. Барлык кешеләр, халыклар. Хәляикъ кальбе җалиб вә җазиб. (Г. Тук.)

сущ. мн. Люди.


Хәлял* ис. 1) Кулланырга яраклы, шәригать тарафыннан тыелмаган, хәләл. Хәлял малга тәргыйб мәкамендә әйтелер. (К. Нас.) 2) Берәүнең үз хатыны.

сущ. 1) Разрешённый, законный, незапрешенный. 2) Собственная жена.


Хәлял җефет ст. Кәләш, никяхлы хатын. Бер казанлу яшь бэне кәндегенә хәлял җефетлеккә сораган иде. (Г. Ил.)

сс. Брачная жена, законнан жена; невеста.


Хәляс ис. Котылу, коткарылу, азат булу. Катрыжный хезмәттән хәляс булырга һич тә тарикъ таба алмады. (3. Биг.)

сущ. Избавление, освобождение, спасение.


Хәляханә гф. ис. Бәдрәф.

ар.-п. сущ. Уборная, отхожее место.


Хәляэ ис. 1) Бушлык, буш урын. 2) Ачык җир, иркенлек. 3) Авыл; җәйләүдәге өй; дача.

сущ. 1) Пустота. 2) Пустое место, открытое, свободное пространство.


Хәләл ис. Зарар, кимчелек. Матурлыгына хәләл китерде . (М. Гаф.)

сущ. 1) Порча, повреж-дение, неисправность. 2) Недостаток, изъяи, дефект.


Хәләф ис. 1) Урынбасар, алмаштыручы. 2) Калачак яна буын. Юмартның савабы халәф, саранның җәзасы тәләфтер. (К. Нас.)

сущ. 1) Преемник. 2) Потомство, позднейшее поколение.


Хәмакать ис. Ахмаклык, акылсызлык, тинтәклек. Бу — тзрвтҗе бәлягать һәм фәсахәт дәгелдер; бу хәмакать һәм сәфаһәт. (Г. Тук.)

сущ. Глупость, безрассудство.


Хәмамә ис. Күгәрчен.

сущ. Голубь.


Хәмасәт ис. 1) Батырлык, йөрәклелек. 2) Илһам, энтузиазм.

сущ. 1) Храбрость, доблесть. 2) Воодушевление, энтузиазм.


Хәмед ис. 1) Мактау, мактап сөйләү. Хамед итә былбыл да ай тулганына. (Г. Тук.) 2) Шөкер итү.

сущ. 1) Хвала, прославление. 2) Благодарность.


Хәмеде лилляһ гыйб. дини Аллага шөкер. Хәмед лилляһ, шөйлә булсак та булмадык ким. (М. Гаф.)

фр. рел. Хвала Аллаху, слава богу (в смысле всё в порядке, всё хорошо).


Хәмел ис. 1) Күтәрү. 2) Йөк. (Иске мәдрәсә шәкертләренең зиратка байлар өчен улек күтәреп илтүләре дә "хәмел" дип йөртелә иде.) 3) Көмән. 4) Япсару, юрау. Нәрсәгә хәмел итәргә бу кайгыны. (Г. Тук.) 5) Түземлек, сабырлык.

сущ. 1) Поднимание, несение, ношение. 2) Тяжесть, поклажа. 3) Зачатие, беременность. 4) Гадание, предсказание. 5) Выносливость, терпение.


Хәмер ис. Исерткеч, шәрап. Ташлагыз илтеп шәрапны шунда сез, күл хәмергә әйләнер һич шөбһәсез. (Ш. Баб.)

сущ. Вино (чаще всего виноградное).


Хәмере гафләт ст. Хәбәрсезлек исерткече. Хәмере гафләттән башым сукран икәндер белмәдем. (Һ. Сал.)

сс. букв. Вино неведения.


Хәмес кара: хәмсә.

см. Хәмсә.


Хәмид с. Мактаулы, мактауга лаек.

прил. Похвальный, достойный похвалы.


Хәмидә с. Хәмид-нең мнс.

жен. от хәмид.


Хәмир ис. Чүпрәле камыр, эче камыр.

сущ. Тесто на дрожжах, кислое тесто.


Хәмис ис. Пәнжешәпбе көне.

сущ. Четвег.


Хәмиять ис. Башкаларның зарар китерүеннән саклау. Хәзрәтнең дә хәмияте даниясе артык кыйналганлыктан... (Ф. Әмир.)

сущ. Сохранение, охранение, защита.


Хәмиятьмәнд гф. ис. 1) Яклаучан кеше. 2) Дәртле, җитез хәрәкәтле.

ар.-п. сущ. 1) Защитник. 2) Энергичный, предприимчивый.


Хәмка с. Акылсыз, ахмак (хатын).

прил. Глупая, дура, дурочка.


Хәмлә ис. Һөҗүм итү, өскә атылу. Эшчеләрнең хәмләсе берлән ватылды таш дивар. (М. Гаф.)

сущ. Нападение, атака.


Хәмммаль ис. Күтәреп йөк ташучы. Диңгез портларына килеп хәмаль булып, пароходлардан йөк ташып... (М. Гаф.)

сущ. Носильщик, грузчик.


Хәммам ис. Мунча.

сущ. Баня, ванна.


Хәмраэ с. Кызыл.

прил. Красная.


Хәмселәүкат гыйб. Биш вакыт намаз.

фр. Пять обязательных молитв (в сутки).


Хәмсин сан Илле.

ч. Пятьдесят (косвен. падеж).


Хамсә сан Биш.

ч. Пять.


Хәмсүн кара: Хамсин.

ч. Пятьдесят (им. падеж).


Хәмәл ис. 1) Сарык бәрәне. 2) Зодиак тамгалары буенча 22 нче марттан 22 нче апрельгә кадәр була торган вакыт арасы.

сущ. 1) Ягненок. 2) Название месяца, соответствующего периоду с 22 марта до 22 апреля.


Хәмүлә ис. Күтәрелгән (йөкләнгән) әйбер, йөк.

сущ. Груз, то, что переносится.


Хәназир Хинзир-ның к.

мн. от хинзир.


Хәнбәли с. 1) Динне нык тотучы. 2) Ислам диненең Әхмәт бине Хәнбәл мәзһәбенә караган.

прил. 1) Строго придерживающийся заповедей религии. 2) рел. Ханбалит, приверженец мусульманской секты ханбалитов.


Хәндак ис. Окоп, траншея, озын итеп казылган чокыр.

сущ. Ров, окоп, траншея, яма.


Хәндан ф. с. Шат, көләч.

п. прил. Смеющийся, весёлый.


Хәнек с. Тамак, аңкау.

сущ. Нёбо, пасть.


Хәндә ф. ис. Көлү, көлемсерәү.

п.сущ. Смех, усмещка.


Хәнис ис. Антын бозган кеше, антына хыянәт итүче.

сущ. Нарушитель клятвы, клятвопреступник.


Хәниф с. Туры күңелле кеше.

прил. Истинный, настоящий.


Хәннан ис. Бик мәрхәмәтле.

сущ. Милосердный, сострадателъный, жалостливый.


Хәннас ис. 1) Аздыручы, кызыктыручы. 2) Шайтан. „Булмагыл, Хәннан агай, Хәррас бабай, хәннас", — дигән. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Дразнящий, соблазняющий. 2) Эпитет дьявола.


Хәнәфи с. Ислам диненең Әбүхәнифә Ногман бине Сабит мәзһәбендәге кеше.

прил. рел. Ханифит (последователь учения Абу-Ханифа).


Хәр ф. ис. Ишәк.

п. сущ. Осёл.


Хәраб* ис. Бозу, җимерү, харап итү; һәлакәт.

сущ. Разрушение, опустошение, разорение, гибель.


Хәрабә* ис. Җимереклек, җимерелгән төзелеш, йорт калдыклары. Баязит авып килгән агачлардан котылу өчен ярым хәрабә хәлендәге зур сарайга сыенырга өлгера алмады. (Г. Ибр.)

сущ. Развалины, руины.


Хәрабәзар гф. ис. Җимерек, ташландык.

ар.-п. сущ. Развалина.


Хәрабәт ис. Хәрап булу, җимерелү.

сущ. Разрушение, опустошение.


Хәрам* ис. 1) Дини яктан тыелган нәрсә, шәригать эшләмәскә кушкан нәрсә. 2) Законсмзлык. Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә мәгълүмдер ки, курку белән өркү хәрам. (Г. Тук.)

сущ. 1) Запрещёниый религией, запретный, 2) Незаконный.


Хәрамзадә гф. ис. Уйнаштан туган, зинадан туган.

ар.-п. сущ. Незакоинорождённый.


Хәрами ис. Урлаучы, карак; кеше талаучы.

сущ. Вор, жулик; грабитель.


Хәрарәт ис. Эсселек, кызулык, җылылык. Тәннең бер җирендә хәрарәт гариз булганлыктан... (К. Нас.)

Жара, теплота.


Хәрарәт мизаны — градусник, термометр.

Градусник, термометр.


Хәрарэт дәрәҗәсе — температура, градус.

Градус, температура.


Хәратыйн ф. ис.. Җир корты. Ашлары туфрак булган хәратыйн исемле кортлар ризыгыбыз бетмәсен дип, туйганчы, ашамаслар. (Г. Фәез.)

п. сущ. Земляной червь.


Хәраҗат ис. к. Чыгымнар.

сущ. мн. Расход, издержки.


Хәрбгяһ Сугыш кыры.

ар.-п. сущ. Поле битвы.


Хәрби* с. Сугыш(ка караган), сугышныкы.

прил. Военный, боевой.


Хәрбия Хәрби-нең мнс. Аләте хәрбия'белән гайре мөкәррәр мөәһһәзз гаскәр тулы иде. (К. Нас.)

жен. от хәрби.


Хәрвар ф. ис. 1) Бер ишәк йөге. 2) Үлчәү берәмлеге — 300 кг. Егерме хәрвар он вә ун хәрвар шәрап... тәгъбия кылды (Мәҗмәгыл хикәять).

п. сущ. 1) Вьюк осла. 2) Мера веса, раввая 300 кг.


Хәргяһ ф. ис. Чатыр, палатка. Текеп хщргяһ хани Хосрәванә (Сайяди).

п. сущ. Шатёр, палатка.


Хәрдәл ис. Горчица. Уалып хәрдәл данәләре кебек, идәнгә коелды. (К. Нас.)

сущ. Горчица.


Хәреб ис. Сугыш, орыш.

сущ. Война.


Хәреф* ис. 1) Авазның язудагы сурәте. 2) грам. Кисәкчә.

сущ. 1) Буква, 2) грам. Частица.


Хәреҗ ис. 1) Салым, ясак. 2) Чыгым, расход.

сущ. 1) Дань, подать. 2) Расход.


Хәридар ф. ис. Алучы, сатып алучы.

п. сущ. Покупатель.


Хәридә ис. 1) Тишелмәгән энҗе. 2) Кыз, гыйффәтле кыз.

сущ. 1) Непроколотая жемчужина. 2) Девственница.


Хәрикъ ис. Янгын.

сущ. Пожар.


Хәрим ис. 1) Һәркемгә дә керергә ярамый торган изге җир. 2) Өйнең хатын-кызлар бүлеге. 3) Хәрам даирәсе. Сөт имешкән Һәмдәмемдер, кан әнисемдер телем. Җан биреп күнмәм хәрим васылдан тэгърибенә. (Дәрд.)

сущ. 1) Женская половина дома. 2) Гарем.


Хәрир ис. Ефәк. Дүшәкләре хәрир зиба атлас иде. (К. Гал.)

сущ. Шелк.


Хәрири с. 1) Ефәк(кә караган), ефәктән тегелгән. 2) Ефәк сатучы.

прил. 1) Шёлковый, шелковистый. 2) Продавец шёлка.


Хәрис с. Ач кузле кеше, бик комсыз, комагай. Сезнең әүладыңыз сездән хәрислык алдылар мирас. (Г. Тук,)

прил. Алчный, жадный.


Хәрита ис. Географик карта.

сущ. Географическая карта.


Хәриф I ис. 1) Иптәш; кәсептәш, һөнәрдәш. 2) Түбән, кадерсез кеше.

сущ. 1) Товарищ; коллега, партнер. 2) Презренный, ничтожный.


Хәриф II ис. Көз.

сущ. Осень.


Хәркать м. I. 1) Яндыру, ягу, яну. 2) Көчле ачу.

м. I. 1) Горёние, жар. 2) Сильный гнев, досада.


Хәрман (хирмән) ф. ис. 1) Ындыр, ындыр табагы. 2) Көшел.

п. сущ. I) Ток, гумно. 2) Куча зерна, ворох.


Хәрр с. 1) Эссе, кызу. 2) Тозлы, борычлы аш.

прил. 1) Горячий, жаркий, пылкий. 2) Острый (о пище).


Хәррак ис. 1) Яндыручы, яндырып торучы. 2) Яндыра торган.

сущ. 1) Сжигающий. 2) Зажигательный.


Хәррас I ис. Яклаучы, саклаучы.

сущ. Хранитель, стррож.


Хәррас II ис. Игенче.

сущ. 1) Пашущий. 2) Пахарь, хлебопашец, земледелец.


Хәррәм ф. с. 1) Яна, гөрләп чәчәк аткан. Харрәм, таза галәфтән тегенеп. (Мөхм.) 2) Шатлыклы.

п. прил. 1) Свежий, цветущий. 2) Радостный.


Хәрфе җәр ст. грам. Бәйлек.

сс. грам. Предлог.


Хәрфи с. 1) Хәреф(кә караган). 2) Хәрефкә хәреф (мәс., тәрҗемә ителгән).

прил. 1) Буквенный. 2) Буквальный.


Хәрык I ис. Ертык, ярык, тишек.

сущ. Разрыв, щель, дыра, отверстие.


Хәрәкят Хәрәкә- нен, хәрә-кәт-нең к.

мн. от хәрәкә и хәрәкәт.


Хәрәкә ис. Гарәп язуында сузыклар урынына йөри торган ас, өс, өтер билгеләре.

сущ. Огласовка, гласная; диакритичесвий знак.


Хәрәкәт* ис. 1) Селкенү, йөрү, кыймылдау, тирбәнү. 2) Кәсеп, эш. 3) Эшчәнлек. 4) Барыш. 5) Ымлау. 6) грам. Хәрәкә.

сущ. 1) Движение.2) Действие. 3) Дело, профессия. 4) Деятелыюсть. 5) Течеиие, ход. 6) Жест. 7) грам. Огласовка, гласная.


Хәрәм ис. 1) кара: хәрам. 2) Мәккә һәм Мәдинә шәһәрендә чикләре билгеләнгән изге урын.

сущ. 1) см. Хәрам. 2) Священная территория в городах Мекке и Медине.


Хәрәм ага —җарияләр сараенда хезмәт итүче печтерелгән ир кеше. Бер тарафта җарияләр, еэ бер тарафта хәрәм агалары җансыз сурәт кебек торырлар иде. (К. Нас.)

Евнух, сторож гарема.


Хәрәман кара: хәрәмәен

см. Хәрәмәен.


Хәрәмкяр гф. ис. Уйнашчы.

ар.-п. сущ. Прелюбодей.


Хәрәмәен ис. Мәккә, Мәдинә шәһәрләре.

сущ. Города Мекка и Медина.


Хәрәс ис. 1) Иген игү, сабан сөрү. 2) Басу, кыр.

сущ. 1) Вспахивание; пахота. 2) Обрабатываемая земля, пашня.


Хәс ф. ис. 1) Әшәке, түбән. 2) Чыбык-чабык, чытыр-чатыр, коры-сары. 3) Чүп үләне.

п. сущ. 1) Низкий, подлый. 2) Хворост, валежник, сухие травы. 3) Сорняк.


Хәсад ис. 1) Уру. 2) Урак өсте.

сущ. 1) Жатва. 2) Страда.


Хәсадәт ис. Көнчелек.

сущ. Зависть.


Хәсаил ис. к. Характерлар, үзенчәлекле сыйфатлар.

сущ. мн. Качество, свойство, особенность.


Хәсаим Хосумәт-нең к.

мн. от хосумәт.


Хәсаис Хасыять-нең к.

мн. от хасыять.


Хәсар, хәсарәт ис. Зарар, зыян. Хасым морад кыла хәсарәте. (Ак.)

мн. сущ. Потеря, убыток.


Хәсас Хисса-ның к.

мн. от хисса.


Хәсасәт ис. Түбәнлек, әшәкелек.

сущ. 1) Унижение. 2) Низость, подлость.


Хәсат ис. 1) Таш. 2) мед. Эчке әгъзаларда була торган таш.

сущ. 1) Камень, голыш. 2) мед. Конкременты.


Хәсате софрә — үттәге таш.

Камень в желочном пузыре.


Хәсателмәсанә — сидек куыгындагы таш.

Камень в мочевом пузыре.


Хәсиб с. Кадер-хөрмәт иясе; кадерле, хөрмәтле, игътибарлы.

прил. Принадлежащйй к знатному роду; знатный, почтенный, достойный внимания.


Хәсис с. Әшәке, түбән, саран кеше. Тик тора иблис — хәсис шундан карап. (Ш. Баб.)

прил. Низкий, подлый, низменный, жадный.


Хәсир с. 1) Арыган, талган, көчсезләнгән. 2) Хәсрәт чигүче.

прил. 1) Усталый, утомлённый. 2) Горюющий.


Хәсрәт* ис. Кайгы, әрнү, хәсрәт.

сущ. Горе, боль, томление, тоска.


Хәсрәткәш гф. ис. Кайгылы, хәсрәтле.

ар.-п. сущ. Горюющий, тоскующий.


Хәссад ис. Уракчы, уручы.

сущ. Жнец.


Хәссан (хөссан) с. Бик гүзәл, бик күркәм, бик әйбәт, бик яхшы, бик матур.

прил. Очень красивый, очень хороший.


Хәссас ис. Тиз сизә торган, бик сизүчән, сизгер. Мөгамәләсендәге табигый нәзакәт, тавышындагы ягымлылык, күзләрендәге ниндидер бер хәссас җан вә хыяли төс тиз арада үзләрен күрсәтәләр иде. (Г. Ибр.)

сущ. Чувствительный, чуткий.


Хәссәт (хиссәт) ис. Түбәнлек, түбән табигатьлелек. Ирләргә нисбәт бирмә хәссәт берлә. (Ак.)

сущ. Низость, подлость.


Хәстә* ф. с. 1) Яралы, яраланган. 2) Авыру, чирле (кеше), хаста.

п. прил. 1) Раненный. 2) Больной.


Хәстәханә ф. ис. Больница, шифаханә.

п. сущ. Больница, госпиталь.


Хәсыйн с. Ныгытмалы, ныгытылган.

прил. Укреплённый, крепкий, неприступный.


Хәсыйр ис. Аяк астына җәя торган камыш палас.

сущ. Подстилка.циновка.


Хәсыйм ис. Тартышучы, дошман.

сущ. Враг, протнвник, соперник.


Хәсым ис. Дошман; каршылык күрсәтүче. Әгәр бу дәрттән үлсәм, Мәхбүбәмнән гайре мәнем хәсымым юктыр. (К. Нас.)

сущ. Враг; противник, соперник, враждебная сторона.


Хәсыр ис. 1) Чолгап алу. 2) Бер генә эшкә (яки бер генә нәрсәгә) билгеләү (багышлау, кайтарып калдыру), чикләү. Һәр имтизиязны үзләренә хәсыр итәрләр иде. (X. Чис.)

сущ. 1) Окружение. 2) Нормирование, ограничение.


Хәсәб ис. 1) Кешенең үз кыйммәте, кадер, даны. Дүрт нәрсә дүрт нәрсәгә мохтаҗдыр: хәсәбәдәбкә мохтаҗдыр, шадлык иминлеккә, якынлык мәхәббәткә, гакыл тәҗрибәгә мохтаҗдыр. (К. Нас.) 2) Кадәр, кадәренчә, күрә. Бихәсәби тәкать — көч җиткән кадәр.

сущ. 1) Знатность, слава, достоипство, заслуга. 2) До, по (в роли предлога).


Хәсәд ис. Көнчелек, көнләү, күралмау. Авар өстеңә бөһтаннар, хәсадләр. (Г. Тук.)

сущ. Зависть, ревность, ненависть.


Хәсән с. 1) Гүзәл, күркәм, матур. 2) Изге, яхшы.

прил. 1) Красивый, прекрасный. 2) Хороший, благой.


Хәсәнат Хәсән-нең к.

мн. от хәсән.


Хәсәнә Хәсән-нең мнс. Кирәк ир, кирәк хатын булсын әхлак хәсәнә вә әхлак сәйеәсе барлыгы заһирдер. (К. Нас.)

жен. от хәсән.


Хәсәф ис. Упкын, чоңгыл.

сущ. Пропасть, бездна.


Хәсүд с. Көнчелек итүче, көнче.

прил. Завистливый, ревнивый.


Хәт ф. ис. Төк, яңа чыга башлаган мыек. Хәтың тутыйсы ләгыль үзрә кунып бар. (Хорәз.)

п. сущ. Пушок, усы.


Хәтаб ис. Утын.

сущ. Дрова.


Хәтаи фахиш ст. Тупас хата.

сс. Грубая ошибка.


Хәта пуш ф. ст. Хафтарны (гаепләрне) каплаучы.

п. сс. Укрывающий ошибки, вину.


Хәтвә ис. Атлау, адым. ...егерме — утыз хәтвэ җир узгач. (3. Биг.)

сущ. 1) Шаг. 2) Ход.


Хәтем ис. 1) Мөһер (печать) сугу. 2) Тәмамлау, тәмам итү. Тәгамны тоз белән башла, тоз белән хәтем кыл. (К. Нас.) 3) Коръән уку, коръәнне укып чыгу.

сущ. 1) Приложение печати. 2) Завершение, окончание. 3) Прочтение Корана.


Хәтме кәлям ст. Сүзне бетерү, тәмамлау.

сс. Завершение, окончание речи.


Хәтме көтеб ст. 1) Укып бетерү. 2) Мәктәпне тәмам итү. ... Университетта хәтле көтеп кылмыш адәм улса да. (3. Биг.)

сс. 1) Завершение чтения. 2) Окончание учёбы, школы.


Хәтта* кис. Хәтта.

част. Даже.


Хәттаб ис. Утынчы, утын ташучы, урман кисүче.

сущ. Дровосек, лесоруб.


Хәттат ис. Каллиграф (матур язулар остасы яки өйрәтүчесе). Бик могтәбәр бер хәттат тарафыннан язылган иде. (Г. Ибр.)

сущ. Каллиграф, учитель каллиграфии.


Хәттаф (хоттаф) ис. 1) Карлыгач. Хәҗәре хәттаф, ягъни карлыгач ташы димешләрдер, ки карлыгач оясында булыр. (К. Нас.) 2) Ыргак, якорь.

сущ. 1) Ласточка. 2) Крюк, якорь.


Хәтты истива ст. Экватор.

сс. Экватор.


Хәтты нисфыннәһар гыйб. Меридиан.

фр. Меридиан.


Хәтәр* ис. Куркыныч, хәвеф, шомлылык.

сущ. Опасность, риск, тревога.


Хәусалә ис. 1) Кош бүксәсе. 2) күч. Түземлелек чиге, түземлелек дәрәҗәсе, кәеф күтәренкелеге. Шаһ Шәмхаил бер дәрәҗә изһаре сөрүр итте ки, хәусаләсенә сыгмак мөшкил иде. (К. Нас.) 3) Бәвел капчыгы.

сущ. 1) Зоб (птицы).2) перен. Терпенье; расположение духа. 3) Мочевой пузырь.


Хәфа ис. 1) Яшерендек, астыртынлык. 2) Серлелек, сер. 3) Борчу, кайгы, эч пошу, хафа. Ахыры гомерендә газета вә рисаләләр чыгып, бераз хәфа кыла башладылар. (3. Һад.)

сущ. 1) Скрытность. 2) Секретность, тайна. 3) Грусть, тоска, беспокойство.


Хәфи с. Яшерен, билгесез. Нәхү белгән адәмгә ләм кәлимәсе нәфи өчен булуы хәфи түгелдер. (К. Нас.)

прил. Скрытый, тайный, таинственный, невидимый, незаметный.


Хәфид кара: хафид.

см. Хафид.


Хәфийя ис. 1) Яшерен полиция кешесе. 2) Сер.

сущ. 1) Агент тайной полиции. 2) Тайна.


Хәфиф с. 1) Җинел, ансат, сирәк, куе түгел. Хәфиф һава йомшак, җип-җиңел. (М. Фәйз.) 2) Акылга җинел кеше. 3) Сыек (чәй һ. б.). 4) Җитез. 5) Зәгыйфь.

прил. 1) Легкий, легковесный, редкий, негустой. 2) Легкомысленный. 3) Жидкий. 4) Живой, проворный. 5) Слабый; незначительный.


Хәфиән (хәфьятән) р. Яшерен, яшеренеп, сиздермичә.

н. Скрытно, тайно.


Хәфтан ф. ис. Өстән киелә торган кием, чикмән.

п. сущ. Куртка, чекмень, кафтан.


Хәфирә ис. 1) Казылган чокыр. 2) Казылма.

сущ. 1) Яма, ров. 2) Раскопка.


Хәфирият Хәфирә-нең к.

мн. от хәфирә.


Хәшвә (хәшәү) ис. 1) Тутырган әйбер. 2) Мендәр яки ястык кебек нәрсәләрнең эчендәге йон, мамык һ. б. 3) Сөйләгәндә кыстырылган артык (яки кирәкмәс) сүз.

сущ. 1) Начинка, фарш. 2) Материал для набивки. 3) Лишние слова, слова паразиты; засорённость речи.


Хәшер ис. 1) Туплау, бер урынга җыю; җыен. 2) дини Ислам динендә үлекләрне тергезеп бер җиргә туплау, җыю. Ул: "Бу игътикад нәфи хәшерне мөстәлзим була", — диде. (Г. Ибр.)

сущ. 1) Собрание, сбор. 2) рел. Собрание воскресших покойников в день воскресения.


Хәшин с. Тупас, дорфа, каты; . кытыршылык. Йоннан тукылмыш хашин кием киеп мөҗаләсә кылыр иде. (К. Нас.)

прил. Жёсткий, грубый. шершавый; шероховатость.


Хәшиш ис. 1) Үлән, чүп үлән. 2) Наркотик (хашиш).

сущ. 1) Трава, сорная трава. 2) Хашиш (наркотик).


Хәшишәтессәгал гыйб. Үги ана яфрагы.

фр. бот. Мать-и-мачеха.


Хәшхаш ис. Мәк, әфьюн ясала торган мәк, күкнар. Кара кыйсме хәшхаше Миср аталыр, әфьюн шушы кыйсемнең сөтеннән хасил булыр. (К. Нас.)

сущ. Опийный мак.


Хәшәб ис. 1) Агач. 2) күч. Аңсыз кеше. Бу бик аңсыз нәрсә, хәшәбнең хәшәбе. (Ш. Кам.)

сущ. 1) Лес, дерево (как материал). 2) перен. Глупый, "дубина", "пень".


Хәшәм I ис. мед. Ис тоймау авыруы.

сущ. мед. Аносмия, болезнь потери обоняния.


Хәшәм II ис. 1) Сакчылар. 2) Югары дәрәҗәдәге кешене озатып йөрүчеләр. 3) Сарайда хезмәт итүчеләр. 4) Олылык, бөеклек. Иртә хәшәм берлә сәйран кыйлгыл имди. (К. Гал.)

сущ. 1) Конвой; охрана. 2) Свита высокопоставленного лица, эскорт. 3) Придворные. 4) Величие.


Хәшәмкәр ф. ис. Дошман һөҗүменнән соң үзе һөҗүм итүче.

п. сущ. Контратакующий, идущий в контрнаступление.


Хәшәмәт кара: хәшәм II.

см. Хәшәм II.


Хәшәрат* ис. к. 1) Бөҗәкләр, 2) Хәшәрәтләр.

сущ. мн. 1) Насекомые. 2) Гад, гадина.


Хәюти кара: хәяти.

см. Хәяти.


Хәят ис. Тереклек, яшәеш; җанлылык, гомер, тормыш. Булма мәэюс! Бул хәзер һәр көн хәят сугышында син. (М. Гаф.)

сущ. Жизнь, существование.


Хәят бәхеш гф. ст. Җан кертүче, тереклек бирүче, уятучы, кузгатучы.

ар.-п. сс. Оживляющий, вдохновляющий, дарящий жизнь.


Хәятелхайван гыйб. 1) Хайваннар тереклеге. 2) Шул исемдәге китап. Менә „Хәятелхайванда" аларның фәзаиле... (Г. Газиз.)

фр. 1) Жизнь животных. 2) Название книги.


Хәяти с. Яшәеш(кә), тереклек(кә бәйләнешле).

прил. Жизненный.


Хәяэ (хая) ис. Оят, оятлылык; тыйнаклылык. Берәү гыйлем эстәмәктән хәя пәрдәсе белән йөзен өретсә, ягъни оялып торса, наданлык күлмәген кияр. (К. Нас.)

сущ. Стыд, застенчивость; скромность.


Хәүф* ис. Хәвеф, курку, куркыныч. Җиңел йөзмәк бу тормыш диңгезендә, хәүф юк җиллесендә, җилсезендә. (Г. Тук.)

сущ. Страх, боязнь, опасение.


Хәүфе газыйм ст. Зур куркыныч, хәтәр хәл.

сс. Большая опасность, большой риск, страх, ужас.


Хәҗаләт ис. Оялу, оялып йөз кызару.

сущ. Стыд, робость, застенчивость.


Хәҗамә, хәҗамәт ис. Кан алдыру, кан алу. Кан галәбе кыйлса, хәҗамәт кыйлдырыгыз, димештер. (К. Нас.)

сущ. Искусство пускать кровь, кровопускание.


Хәжем ис. Күләм, нәрсәнең зурлыгы, гәүдә зурлыгы.

сущ. Объём, размер, формат.


Хәҗер ис. 1) Тыю. 2) Закон нигезендә берәүнең үз малын тотуын тыю.

сущ. 1) Запрещение, запрет. 2) Арест на имущество.


Хәҗил с. Оялып йөзе кызарган кеше. Хәбәр биргәннән соң гаять хәжил булып тәүбә кыйлды. (К. Нас.)

прил. Стыдливый, робкий, стыдящийся, сконфуженный.


Хәҗмән р. Оялып йөзе кызарган кеше. Хәбәр биргәннән соң гаять хәжил булып тәүбә кыйлды. (К. Нас.)

н. Объёмом, размером.


Хәҗәр ис. Таш. Исеркәп ушбу хәлне кычкырып еглый хәҗәрләр дә. (Г. Тук).

сущ. Камень.


Хәҗәре мәзаб, хәҗәрәйн ис. Алтын-көмеш. Алтын-көмеш таш җенесеннән булып, фөкаһа хаҗәрәйн тәсмия кылмыш, яки хәҗәре мәзаб һәм диярләр. (К. Нас.)

сущ. Золото и серебро.


Хәҗаре әсвәд ст. Кара таш. (Мәккәдә Кәгъбә стенасына куелган бер таш, аны мөселманнар изге саныйлар.)

сс. Чёрный камень (мекканский священный камень в Каабе).


Хәҗҗам ис.Кан алучы. Хэҗжам акын тамырына ништәр орса. (К. Гал.)

сущ. Кровопускатель.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Хa Хе Хи Хо Хр Ху Хы =>Хә<= Хө Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ