Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гам I ис. Ел.

сущ. Год.


Гам II ис. 1) Гомуми, һәркемгә караган, күмәк. 2) Масса; җәмгыятьтә тоткан урыны белән өстен булмаучылар, кара халык. Хас белән гамнәр арасынаера торган синмени. (Ш.Баб.)

прил. 1) Всеобщий, всенародный; общественный. 2) Масса; чернь.


Гама ис. Сукырлык. Ул картның халь-әхвален вә гаммсыннан сөаль кылдылар. (К.Нас.)

сущ. Слепота.


Гамамә ис. Чалма.

сущ. Чалма.


Гамд ис. (Теләп, алдан хәзәрләнеп, белеп) эшләү, ният, касд; белә торып, юри эшләү.

сущ. Умысел; преднамеренность, намерение, цель.


Гамзә ф. ис. Керфек кагу, кыланчыкланып күз кысу; иркәлек итү.

п. сущ. Подмигивание, кокетливый взгляд.


Гами с. 1) Масса(га), халык(ка бәйләнешле). 2) Тупас, дорфа (кеше). 3) Надан, кара (кеше). Күрмәде гами, табигый, буш куыклар атмагач. (Г.Тук.)

прил. 1) Народный; публичный. 2) Вульгарный; пошлый. 3) Обыкновенный; простолюдин, плебей; необразованный, невежественный (человек).


Гамианә гф. р. Тупасларча, түбән-наданнарча.

ар.-п. н. Грубо, невежественно.


Гамиз сф. 1) Аңлаешсыз, мәгънәсе аңлашылмый торган. 2) Ачык булмаган, яшерен.

пр. д. 1) Неясный; запутанный; непонятный. 2) Скрытый; таинственный.


Гамика с. Гамикъ-ның мнс.

прил. жен от гамикъ.


Гамикъ с. Бик тирән (кое, мәгънә, фикер). Тәдбире гамикъ вә иҗтиһадларын сарыф итмешләр. (К.Нас.)

прил. Глубокий (о колодце, о значении, о мысли).


Гамил сф. 1) Эшләүче, хезмәт иясе. 2) грам. Бер сүзнең теге яки бер сүз белән төрләнүен таләп итүче икенче бер сүз. 3) Фактор, хәрәкәткә китерүче көч, сәбәп. 4) Хаким; дәрәҗәле кеше. Мөхәммәт бине Хәсәннең дусларыннан берәү бер җиргә гамил булды. (К.Нас.)

пр. д. 1) Работающий; трудящийся, служащий. 2) грам. Частица управления. 3) Фактор, причина. 4) Правитель, высокопоставленный чиновник.


Гамир I сф. 1) Утракланган, төзек, бөтен. 2) Эшкәртелгән; чәчәк аткан. 3) Әйбәт, бик шәп.

пр. д. 1) Населенный, кипящий жизнью, полный. 2) Обработанный, цветущий. 3) Отличный, превосходный.


Гамир II сф. 1) Җимерек, җимерелгән, харап ителгән. 2) Эшкәртелмәгән, ташландык (җир).

пр. д. 1) Опустошенный, заброшенный, разрушенный. 2) Невозделанный (о земле).


Гаммаз ис. 1) Яла ягучы, сүз йөртүче, гайбәтче. 2) Әләкче, шымчы. Гаммазлыктан шайтан күңлен баетмасын. (К.Гал.)

сущ. 1) Клеветник. 2) Доносчик, ябедник.


Гаммар ис. Төзүче.

сущ. Строитель.


Гаммат ис. Гаммә I-нең к.

сущ. мн. от гаммә I.


Гаммә I ис. Ата белән бертуган кыз кардәш, олы апа.

сущ. Тетка (по отцу).


Гаммә II ис. Масса. Эшче вә крестьян гаммәсенең хезмәт көрәше. (Г.Ибр.)

сущ. Масса (простой) народ.


Гаммхор гф. с. Хәсрәт чигүче, гамь җыючы, кайгылы; кайгыртучы. Үлүскә рәхим итеп гамхор булгыл. (Хорәз)

ар.п. прил. Горестный, печальный; заботящийся, заботливый.


Гамь I ис. Ата белщн бертуган ир туган, дәү абый.

сущ. Дядя (по отцу).


Гамь II ис. Кайгы, хәсрәт, борчу. Чикмә гамь шул нәрсәгә алган гомернең еллары. (Г.Тук.)

сущ. Печаль, скорбь, горечь.


Гамьбад гф. ис. Шеш, кабарчык. Гаәҗәп калдым фәкыйрь гамьбад эчендә (Сайяди).

ар.-п. сущ. Опухоль, вздутие.


Гамь-госса ис. Кайгы-хәсрәт. Гамь-госсадан рахәт улдың дияр имди. (К.Гал.)

сущ. Печаль, горе, огорчение.


Гамьдән р. Белә торып, төбәп, юри.

н. Намеренно, преднамеренно, нарочно.


Гамьзадә гф. ис. Ата белән бертуганның баласы, ата ягыннан туганнан туган кардәш.

ар.-п. сущ. Племянник, сын дяди по отцу.


Гамькин гф. с. Кайгылы, хәсрәтле, гамьле. Ах бу көннәр гамькин күңелләрне кисә. (Г.Тук.)

ар.-п. прил. Печальный, грустный, огорченный.


Гамькөсар гф. ис. 1) Кайгыны, хәсрәтне, гамьне таратучы; күңелне юатучы. 2) Якын дус.

ар.-п. сущ. 1) Утешитель; утешающий. 2) Интимный друг.


Гамәл* ис. Эш, йомыш. 2) Хәрәкәт. 3) 4) Практика. Кешенең киңәшен гамәлдә эшләп карау чарасына керешәләр иде. (М.Гаф.)

сущ. 1) Занятие, дело. 2) Работа, труд. 3) Действие. 4) Практика.


Гамәли с. Эшләп күрсәтелә торган, практик.

прил. Практический, деловой.


Гамәлия ис. 1) Производство, җитештерү. 2) Эш, хәрәкәт, әмәл.

сущ. 1) Совершение; производство. 2) Действие, акт, процесс, операция.


Гамәлият ис. к. 1) Практик мәьәләләр. 2) Практикалар, тәҗрибәләр.

сущ. мн. 1) Практические вопросы. 2) Практика, опыт.


Гамәлә ис. к. Эшчеләр; эшләүчеләр.

сущ. мн. Рабочие; трудящиеся.


Гамәлән р. Эш белән, эшләп күрсәтеп, эш өстендә. Докторның һичбер сүзенә гамәлән вә игътикадән карыша алмый иде. (Ф.Әмир).

н. Делом, на деле, практически.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал =>Гам<= Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ