Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гали I сф. Бөек, өстен, олы. Күңел югарылана әллә нинди гали хис белән. (М.Гаф.) 2) Биек, югары, күтәренке. Ничек гали минем урным, түбәннәр , күрәмсез, ди. (Г.Тук.) 3) Югары дәрәҗәле. Телим булырга мин инсаны гали... (Г.Тук.)

пр. д. 1) Выдающийся; великий. 2) Высокий, возвышенный. 3) Знатный.


Гали II сф. Кыйбат, бәһалы, югары бәяле.

пр. д. Дорогой, высокий (по цене).


Галиб сф. Җиңүче, өстен чыгучы, өстенлекле, (көрәштә җиңеп) өстенлек алучы. Бәнем мәхәббәтемә һичкем галиб булмаз. (М.Ак.)

пр. д. 1) Побеждающий, превосходящий. 2) Преобладающий. 3) Победитель.


Галибанә гф. р. Җиңгәнсыман булып, батырларча, җиңүчеләрчә, каһарманнарча. Галибанә яктырып әкрен генә ал таң ата. (Г.Тук.)

ар.-п. н. Победоносно, геройски.


Галибять ис. Җиңү, җиңеп өстен чыгу.

сущ. Преобладание, превосходство; победа.


Галибән р. Күбрәк вакытта, күп чакта, күбесенчә.

н. По болшей части, чаще всего, по преимуществу.


Гализ сф. 1) Тупас; әдәпсез. 2) Юан.

прил. 1) Грубый, жесткий; невоспитанный. 2) Толстый.


Галил сф. 1) Авыру, зәгыйфь. 2) Көчсез, хәлсез.

прил. 1) Больной, хворый. 2) Хилый, бессильный.


Галим* I сф. Белүче, укымышлы, белекле, белемле.

пр. д. Знающий, сведущий; ученый.


Галим II с. Бик белүче, һәрнәсәне белеп торучы; барын да белүче.

прил. Знающий, сведущий; ученый; эрудированный; всеведущий.


Галим гайре гамил гыйб. Белгәне белән эш итмәүче, белгәнен тотмаучы. Гали гайре гамилгә берәү әйтте... (К.Нас.)

фр. Ученый без дела (в смысле без пользы).


Галиманә р. Укымышлыларча, белемле кешеләр кебек.

н. По-ученому.


Гали мәкам ст. 1. Бөек урынлы, зур дәрәҗәле. 2. Зур урын.

сс. 1. Имеющий высокое положение. 2. Высокое положение, большая должность.


Гали шан гф. ст. Бек (зур, югары) дәрәҗәле; кадерле, мәртәбәле.

ар.-п. сс. Высокопоставленный, сановитый, именитый.


Галия сф. Гали I-нең мнс.

пр. д. жен. от гали I.


Гали җәнаб ст. 1) Бөек, мөхтәрәм. 2) Зур дәрәҗәгә ия булучы.

сс. 1) Высокий, почтенный, уважаемый. 2) (его) превосходительство.


Гали `һиммәт ст. 1. Югары ният, уй; яхшы уй. 2. 1) Бик юмарт. 2) Бик тырыш, гайрәтле.

сс. 1. Благонамеренность. 2. 1) Щедрый. 2) Деятельный, энергичный.


Галлям ис. Бик күп белүче.

сущ. Весьма знающий, всеведущий.


Галлямелгоюб из. дини Кешеләрнең җитешсезлекләрен белүче (Алла турында).

из. рел. Знающий о недостатках людей (эпитет Аллаха).


Галлямә ис. Күп фәннән белеме булган кеше, бик галим, бик белгеч, зур укымышлы.

сущ. Выдающийся ученый, высокообразованный, эрудит.


Галлә ст. 1) Ашлык, бөртекле ашлык, иген уңышы. 2) Керем. 3) Урып-җыю.

сс. 1) Продукция, урожай, херновой хлеб. 2) Сбор, доход. 3) Жатва.


Галтан ф. с. 1) Йомры, йомарлак, түгәрәк. Бар иде хәзинәдә һәм дөрре галтан (Сайяди). 2) Әйләнүче.

п. прил. 1) Круглый. 2) Вращающийся, катящийся.


Галь с. 1) Югары, бөек. 2) Иң яхшы, менә дигән.

прил. 1) Высокий, великий. 2) Превосходный; первоклассный.


Галяикъ ис. Галяуа-ның к.

сущ. мн. от галяка.


Галяим ис. Галямәт-ның к.

сущ. мн. от галямәт.


Галяка ис. Бәйләнеш, үзара якынлык, аралашу, элемтә, мөнәсәбәт.

сущ. Связь, отношение, близость.


Галякадар гф. ис. Бәйләнеш тотучы, бәйләнештә булучы.

ар.-п. сущ. Имеющий отношение (к чему-либо).


Галямәт* ис. 1) Галәмәт, билге, тамга; значок. 2) Хәзнрге татар телендә бик, үтә мәгънәсендә кулланыла. Бер дә галямәт тырышкан: хәрефләре берсеннән-берсе матур. (Ф.Хөсни).

сущ. 1) Знак, метка; значок; признак. 2) В современном татарском языке употребляется в значении слов очень, слишком.


Галяниять ис. Бер эшнең ачыктан-ачык эшләнүе, ачык һәм билгеле булу, ачыклык.

сущ. 1) Явность. 2) Публичность.


Галяниятән р. Ачык итеп, ачыктан-ачык, бөтен халык алдында.

н. Публично, открыто, явно.


Галяэ I ис. 1) Биеклек, югарылык. 2) Югары сыйфатлылык, бик шәп булу.

сущ. 1) Высота, высь, высокое положение. 2) Высокое качество.


Галяэ II ис. Кыйммәтчелек, бәяләр күтәренкелеге.

сущ. Дороговизна, высокая стоимость.


Галә грам. бәйл. Рәвеш ясау өчен кулланыла торган бәйлек.

спред. грам. Предлог, служащийц для образования наречий.


Галәбә ис. 1) Җиңү, өстен булу, өстенлек. Галәбә иткәнсыман көлеп куйды. (Ф.Әмир.) 2) Шау-шу.

сущ. 1) Победа, превосходство. 2) Шум, суматоха.


Галә вәфкыйлматлуб гыйб. Ничек теләсә шулай, теләгән рәвештә, теләгәнчә.

фр. согласно с требованием, соответственно с ...; как хотел, так и ...


Галәддәвам ст. Бертуктамыйча, һаман, һичтуктаусыз, тоташтан.

сс. Постоянно, беспристанно, безостановочно.


Галәйкем алм. Сезгә, сезгә булсын.

мест. На вас, вам, над вами.


Галәйкә алм. Сиңа, сиңа булсын.

мест. На тебя, тебе, над тобой.


Галәйһа ис.Аңа (хатын-кызга), аңа булсын.

мест. На нее, ей, над ней.


Галәйһим алм. Аларга, аларга булсын.

мест. На них, им, над ними.


Галәйһима алм. Аларның икесенә, икесенә булсын.

мест. На них (двоих), им, над ними.


Галә кадариттакать гыйб. өче җиткән кадәр, хәл кадәренчә.

фр. По мере сил, по возможности.


Галә көллеттәкъдиргыйб. Һәр очракта, һәрхәлдә.

фр. Во всяком случае.


Галә көлле халь гыйб. Һәрхәлдә, ничек кенә булса да.

фр. Во всяком случае; как бы то ни было.


Галәлгадәт ст. Гадәттәгечә; гадәт буенча, гореф (йола буенча).

сс. Как обычно, согласно обычаю.


Галәлгафлә ст. Гафиллек белән, белмичә, сизмичә, хәбәрсез калып, искәрмәстән.

сс. Неожиданно, врасплох; по глупости, по незнанию, не разобравшись.


Галәлгаҗлә ст. Ашыгычлык белән, бик ашыгып, ашык-пошык.

сс. Скор, быстро; поспешно, наспех.


Галәлгомум ст. 1) Бөтенесе берлектә, тулаем. 2) Гомумән.

сс. 1) Сообща, совокупно. 2) Вообще.


Галәликраһ ст. Көчләп, ирексезләп, җәберләп.

сс. Принудительно, насильно.


Галәлитлак ст. Киң мәгънәдә, гомумән, тулаем (берәүгә генә каратып түгел).

сс. Абсолютно; в широком смысле, вообще.


Галәлвавел ст. 1) Бер сз белән әйткәндә, кыскасы 2) Әйткән сүзләргә караганда.

сс. 1) Одним словом. 2) Согласно сказанному, по словам...


Галәлкыяс ст. Охшатып нәтиҗә чыгару юлы белән, тиңдәштереп карау юлы белән, аналогия буенча.

сс. По сравнению; по аналогии; сравнительно с...


Галәлкәсрәт ст. Күбесенчә, күп очракта, күпләп. Бу китаплар бу мәмләкәтләрдә галәлкәсрәт табыладыр. (Ш.Мәр.)

сс. В большинстве случаев; в большом количестве.


Галәлхосус ст. Бигрәк тә, аеруча, башлыча.

сс. Особенно, в особенности, главным образом, преимущественно.


Галәм I ис. 1) Галәм, бөтен дөнья. Ах, галәм көннән-көн үзгәрәдер. (Г.Ил.) 2) Халык. Моны бөтен галәм белә. 3) Аерым бер төркем. Бу ике галәмнең берсе шагыйрьнең рухында хаким була. (Г.Ибр.)

сущ. 1) Свет, вселенная; мир. 2) Народ, публика. 3) Отдельная группа, общество.


Галәм II ис. 1) Әләм, байрак. 2) Билге, галәмәт.

сущ. 1) Знамя, флаг. 2) Знак, метка.


Галәмара гф. шигъ. Бөтен дөньяны бизәп торучы, бөтен дөньяның зиннәте булган.

ар.-п. поэт. Украшающий мир; украшение жизни.


Галәме өнса из. Хатын-кызлар дөньясы. Яшә, и галәме өнса, вакыт хакларны аңларга. (Г.Тук.)

из. Мир женщин, женская половина мира.


Галәни с. Һәркемгә ачык, билгеле булган.

прил. 1) Явный, открытый; публичный. 2) Легальный.


Галәнәи р.Ачыктан-ачык, яшермичә.

н. Открыто, явно.


Галәррәэси вәлгаен гыйб. Бик шатланып (тыңлыйм), баш өсте дип...

фр. Слушаюсь и повинуюсь (идиома: букв. "на голове и глазах").


Галә тарикый һәзел гыйб. Уен-көлке белән, мәзәк итеп.

фр. Шутя, в шутку, шуткой.


Галәттәгъйын ст. Билгеләп, төбәп.

сс. Определенно, ясно.


Галәтъ ис. Ялгыш, хата.

сущ. 1) Ошибка, погрешность, неправильность. 2) Заблуждение.


Галәте мәшһүр ст. Халык арасына кереп урнашкан ялгышлык (мәсәлән, бер сүзнең ялгыш әйтелеше яки урынсыз мәгънәдә кулланылуы).

сс. Неправильное общепринятое произношение (написание) слова.


Галәте фахиш ст. Тупас хата, бик зур ялгышлык. "Килде, китте" дигән кәлимәләрдә "кәлди, кәтти" дип язмак галәте фахишдыр. (К.Нас.)

сс. Грубая ошибка.


Галәф ис. Хайван азыгы.

сущ. Корм, фураж.


Галәхидә р. Аерым, аерым рәвештә, аеруча. Таләбәләр хакында галәхидә бер рисалә. (З.Биг.)

н. 1) Отдельно, в отдельности. 2) Отдельный.


Галәян ис. 1) Кайнау; ташу. 2) Ачу кабару, ачу чыгу, ачу кайнау.

сущ. 1) Кипение; потоп. 2) Раздражение, гнев.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак =>Гал<= Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ