Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гак с. Буйсынмаучы, буйсынмас, баш имәс, бунт күтәрүче, фетнәче. 2) Каргалган, ләгънәтләнгән. Җәһәләтдин улыр остазига гак. (Ут.Им.)

прил. 1) Непокорный, бунтующий. 2) Проклятый, подвергшийся проклятию.


Гакаид ис. Гакыйдә-ның к.

сущ. мн. от гакыйдә.


Гакакыйр ис. к. Дару үләннәре, үлән тамырлары, дару-дәрман; имчеләр даруы. Сырхауга үз җиренең гакакыйре килешәрәк бирәдер. (К.Нас.)

сущ. мн. Зеля, снодобья, лекарства, лекарственные травы.


Гакар ис. Билгеле бер килере булганкүчми торган милек (өй, җир, бакча һ.б.).

сущ. 1) Недвижимость. 2) Имение, поместье.


Гакариб ис. Гакрәб-нең к.

сущ. мн. от гакрәб.


Гак-госый ст. Ата-анасын рәнҗеткән гөнаһлы кеше. Атамыза гак-госый улдыгымыз. (К.Гал.)

сс. Обижающий родителей; грешный в оскорблении родителей.


Гакде мөгаһәдә из. Килешү төзү.

из. Заключение договора.


Гакде никях из. Никях уку (шаһитлар каршында егет белән кызның өйләнешүләренә ризалыкларын язу эше). Иске заман гадәтенчә Фәхрелбәнатның сигез яшендә гакде никяхы булды. (З.Һад.)

из. Заключение брачного соглашения.


Гакес ис. 1. 1) Капма-каршылык, киресе. 2) Кире як, тискәре як. 2. Яктылык нурының кире кайтуы. Кояшның нурын гакес итеп күзне камаштырып тора иде. (М.Гаф.)

сущ. 1. 1) Противоположность. 2) Обратная сторона. 2. Отражение (лучей, света).


Гаккылвалидәйн гыйб.Ата-анасына хөрмәт күрсәтмәүче, ата-анасының сүзен тотмаучы, ата-ананы санга сукмаучы.

фр. Непослушный, непокорный, непочтительный (о сыне).


Гаклы кәсби ст. Уку, өйрәнү эше, тәҗрибә юлы белән алынган акыл.

сс. Ум, преобретенный в процессе труда (в ученье, на практике).


Гаклы сәлим ст. Сәламәт акыл, тулы акыл.

сс. Здравый смысл.


Гаклы табигый ст. Тумыштан булган акыл.

сс. Природный ум.


Гаклый с. Акыл(га бәйләнешле).

прил. 1) Умственный, инеллектальный. 2) Умозрительный.


Гаклыят ис. к. Уйлап беленгән, табылган фикерләр, төшенчәләр; философик төшенчәләр.

сущ. мн. Всё, постигаемое умозрительным путем; философские понятия.


Гаклән р. Акыл буенча, акылга салып карап.

н. Умно, по-умному, разумно.


Гакрәб ис. 1) Чаян. 2) Зодиак тамгасы буенча 22 ноябрьгәчә була торган вакыт (октябрь ае).

сущ. 1) Скорпион. 2) По знаку Зодиака время между 22/Х - 22/ХI (октябрь).


Гакселхәрәкәт из. Каршы юл тоту, каршы хәрәкәт итү, каршы йөреш. 2) Революциягә каршы хәрәкәт.

из. 1) Контрдвижение. 2) Контрреволюционное движение.


Гакур с. 1) Зәһәр, явыз. 2) Чага (тешли) торган.

прил. 1) Злобный, злой. 2) Кусающийся, жалящий.


Гакыб ис. 1) Үкчә. 2) Соң, нәтиҗә.

сущ. 1) Пятка. 2) Исход, результат, конец.


Гакыд м. I 1) Бәйләү, төенләү. 2) Сүз бирешү, сүз бәйләшү, сөйләшеп килешү төзү. Ялганчылык белән мәшһүр кеше гакыд кылса, гакыдендә ышаныч булмас. (К.Нас.) 3) Төен.

м. I 1) Связывание. 2) Заключение (договора); соглашение. 3) Узел.


Гакыйб с. Бер нәрсәнең артыннан килгән, соңында булган.

прил. Следующий (за кем-либо, чем-либо).


Гакыйбәт ис. Соң, ахыр, азак; эшнең соңы, нәтиҗәсе. Һәр катылыкның гакыйбәте шатлыктыр. (К.Нас.)

сущ. Последствие, исход, результат.


Гакыйд сф. Килешү төзүче ике якның берсе, берәр эш турына сүз беркетеп язышучы якларның берсе, килешү төзүче.

пр. д. Договаривающаяся, одна из договаривающихся сторон.


Гакыйдә ис. дини Ышану, иман.

сущ. рел. Вера, убеждение.


Гакыйк ис. 1) мин. Ахак ташы. 2) Агым су юлы.

сущ. 1) мин. Сердолик. 2) Водный путь, русло.


Гакыйланә р. Акыллы кешечә, акыллы кешеләр кебек, акыллылардай, акыл белән.

н. По-умному, разумно, с умом.


Гакыйль сф. Акыллы, акыл иясе; акылга утырган кеше.

пр. д. Умный, разумный; находящийся в здравом уме.


Гакыйлә сф. Акыллы (хатын-кыз).

пр. д. Умная, разумная.


Гакыйм с. 1) Баласы булмый торган ир кеше. 2) Җитештерми торган.

прил. 1) Бесплодный, бездетный. 2) Непроизводительный.


Гакыймә с. Баласы булмый торган хатын.

прил. 1) Бесплодная (женщина).


Гакыйр с. 1) Кысыр. 2) Уңыш бирми торган. кара: гакыймә.

пр. д. 1) Бесплодная (о женщине). 2) Бесплодный.


Гакыл ис. Акыл, аң, аңлый белүчелек, дөрес фикер йөртүчелек.

сущ. Ум, разум, интеллект; понимание, здравый смысл.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи =>Гак<= Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ