Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаһ Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гашаэ, гыйша ис. Кичке аш.

сущ. Ужин.


Гашиканә гф. р. Гашыйкларча, гашыйкларга хас рәвештә.

ар.-п. н. Любовно, страстно.


Гашикъ* сф. Гашыйк, сөюче, яратучы.

пр. д. 1) Любящий, влюбленный. 2) Поклонник.


Гашир ис. 1. Унынчы. 2. Гошер алучы (игенче өстенә салынган налогны - уңышның уннан бер өлешен алучы). Ашлыгың үсте исә бир, тайярдыр аның гашире. (Г.Тук.)

пр. д. 1. Десятый. 2. Сборик десятины (налога).


Гаширән р. Унынчы булып, унынчы дәрәҗәдә, унынчыдан.

н. В-десятых, в десятой степени.


Гаширәт ис. 1) Кабилә, ыруг. 2) Туганнар, кардәшләр.

сущ. 1) Род, племя; колено. 2) Родственники, родня.


Гашия ис. Япкыч, каплавыч, ат өстенә яба торган юрган.

сущ. Покрывало, чепрак.


Гашрәт ис. 1) Эчү, типтерү. 2) Дуслык, якынлык.

сущ. 1) Пирование, веселье; наслаждение. 2) Дружба, близость.


Гашура ис. Мөхәррәм аеның унынчы көне (дини бәйрәм).

сущ. Десятый день месяца мухаррам (религиозный праздник).


Гашәр, гашәрә сан Ун.

ч. Десять.


Гаюр с. 1) Гайрәтле, кызу табигатьле. 2) Җитез, булдыклы. 3) Кыю, батыр. Бәгзы бер каюрлары кызып-кызып: "Уйнаш итмәсәләр, кыйнамас идек..." дип әйтеп салдылар. (Г.Ибр.)

прил. 1) Горячий, ревностный. 2) Усердный, энергичный, способный. 3) Смелый, отважный.


Гая ис. 1) Чик, соң, ахыр. Һәрбер нәрсәнең гаясе бардыр. (К.Нас.) 2) Төп теләк, чыгарырга теләгән нәтиҗә. Боларның максатларының гаясе шушында эш табу. (Ш.Кам.) 3) Ара, ике урын арасы.

сущ. 1) Предел, конец, крайность. 2) Цель, стремление; умысел. 3) Промежуток; расстояние.


Гаян ис. Күзгә күренеп тора торган, ап-ачык, билгеле. Каләм! Кальбеңдә ни сер бар гаян ит. (Дәрд.)

прил. Очевидный, ясный, явный.


Гаянән ис. 1) Күрәләтә, күрә торып, күз алдында. 2) Анык, ачыктан-ачык. Аның катил идекен гаянән белмәк өчен. (З.Биг.)


Гаять* ис. 1) Бик, артык, гаять. 2) Соң, чик, ахыр.

сущ. 1) Чрезвычайно, крайне, до крайности, очень, весьма. 2) Конец; крайность.


Гаҗаиб* ис. 1) Гаҗибә-нең. к. Гаҗәиб мөшкил улан йирләре бар. (Ут.Им.) 2) Искиткеч, таң калырлык, соклангыч.

сущ. мн. 1) от гаҗибә. 2) Поражающий, поразительный, приводящий в восторг.


Гаҗаибат ис. к. Гаҗәп әйберләр, вакыйгалар, гаҗәп хәлләр. Хыялында теге төштә күргән гаҗибаты томан эчендәге гәүдәләр шикелле булып йөзәләр. (Г.Ибр.)

сущ. мн. от гаҗаиб.


Гаҗез ис. Аптырау, көчсезлек, булдыра алмау, кулдан килмәү. Тырышма нафилә җиргә, вакыт гаҗзеңне икърарга, сиңа соң сандугачча сайрамак мөмкинме, и карга! (Г.Тук.)

сущ. Слабость, потеря сил, немощь, бессилие.


Гаҗиб с. Шаккатырырлык, ис китәрлек. Әй Нәҗиб, дәрвиш Нәҗиб, хәлфуш Нәҗиб, мәхзүн Нәҗиб, безгә биргел бик гаҗиб һәм бик назик мәнзум Нәҗиб. (Ш.Баб.)

прил. Удивительный, замечательный, чудесный; необыкновенный.


Гаҗибә ис. Шаккатырлык, ис китәрлек әйбер.

сущ. Чудо, диковинка, диковинная вещь.


Гаҗиз сф. 1) Көчсез, зәгыйфь, бер эш эшли алмый торган, кулыннан эш килмәгән. 2) Аптырап калган, ни эшләргә белмәгән. 3) Фәкыйрь. 4) Олылау, үзен түбән куеп олылау.

пр. д. 1) Слабый, немощный, бессильный. 2) Растерявшийся, не знающий что и делать. 3) Бедный. 4) Почтительно относящийся (к кому-либо).


Гаҗизанә гф. р. 1) Көчсезлек белән, гаҗиз булып. 2) Түбәнчелек белән.

ар.п. н. 1) Слабо, бессильно. 2) Униженно.


Гаҗил сф. 1) Ашыгыч. 2) Ашыгучы. 3) Хәзер (көттерми, кичектерми торган). Мәһәре гаҗил - хәзер бирелгән мәһәр (көтәргә калдырылмаган).

пр. д. 1) Поспешный. 2) Торопящийся, поспешающий. 3) Готовый, наличный.


Гаҗәб* сф. Искиткеч, таң калдыргыч, гаҗәп.

прил. 1. Удивительный, изумительный. 2. Удивительно.


Гаҗәба ср. Бик гаҗәп! Ни гаҗәп! (берәр шөбһәләнгәндә, таң калганда әйтелә).

н. Удивительно! Как странно! Вот здорово!


Гаҗәлә ис. Ашыгычлык, тизлек. Гаҗәлә кылып өенә китте. (З.Биг.)

сущ. Поспешность; скорость, быстрота.


Гаҗәләтән р. Сабырсызлык белән, ашык-пошык, ашыгып, ашыгыч рәвештә. Ул кеше моны ишеткәч тә гаҗәләтән өенә кереп... (К.Нас.)

н. Поспешно, быстро; нетерпеливо.


Гаҗәм ис. 1) Гарәптән башка халык. 2) Иранлылар, фарсылар.

сущ. 1) Неарабы. 3) Персы, иранцы.


Гаҗәми сф. 1. 1) Гарәп булмаган халыкларның берәрсенә бәйләнешле. 2) Ирани. 3) Тәҗрибәсез. Мәһәре гаҗил - хәзнр бирелгән мәһәр (көтәргә калдырылмаган). 2. Башлап эшләүче.

прил. 1. 1) Неарабский. 2) Персидский. 3) Неопытный. 2. Новичок.


Гаҗәмстан ис. Иран.

и. с. Иран, Персия.


Гаҗүз сф. 1. Карт. 2. Какшаган (бетерешкән) карт кеше.

сущ. 1. Старый. 2. Старик.


Гаҗүзә ис. Карчык.

сущ. Старуха, старая женщина.


Гаһди с. Гаһед(кә бәйләнешле).

прил. 1) Договорный. 2) Обещанный.


Гаһед ис.1) Йөкләмә; килешү, договор. 2) Өскә алынган бурыч; вәгъдә ителгән эш яки әйбер. 3) Ант итү, ант бирү. Мин сине мәңге онытмаска гаһед бирдем хәзер. (З.Ер.) 4) Дәвер, заман, гасыр.

сущ. 1) Договор, условие, обязательство. 2) Обет, обещание. 3) Клятва. 4) Эпоха, время, эра.


Гаһедан гф. ис.Килешеп бер сүздә булучылар. Нәфсем иблис иләгаһедан икәндер, белмәдем. (Һ.Сал.)

ар.-п. сущ. Действующие по договоренности.


Гаһеднамә гф. ис.Договор, килешү язуы, вәгъдә итү язуы.

ар.-п. сущ. Договор, трактат, конвенция.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф =>Гаһ<= Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ