Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гад I ис. Иртәгәге көн.

сущ. мн. Завтрашний день.


Гад II ис. Cан, исәп. ...гад улынан - ...дип саналган. Укымышлы гад улынан шәкердләр. (М.Ак.)

сущ. мн. Счет.


Гадавәт ис. 1) Дошманлык, ачу саклау, ачу итү. Җәһаләт сәбәпле гадәвәтдер. (З.Һад.) 2) Нәфрәт, күрәлмау, дошман күрү.

сущ. 1) Вражда, враждебность. 2) Ненависть.


Гадат ис.Гадәт-нең. к.

сущ. мн. от гадәт.


Гадаэ ис. Иртәнге аш.

сущ. Завтрак.


Гаддар ис. 1) Хыянәтче, хаин, сатлык җан. Гаддар дошманның әленә. (кулына) тотып вирде

сущ. 1) Изменник, предатель. 2) Насильник, мучитель, тиран.


Гаддаранә гф. р. Хыянәтчел рәвештә, хаиннарча.

ар.п. н. Предательски, вероломно.


Гадел* м. I 1. 1) Турылыклылык, гаделлек. 2) Турылык, дөреслек. 2. Туры, гадел, турылыклы.

м. I 1. 1) Справедливость, правосудие. 2) Прямота, честность, правота. 2. Справедливый, правосудный.


Гаден ис. 1) Җәннәт исеме. 2) Гаден шәһәре (Гарәбстанда). 3) Даими тору урыны.

м. I 1) Эдем (рай). 2) Адем (город на Аравийском полуострове). 3) Постоянное местожительство.


Гади* с. 1. Катлаусыз, гадәттәге, гади.

прил. Простой, обычный.


Гадид с. 1) Күп санлы, берничә. 2) Сан, микъдар.

прил. 1) Многочисленный. 2) Численность, количество.


Гадил I cф. Турылыклы, туры, дөрес хөкем итүче; турылык (дөреслек) белән эш итүче, гадел.

пр. д. Справедливый; правосудный; честный, правдивый.


Гадил II c. Тигез, тиң, охшаш.

прил. Равный, подобный; схожий, похожий.


Гадилянә гф. р. Гаделлек белән, яклашусыз, турылык белән.

ар.-п. н. Справедливо, честно.


Гадим cф. (Берәр нәрсәсе) булмаган. Гадимел хәя - ояты булмаган, оятсыз.

прил. Не имеющий, лишенный (чего-либо).


Гадир cф. Хыянәтче, алдакчы.

пр. д. Вероломный, предательский, неверный.


Гадли c. 1) Гадел, турылыклы. 2) Хөкем, суд эшләренә бәйләнешле.

прил. 1) Справедливый. 2) связанный с юстиией, судебный.


Гадлия c. Юстиция.

сущ. Юстиция.


Гадр ис. 1) Хыянәт; алдау, сүздә тормау. 2) Мәкерлелек. 3) Золым, мәрхәмәтсезлек. Ит наданлыкларны тәгъриф, зәһрене яз, гадрене. (Г.Тук.)

сущ. 1) Вероломство, измена, предательство. 2) Коварство. 3) Гнет, насилие; несправедливость.


Гадәд ис. Сан. Миллион ярым гадәдле бәни адәм урынына 7-8 җанлы курчаклар һәм ата булыр. (Ф.Әмир.) 2) Данә, нөсхә, номер.

сущ. 1) Число, цифра. 3) Экземпляр; штука, номер.


Гадәде кәсри ст. Вакланмалы сан, вакланма сан.

сс. Дробное числительное.


Гадәде мотлак ст. Саналмышсыз килгән сан.

сс. Числительное без исчисляемого.


Гадәде мөгайян ст. Исемле сан, саналмышын күрсәтеп килгән сан (1 китап, 5 ат).

сс. Числительное со своим исчисляемым (одна книга, пять коней).


Гадәде мөрәккәб ст. Кушма сан.

сс. Сложное числительное.


Гадәде там ст. Бөтен сан.

сс. Целое число.


Гадәде әъшари ст. Унарлы вакланма.

сс. Десятичная дробь.


Гадәди с. Сан(га), цифр(га бәйләнешле). 2) Унарлап (дистәләп) санала торган.

прил. 1) Числовой, цифровой. 2) Считаемый десятками.


Гадәм ис. Юк булу, юклык, булмау. Вөҗүденә караганда гадәме яхшы - булуына караганда булмавы яхшы.

сущ. 1) Отсутствие, небытие. 2) Без-, бес-, не.


Гадәм икътидар из. Көч җитмәү, булдыра алмау, кулдан килмәү.

из. Неспособность; немощь, бессилие.


Гадәт* ис. Өйрәнелгән, һәрвакыт эшләнә торган эш, күнегелгән эш; йола, гадәт.

сущ. Обычай, обыкновение, привычка, привычное дело.


Гадәтән р. Гадәт буенча.

н. Обычно, по привычке.


Гадү ис. Дошман. Гадүләр һәр тарафдин күп (Г.Чок.) 2) Яу.

сущ. 1) Враг. 2) Полчище, рать.

 


Өскә
А Б В Габ Гав =>Гад<= Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаш Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ