Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Фa Фи Фo Фә Фө Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Фөвак ис. 1) Очкылык. 2) Сулкылдау.

сущ. 1) Икание. 2) Всхлипывание.


Фөвакылмәүт - Үлем алды гырылдавы.

Предсмертный хрип.


Фөзун ф. с. Күп, мул, артык.

п. прил. Обширный, обильный, излишний.


Фөкара Фәкыйрь-нең к.

мн. от фәкыйрь.


Фөкаһа Фәкыйһ-нең к. Көннәрдә бер көн голямә, фөкаһа вә заһидләрдән күп адәмнәр... (К. Нас.)

мн. от фәкыйһ.


Фөлән (фәлән)* ис. Фәлән (исеме әйтергә теләнмәгән яки билгеле булмаган нәрсә һм кешене белдерү өчен кулланыла торган сүз).

сущ. Такой-то, некий, имярек.


Фөлфел ис. Кара борыч.

сущ. Черный перец.


Фөлүс ис. к. Вак акча, бакыр акча.

сущ. мн. Мелкая монета, гроши.


Фөнун Фән-нең к.

мн. от фән.


Фөркан ис. Коръән. Мөхәррирсез төзелдеме бу фөркан? (Г. Тук)

сущ. Коран.


Фөруг, фөругат Фәргъ-ның к.

мн. от фәргъ.


Фөруз ф. с. 1) Яктыртучы, шатландыручы. 2) Нур, яктылык. Дилфөруз - күңелне яктыртучы.

п. прил. 1) Светящий, радующий. 2) Сияние, блеск, свет.


Фөрузан ф. с. Ялтырап тора торган, нур чәчә торган.

п. прил. Блестящий, сияющий, пламеняющий.


Фөрумая ф. с. Нәселсез, түбән нәселдән, түбән кеше.

п. прил. Подлый, низкий, неблагородный.


Фөрухәт ф. ис. Сату, сату итү.

п. сущ. Продажа, торговля.


Фөруш ф. ис. 1) Сату. 2) Сатучы, сату итүче. Аның юлы хәлвә фөруш, хәлвә сатучылар урамына туры килде. (К. Нас.)

п. сущ. 1) Продажа. 2) Продавец.


Фөсахаэ ис. Фәсыйх-ның к. Фөсахаи гарәбтән бер хатынга очрап сәлам бирдем. (К. Нас.)

мн. от фәсыйх.


Фөсхәт ис. Киңлек, иркенлек, ачык җир.

сущ. Открытое пространство; простор, обширность.


Фөтур ис. Ару, хәлдән таю, талу; көчсезлек, сүрәнлек, салпылык, сүлпәнлек. Гаҗизнең киңәшенә гаҗзе сираятьтеп кешенең иҗтиһадына фөтур китерер. (К. Нас.)

сущ. 1) Усталость, бессилие. 2) Вялость, ослабление.


Фөтухат ис. к. Яулап алу, басып алу. Гаҗәм диарында. (Иран илендә) булган фөтухатыннан соң Әһвәз кальгасын фәтех кылган... (К. Нас.)

сущ. мн. Завоевания, захват чужих земель.


Фөтүәт ис. 1) Яшьлек, егетлек, үсмерлек. 2) Батырлык, кыюлык, егетлек, ирлек.3) Юмартлык. 4) Затлылык.

сущ. 1) Юность, молодость. 2) Молодечество; доблесть. 3) Щедрость, великодушие. 4) Благородство характера.


Фөхул ис. Фәхел-нең к.

мн. от фәхел.


Фөхуләт ис. Ирдарлык; гайрәт, батырлык.

сущ. Мужество, мужественность; храбрость.


Фөюзат Фәйзъ-ның к.

мн. от фәйзъ (фәйезъ).


Фөҗаэ ис. Кинәт булу, искәрмәстән булу, аңсыздан булу.

сущ. Неожиданность, непредвиденное событие, скоропостижность.


Фөҗьәтән р. Кинәт, көтмәгәндә.

н. Неожиданно, внезапно; скоропостижно.


Фөҗүр ис. 1) Насар (әшәке) эшләр эшләү. 2) Уйнаш, чиркәнеч эш, бозыклык.Үлчәмәз дип кыйлдым ирсә дөньяда фисык, фөҗүр. (Һ. Сал.)

сущ. 1) Непристойные поступки, дела. 2) Разврат, распутство, безнравственность.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Фa Фи Фo Фә =>Фө<= Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ