Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Фa Фи Фo Фә Фө Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Фи Урын килеше бирүче бәйлек.

Предлог со значением: 1) в, на. 2) при, во время.


Фи ахирел гомер - Гомернең азагында (ахырында).

В конце жизни.


Филхәкыйкать - Хәкыйкатьтә, чынлыкта.

В действительности.


Филасыл - Асылында, асылда.

В основе.


Фигаль ис. 1) Фигыль-нең к. 2) грам. III баб фигыль үлчәве.

сущ. 1) мн. от фигыль. 2) грам. Формула третей породы арабского масдара.


Фиган (фөган, фәган) ф. ис. 1) Ярдәм сорап кычкыру, ярдәм сорап кычкыру сүзе. 2) Елау, иңрәү, кычкырып елау. Ул ахрысы тончыгып үләр фәган вә зарына. (Ш. Баб.

п. сущ. 1) Зов на помощ. 2) Вопль, стон, плач, рыдание.


Фигъли с. 1) Эш(кә бәйләнешле, эшләү юлы белән була торган, эшләнгән. 2) грам. Фигыль(гә бәйләнешле).

прил. 1) Фактический, практический. 2) грам. Глагольный.


Фигълиять ис. 1) Фигыльлек. 2) Фигыль булмаган сүз төркемнәреннән кайбер сүзнең фигыльгә әйләнә алуы.

сущ. 1) Глагольность, т.е. свойство слова, как глагола. 2) Способность некоторых частей речи превращаться в глагол.


Фигълән р. 1) Эш белән, эш ягыннан, эшләү юлы белән, эшләп. 2) Хәзерге вакытта. 3) Хакыйкатьтә, чынлыкта.

н. 1) Фактически, на деле; практически. 2) В данное время, в настоящее время. 3) В действительности, действительно.


Фигыль* ис. 1) Эш, хәрәкәт. Яхшылансын һәр кеше, усал фигыльне ташласын. (М. Гаф.) 2) грам. Фигыль (эш яки хәрәкәтне белдерүче сүз төркеме.

сущ. 1) Действие. 2) Дело, поступок, акт. 3) грам. Глагол.


Фигыль мотәгадди - күчемле фигыль.

Переходной глагол.


Фигыль лязим - күчемсез фигыль.

Непереходной глагол.


Фида* ис. 1) Корбан итү, берәр нәрсәгә ирешү өчен иң кадерле нәрсәсен дә кызганмау.
Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.
(Дәрд.) 2) Коткару, йолып алу. 3) Йолым өчен түләнгән мал, фидия.

сущ. 1) Жертва; принесение в жертву. 2) Избавление, спасение. 3) Ценности, уплачиваемые за выкуп.


Фидаи с. Фидакарь: 1) Үз-үзен аямыйча чын күңелдән эшләүче. 2) Берәр максатка ирешү өчен үзен корбан итүче. Фидаиләр исеме белән бер җәмгыять тә төзегәннәр. (Г. Ибр.)

прил. 1) самоотверженно делающий что-либо. 2) Жертвующий своей жизнью (ради достижения цели).


Фидакяр гф. с. кара: Фидаи. Агай-эне бу кадәр эшләгән фидакярлегеннән арган иде (Г. Газиз).

ар-п. прил. см. Фидаи.


Фидакяранә гф. р. Үз-үзен кызганмыйча, үз-үзен аямыйча, фидакарь рәвештә.

ар-п. н. Беззаветно, самоотверженно.


Фидаән кара: фидакяранә.

см. Фидакяранә.


Фиддарәйн ст. дини Ике йортта да, ягъни дөньяда һәм ахирәттә. Без фиддарәйнсөенечле була алырбыз (Г. Газиз).

сс. На том и на этом свете (религиозное выражение).


Фидия ис. 1) Йолым. 2) дини Үлгән кешенең гөнаһсын йолып алу (коткару) өчен бирелгән мал, йолым.

сущ. 1) Выкуп, искупительная жертва. 2) рел. Дары для искупления грехов покойника.


Физза ис. Көмеш.

сущ. Серебро.


Фикер* ис. 1) Уй, фикер, караш. Сиңа сөйләмимен уйнап, инан, бик фикер итеп, уйлап. (Г. Канд.) 2) Исәп, ният. 3) Аң.

сущ. 1) Мысль, помысел, дума. 2) Намерение, расчет. 3) Сознание.


Фикри с. Фикер(гә бәйләнешле), уйлап беленә торган.

прил. 1) Мысленно. 2) Идейно.


Фикрән р. Уйлап, фикер итеп, уй-фикер буенча. Нигә фикрән алга бармыйбыз - артмыйбыз, искелек чапаннарын ник атмыйбыз? (М. Моз.)

н. 1) Мысленно. 2) Идейно.


Фикъдан ис. 1) Юклык, җитешмәү, булмау. 2) Югалту.

сущ. 1) Отсутствие, недостача. 2) Потеря.


Фикърә ис. 1) Умыртка сөяге. 2) Параграф, аерым бүлек, абзац; пункт. 3) Кечкенәрәк әкият, хикәя, өзек, өземтә.

сущ. 1) Позвонок. 2) Параграы, абзац;пункт. 3) Литературный отрывок, фрагмент.


Фикъһе ис. 1) Аңлау, төшенү. 2) Ислам дине мәсьәләләре турында белем.

сущ. 1) Понимание, знание. 2) Мусульманское право; мусульманское законоведение, юриспруденция.


Фикяр ф. с. Яралы.

п. прил. Раненый.


Филахир ст. Ахырда, ахыр чиктә; соңыннан.

сс. Наконец; напоследок.


Филвакыйг ст. Нигездә, асылда, чын-чыннан, дөрестән дә. Бер бәхет ачылса, ачыла дигән иде, филвакыйг шулай туры килде. (Ш. ж.)

сс. В действительности, фактически.


Филхаль ст. Шундук, бик тиз. Микадо дәргяһенә тиз варыңыз филхаль. (Г. Тук.)

сс. Тотчас, немедленно.


Филхәкыйкать ст. Чынлап әйткәндә, дөреслектә, чыннан да. Филхәкыйкать шөйләдер ки дәүләт иясе бай адәмнәр сәхихелбәдән булырлар. (К. Нас.)

сс. Истинно, в действительности, по правде говоря, на самом деле.


Финәфсиһи ст. Нигездә, асылда.

сс. В основе, в себе, в сущности.


Фираз ф. ис. Калкулык, түбә җир, биеклек, үр. Сәр фираз - башын югары күтәргән, башы югары булган.

п. сущ. Возвышенность, возвышение, подъем.


Фирак м. III. 1) Аерылу, аерылышу. Фирак хәл-әхвәлен сорашаен (К. Гал.)

м. III. 1) Разлука, расставание. 2) Оставление, уход, отъезд.


Фирар ис. Качу, качып китү.

сущ. Бегство, побег.


Фирасәт ис. Сизгерлек, зиһенлелек; тирән мәгънәле, эчке серләрне тиз аңлый алу. Фирасәт дигән нәрсә кәсеби түгел, фирасәт тәҗрибәдән башка нәрсәдер. (К. Нас.)

сущ. Проникновение; проницательность, сообразительность, тонкий ум.


Фираш ис. Ятак, түшәк, урын-җир. Сахибе фираш - авыру, урын өстендә ятучы.

сущ. Кровать, ложе, постель.


Фиргавен* ис. 1) Борынгы Мисыр патшалары исеме. 2) Каты күңелле, усал кеше. Фиргавеннәр, каруннар йөрәк маен сыздылар. Ш. Баб.)

сущ. 1) Фараон. 2) Тиран; ңестокий; угнетатель.


Фирдәвес ф. ис. 1) Бакча. 2) Җәннәт, оҗмах. Сыйрат кичеп фирдәвестә утыргандай. Ш. Баб.)

п. сущ. 1) Сад. 2) Рай, райский сад.


Фириб ф. ис. Алдау, хәйлә.

п. сущ. Обман, хитрость.


Фирка ис. 1) Төркем, гөруһ, партия. 2) дини Мәзһәп.

сущ. 1) Партия, группа, команда. 2) рел. Секта.


Фиркать ис. Аерылу, аерым булу, аерылышу. Пәрдәи фиркатьләрдә өретелмеш безем ма бәнемез. (Г. Тук.)

сущ. Расставание, разлучение.


Фируз ф. с. 1) Бәхетле. 2) Өстенлек табучы.

п. прил. 1) Счастливый. 2) Победоносный, успешный; победивший.


Фирузә ф. ис. Фирәзә (яшел төстәге кыйммәтле таш). Ул кара бер күгеңә, бу фирузә бит бик зуры. (С. Рәм.)

п. сущ. Бирюза.


Фисаль ис. Имүдән аеру.

сущ. Отнятие от груди (ребенка).


Фисык ис. Начар (бозык) юлга керү; начар эшләрдән чиркәнмәү, азу. Нәфес арзусына әсир улып, фисык вә фәсад атына атланыр. (К. Нас.)

сущ. 1) Разврат, беспутство. 2) Порочный поступок.


Фитам ис. Имүдән аеру.

сущ. Прекращение кормления грудью (ребенка).


Фитнә (фетнә)* ис. 1) Фетнә, чуалыш, гауга, башбаштаклык, җәнҗал. 2) Бозыклык китерүче, ара бозучы, ара бозуга сәбәпче. 3) Котырык.

сущ. 1) Восстание, смута, мятеж, бунт; беспорядок. 2) Беспокойство, приченение горя, неприятности. 3) Очарование, искушение.


Фитнәи гошшак - Гашыйкларны котыртучы. Күзләрең фитнәи гошшак икән. (Г. Кан.)

"Искуситель" влюбленных.


Фитънәт ис. Зиһен ачыклыгы, зирәклек, үткенлек, уяулык.

сущ. Понятливость, смекалистость, догадливость, проницательность.


Фитърый с. Тумыштан булган, табигый.

прил. Природный, врожденный.


Фитърәт ис. 1) Яратылыштан (тумыштан) булган үзенчәлек. 2) Кул тимәгән табигать.

сущ. 1) Природа, врожденное свойство, качество, характер. 2) Первобытность, "нетронутая" природа.


Фитыр ис. дини 1) Авыз ачу, ураза тотуны бетереп ашый башлау. 2) Авыз ачу сәдакасы.

сущ. 1) рел. Прекращение поста, разговенье. 2) Подаяние в честь поста.


Фитән Фитнә-нең к.

мн. от фитнә.


Фи хәддизатиһи гыйб. Нигезендә, төп-төбендә, асылында. Нөҗүм гыйлеме фи хәддизатиһи яхшы нәрсәдер. (К. Нас.)

фр. По существу своему, в основе своей.


Фиюзъ ис. Фәйзъ-ның к.

мн. от фәйзъ.


Фиһрист ис. 1) Эчтәлек. 2) Китаплар исемлеге, каталог. Өстәл өстендә китапларның фиһристе тора иде. (Ф. Әмир.)

сущ. 1) Указатель, оглавление (книги, журнала и т. п. 2) Каталог.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Фa =>Фи<= Фo Фә Фө Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ