Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әфазыйл 1) Әфзаль-нең к. 2) Зур дәрәҗәлеләр, кадерлеләр, башкаларга караганда артыграк булганнар. 3) Галимрәкләр.

мн. пр. ст. от әфзаль— 1) Лучший, превосходный. 2) Предпочтительный. 3) Учёнейший.


Әфваҗ Фәуҗ-нең к.

мн. от фәүҗ.


Әфваһ Фәм-нең к.

мн. от фәм.


Әфваһеннас — кешеләр авызында, халык телендә сөйләнгән.

В устах народа.


Әфгаль Фигыль-нең к. Әфгале Хәсәнәңне вә изге холыкларыңны күрсәтмәк белән нәсыйхәт кыл. (К. Нас.)

мн. от фигыль.


Әфган ф.ис. Зар елау, ыңгырашып елау, ыңгырашу.

п. сущ. Плач, рыдание, стон, стенание.


Әфгый, әфагый ис. Бик зәһәрле бер төр кечкенә елан (әнгәрәк). Хакыйкать сүз ирер зәһре яфагый. (Ут. Им.)

сущ. Эфа (ядовитая змея).


Әфгяр, әфкяр ф. с. 1)Яралы, гарипләнгән. 2) Җәфаланган, интеккән; хәлсез, талган, йончылган. Аны анда күрермен заре әфгяр (Сайяди).

п. прил. 1) Раненый, увечный. 2) Измученный, утомлённый.


Әфза ф. с. Арттыручы, күбәйтүче.

п. прил. Увеличивающий, прибавляющий.


Фархе әфза — шатлыкны арттыручы.

Увеличивающий радость.


Әфзалиять ис. 1) Артыклык, өстенлек, башкалардан өстен торучылык. 2) Артык күрү, өстен күрү.

суш. 1) Преимущество, превосходство. 2) Предпочтение.


Әфзаль с. Артыграк, кадерлерәк, яхшырак. Сөеклерәк нәрсәне үзенең якыннарыннан булган мохтаҗларга бармак әфзальдер. (К. Нас.)

пр. ст. прил. 1) Лучший, превосходный. 2) Предпочтительный.


Әфзалеләгъмаль - иң яхшы эшләр.

Самые лучшие (наиболее предпочтительные) дела.


Әфзун ф. Күн артык, күп тапкыр артык. Сүзең шикәр, үзең Хосрәүдин әфзун. (Хорәз.)

п. Много раз.


Әфкар с. Фәкыйрьрәк, ярлырак, бик ярлы.

пр. ст. от фәкыйрь— бедный, нищий.


Әфкяр Фикер-нең к. Языңыз әфкярыңыз, улсын мөнәүвәр фикереңез. (Г. Тук.)

мн. от фикер.


Әфкяре гаммә ст. Күпчелек уе, масса карашы, җәмәгать фикере. Татар әфкяре гаммә тарихының коммунизмга таба үсүе... (Г. Ибр.)

сс. Общественное мнение.


Әфләтун* ис. Платом (борынгы грек философы, Сократның шәкерте, Аристотельнең остазы).

им. соб. Платон (древнегреческий философ, ученик Сократа, учитель Аристотеля.)


Әфрад Фәрд-нең к.

мн. от фәрд.


Әфраден җамигь, әгъярен маниг гыйб. Бөртекләрен үзенә җыючы, башкаларга каршы килүче (берәр төшенчәнең төгәл булуы турында әйтелә).

фр. букв. „Собирающив зёрна, преиятствующий другим" (говорнтся о точности какоголибо понятия).


Әфраз ф. с. Югары, өстем, бөек мәгънәләрендә сүзгә ялганып килә: сарәфраз — башы югары, ягъни башкалардан өстен торучы.

п. прил. Со значением высокий, поднятый, возвышенный употребляется в сложных словах, напр. сәрәфраз — с поднятой головой, т. е. превосходящий.


Әфруз ф.с. Яктыртучы, нурландыручы, нурландыра торган мәгънәләрендә сүзләргә ялганып килә: дилфруз — күңел яктыртучы, күнелне нурландыра торган.

п. прил. Со значением зажигающий, освещающий, воспламеняющий употребляется в сложных словах, напр, дилфруз — „зажигающий сердце", вдохновляющий, радующий.


Әфрәнҗ ис. Европалы, Европа кешесе (фринцуз сүзеннән).

сущ. Европеец; европейского происхождения.


Әфсанә ф. ис. 1) Әкият, фантастик, хикәя, мифик мәсәл. 2) Хыял, уйдырма.

п. сущ. 1) Басня, сказка; предание, легенда. 2) Мечта, выдумка.


Әфсах с. Килешлерәк, матуррак, сүзе килешле.

пр. ст. от фәсыйх — красноречивый.


Әфсун* ф. ис. Сихыр; им-томчыларның, сихырчыларның имләү, сихырлау сүзләре. Күзләр тылсым, сүзләр әфсун, йөзе әфлисун, аның кебек оҗмахның да юктыр хуры. (Ш. Баб.)

п. сущ. Колдовство, чары, заклинание, очарование.


Әфсәд с. Бик бозык, бик боза торган.

пр. ст. от фәсад — испорченный, развращённый, вредный.


Әфшан ф. с. Чәчүче, сибүче. Чәмән фәррашы, ягъни, таң нәсиме, гөл әфшанлык кылыр бөстан эчендә. (Хорәз.)

Распространяюший.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт =>Әф<= Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ